Куйбышев тимер юлы инновацияле чишелешләр һәм технологияләр эзли

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Куйбышев тимер юлы инновацияле чишелешләр һәм технологияләр эзли. Эзләүнең төп максаты – Россия Федерациясе тимер юлларының бөтен челтәренә апробацияләү һәм алга таба гамәлгә кертү. Эзләнү эше түбәндәге ихтыяҗлар буенча башкарыла:

- Ясалма интеллект;

- Ышанычлылык, тузуга чыдамлылык үзлекләре югары булган инновацияле продукт;

- Техник диагностика;

- Энергетика нәтиҗәлелеге;

- Энергиянең альтернатив чыганакларын куллану.

Куйбышев тимер юлы инновацияләренә кагылышлы гаризалар «Россия тимер юллары» ААҖдә өстенлекле процедураны узган һәм тиешле инновацияле чишелешләрне эзләү өчен актуаль дип танылган.

Гаризаларны карау барышында өстенлек, «РЖД» ААҖ мәнфәгатьләрендә тәҗрибә эксплуатациясе өчен әзер чишелеш һәм/яки прототипны тәкъдим итү мөмкинлеге белән, үсешнең соңгы стадиясендә булган инновацияле чишелешләргә биреләчәк.

Һәр гаризага презентацияләр, шулай ук гариза бирүчеләрнең интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре буенча инновацияле чишелешләрдә булган хокукларын раслый торган документлар беркетелергә тиеш.

Гаризаны Куйбышев тимер юлының инновацияле үсеш бүлеге электрон почтасына җибәрергә кирәк  startupkbsh@mail.ru

Өстәмә мәгълүматны, шулай ук заявка формасын Куйбышев тимер юлының рәсми сайтында әлеге сылтама буенча алырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International