Республиканың эре федераль һәм төбәк челтәрләрендәге бәяләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020 елның 18-25 нче май көннәрендә кайбер социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр артуы ачыкланды:
- дөге – 2,6%;
- кишер – 2,1%;
- карабодай ярмасы – 1,6%;
- бәрәңге – 1,5%;
- бодай оны – 1,3%.
Җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр артуның төп сәбәбе – республикада ел саен күзәтелә торган сезонлы күрсәткеч.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә, шлифланган дөге, карабодай ярмасы һәм бодай онына бәяләр арту сәбәпләрен ачыклау буенча уртак эш дәвам итә.
Шулай ук 2020 елның 28 нче маена республиканың ваклап сату һәм даруханә челтәрләрендә 800 меңнән артык антисептик, 1,6 миллион пар перчатка һәм 7,9 млн. битлек исәпләнә. Шәхси саклану чараларын «Магнит», «Пятерочка», «Лента», «Метро», «Верный», «Ашан», «Перекресток», «Зельгросс», «Бәхетле», «Эдельвейс», «Августина», «Агат», «FAITRO», «Челны Хлеб», «Дуслык», «Гурман-продукт», «Светофор» челтәрләрендә һәм «Таттехмедфарм», «Планета здоровья», «Ривьера», «Саулык», «Сакура», «Фармленд», «Ева плюс», «Магнат», «Универсал» һәм «Алоэ-Фарм» даруханә челтәрләрендә сатып алырга мөмкин.