«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VIII ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул ителә башлаган

2020 елның 3 июле, җомга

«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VIII ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул ителә башлаган, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында уза.

«Наше время – Безнең заман» фестивале һичшиксез узачак. Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан тиешле күрсәтмә чыгарылды. 1 нче июльдән башлап бәйгедә катнашучылардан гаризалар кабул ителә башлады, – дип белдерде «Наше время – Безнең заман» фестиваленең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов. – Бу фестиваль – тулаем республика өчен зур шатлык һәм ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә зур өлеш кертү дә, чөнки быел зур фестиваль хәрәкәте тарих өчен әһәмиятле ике датага багышланачак».

Дмитрий Туманов республика предприятиеләре җитәкчеләрен фестивальдә активрак катнашырга чакырды. «Фестивальдә катнашучыларның «Наше время – Безнең заман» фестивалендә чыгыш ясау теләге зур. Үз хезмәткәрләреңне яратырга гына кирәк, чөнки кешедә булган иң кадерле нәрсә – ул аның таланты. Бу фестивальгә дөньяда тиңнәр юк, шуңа күрә йокыдан уянырга, иммунитетны арттырырга һәм «Безнең заман» фестивалендә катнашырга кирәк», – дип ассызыклады Д.Туманов.

Фестивальгә гариза онлайн режимда бирелә, моның өчен http://www.bzzm.ru/ сайтына кереп, тиешле анкетаны гына тутырырга кирәк.

Фестиваль дирекциясендә хәбәр итүләренчә, катнашу өчен гаризалар 2020 елның 25 нче сентябренә кадәр тапшырылырга тиеш. Фестивальнең сайлап алу этаплары 2020 елның октябреннән ноябренә кадәр узачак һәм Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск һәм Казан шәһәрләрендә 4 зона сайлап алу этабын, Казанда узачак суперфинал һәм гала-концерт өлешләрен үз эченә алачак. Исегезгә төшерик, эшче һөнәр вәкилләре ел дәвамында интернет ярдәмендә репетицияләр үткәреп, фестивальгә актив әзерләнгән.

Быел фестивальнең мөһим яңалыгы «Безнең заман геройлары» дип аталган махсус бүләк булачак. Мактаулы бүләк дәрәҗәле Гран-прига лаек булган командага, ләкин барлык номинацияләр буенча 1 урын алган баллар җыелмасы буенча биреләчәк.

Җиңүче иң яхшы командалар «ТЯГ» телеканалында «Наше время – Безнең заман» фестиваленнән «Безнең заман геройлары» телевизион тапшыруында күрсәтеләчәк. Проект май аенда башланып китте. Ул төп эше белән иҗат эшчәнлеген уңышлы гына берләштерә алган фестивальдә катнашучыларга багышланган. Беренче чыгарылыш «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның «Наше время – Безнең заман» фестивалендә ике тапкыр Гран-при иясе булган иҗат коллективына багышланган иде. Хәзерге вакытта Горбунов исемендәге КАЗ, Менделеевск шәһәренең «Аммоний», КАМАЗ командаларына багышланган телетапшырулар төшерелгән һәм күрсәтү өчен әзерләнә.

«Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашучылар өчен тагын бер шатлыклы һәм көтеп алынган яңалык – быелдан башлап, иҗат коллективы составында 35 яшьтән 45 яшькә кадәр булган кешеләр катнаша алачак. Исегезгә төшерик, элек катнашучыларның яше 41 ел белән чикләнә иде. Әлеге яшь категориясендә катнашучылар фестивальдә 4 кешедән торган иҗади коллектив составында катнаша ала. Әлеге яшькә караган катнашучылар саны иҗади коллективта катнашучыларның гомуми саныннан 25 проценттан артмаска тиеш.

Фестивальдә катнашучыларга карата гомуми яшь таләпләре элеккечә кала: 18-35 яшьлекләр, алар өчен конкурс программасында шөгыльләнү һөнәри эшчәнлек булып тормаска тиеш.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. Фестивальдә катнашу – бушлай, катнашучылардан оештыру кертеме алынмый.

Фестивальнең барлык этапларында бик күп мастер-класслар, «түгәрәк өстәл»ләр, РФ һәм ТР сәнгать осталарының консультацияләре уза. 

Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре, нинди милекчелек формасында булуына карамастан, фестивальдә катнашу өчен команда яки аерым башкаручылар юллый, алар «Музыка юнәлеше», «Бию юнәлеше», «Шөһрәт минуты», «Предприятиенең визитка-презентациясе» (визитканы Казандагы суперфиналны узган командалар гына әзерли) номинацияләре буенча үз чыгышларын әзерли.

Фестивальдә җиңүчеләр һәм лауреатлар кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International