Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төрекмәнстан белән икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Төрекмәнстанның финанс һәм икътисад министры Эзизгелди Аннамухамедов белән очрашты. Очрашу видеоконференция форматында узды, анда яклар Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан арасында икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
– Төрекмәнстан белән Татарстан Республикасы арасында элемтәләр ныгый бара. Без багланышларны үстерүгә һәм үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез. Төрекмәнстан – Татарстан Республикасының өстенлекле партнерларыннан берсе, – диде Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзендә. – Безнең өчен мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мөһим юнәлеш булып тора. Төрекмәнстан – чит ил студентлары саны буенча лидер, – дип тә билгеләде ул үзенең чыгышында.

Дөньяда барган агымдагы вәзгыятькә бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстан Республикасының «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «КМПО» АҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе («А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» ГАҖ) кебек предприятиеләре һәм башкалар төрекмән партнерлары белән хезмәттәшлекне дәвам иттерә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International