Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов видеоконференция режимында Россиянең Мисырдагы сәүдә вәкиле Николай Асланов белән очрашты. Чараның төп максаты – Татарстан Республикасы һәм Мисыр арасында икеяклы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышу.
– Мисыр Татарстан Республикасы өчен перспектив партнер булып тора. Бүгенге көндә ике яклы хезмәттәшлек потенциалы тулысынча ачылмаган. Потенциал булу күрсәткече – Татарстан Республикасы предприятиеләренең Мисыр партнерлары белән эшлекле элемтәләрне үстерүгә карата мәнфәгатьле булуы, – диде Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзләрендә. – Без эшчәнлек юнәлешләренең киң спектры буенча Мисырдагы хезмәттәшләребез белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер, – диде ул.
Хәзерге вакытта дөньяда барган вәзгыятькә бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстан Республикасы предприятиеләре, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ, «Казан оптика-механика заводы» АҖ, «ПОЗиС» АҖ, «КЭР-Холдинг» ИК» ҖЧҖ һәм башкалар Мисыр партнерлары белән хезмәттәшлекне дәвам иттерә.
Белешмә өчен: 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Мисыр белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 24,3 млн. тәшкил иткән, шул исәптән экспорт операцияләре – 20,8 млн АКШ доллары, импорт операцияләре – 3,5 млн АКШ доллары.