Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше — дәүләт көче!» формалаштырыла

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый потенциалын арттыру һәм Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең Төбәкне үстерү буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы указында билгеләнгән гражданнарның тормыш дәрәҗәсендә һәм сыйфатында аермаларны киметү мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелекнең һәм федераль дәүләт хакимияте органнарының киң даирәләренә мәгълүмат бирү бурычын гамәлгә ашырып, «Новости России» мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Росстат тарафыннан 2007 елның 12 апрелендә гамәлгә куелган, теркәлү турында таныклык ПИ № ФС77-27975) «Новости регионов России» төбәк мәгълүмат агентлыгы порталында https://regioninformburo.ru/  Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше — дәүләт көче!» формалаштыра: https://regioninformburo.ru/category/society/

Әлеге Җыелма күзәтүдә илдә яшәүчеләр өчен түләүсез рәвештә территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицияле үстерү, аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәя билгеләү стратегияләрен эшләү, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү, торак төзелеше һәм шәһәр төзелеше, сәнәгатьчелекне һәм транспорт инфраструктурасын үстерү, агросәнәгать комплексы, торак-коммуналь хуҗалыгы, ягулык-энергетика комплексы системасын камилләштерү һәм экологик куркынычсызлык, ветеринария эшчәнлеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру, сатып алулар өлкәсендә контракт системасын һәм тарифларны җайга салу, мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре, азык-төлек куркынычсызлыгын ныгыту, табигый, мәдәни, спорт-туризм, фәнни-белем бирү потенциалын арттыру, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ГХАТ органнары һәм нотариат хезмәтләреннән, медицина ярдәменнән, Россия Федерациясендә яшәүчеләрне граждани, хокукый һәм социаль яклау хезмәтләреннән файдалана алу дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру эшендә төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар чаралары турында актуаль мәгълүмат урнаштырыла. Мөһим яңалыкларны урнаштыру өчен түләүсез теркәлү формасы  https://regioninformburo.ru/add-news/ сылтамасы буенча урнаштырылган, ә өстәмә мәгълүмат https://regioninformburo.ru/svodnyj-obzor-2020-razvitie-regionov-rossii-sila-gosudarstva/  сылтамасы буенча урын алган.

Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше — дәүләт көче!» формалаштыруда катнашучылар: федераль, төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, шулай ук, 2014 елның 27 маендагы 136-ФЗ номерлы федераль закон өстәмәләрен исәпкә алып, барлык төр муниципаль берәмлекләрнең (авыл җирлеге, шәһәр җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясе, эчке бүленеше булган шәһәр округы, шәһәр эчендәге район) учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре. «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ номерлы федераль закон, шулай ук алар эшчәнлеген мәгълүмати ачык булу ягыннан регламентлаштыручы башка норматив-хокукый актлар нигезендә һәм халыкка ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган программаларга карата төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хакимият эшчәнлеген яктырту максатларында РФ субъектлары башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләренең актуаль материаллары  https://regioninformburo.ru/category/society/ бүлегендә тупланачак.

Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше — дәүләт көче!» формалаштыру Россия Федерациясе Конституциясе һәм федераль законнар нигезендә илнең бөтен территориясендә гражданнарның икътисадый, сәяси һәм социаль хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыру, аларның тормыш сыйфатын күтәрү, төбәкләрнең тотрыклы икътисадый үсешен һәм фәнни-технологик үсешен тәэмин итү, Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең баланслы һәм тотрыклы социаль-икътисадый үсеше нигезендә дөнья базарларында РФ икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген күтәрү, шулай ук халыкны төбәк һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүгә максималь рәвештә җәлеп итүгә мәгълүмати ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International