Россиядә яңа төбәк яңалыклары агентлыгы – РИА «Россия төбәкләре яңалыклары» барлыкк килгән

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе Төбәк үсеше дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы указында билгеләнгән барлык тармакларда һәм тормыш өлкәләрендә Россия төбәкләрендәге халыкларга ярдәм күрсәтү алымнарын камилләштерү мәсьәләләрендә РФ субъектларының дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру тенденцияләре турында киң даирә җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү бурычларына таянып, «Новости России» мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе «Новости регионов России» РМА дигән төбәк яңалыклар агентлыгын оештыра: https://regioninformburo.ru/

Әлеге түләүсез мәгълүмат ресурсының максаты – Россия Федерациясе  гражданнары өчен территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицияле  үстерү, аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәя кую  стратегияләрен эшләү, эшкуарлык һәм куллану базарын, торак һәм шәһәр  төзелешен үстерү, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасын яңарту,  агросәнәгать комплексы, ТКХ, ягулык-энергетика комплексы һәм экологик  иминлек системасын камилләштерү, ветеринария эшчәнлеген һәм лицензия  контролен гамәлгә ашыру, сатып алулар өлкәсендәге контракт системасын  һәм тарифларны, мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу,  азык-төлек куркынычсызлыгын, табигый, мәдәни, спорт-туристлык,  фәнни-белем бирү потенциалын ныгыту, Россия Федерациясендә яшәүчеләр  өчен мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ГХАТ органнары һәм нотариат, медицина  ярдәме хезмәтләреннән файдалана алу мөмкинлеген һәм бу хезмәтләрнең  сыйфатын арттыру, халыкны хокукый һәм социаль яклау эшендә төбәк һәм  муниципаль дәүләт идарәсе органнарының, учреждениеләрнең,  предприятиеләрнең һәм оешмаларның гамәлгә ашыра торган чаралары турында  оператив рәвештә мәгълүмат урнаштыру. Мөһим яңалыкларны бушлай урнаштыру формасы —  https://regioninformburo.ru/add-news/. Өстәмә мәгълүмат түбәндәге адрес буенча –https://regioninformburo.ru/society/portal-strategicheskogo-razvitiya-subektov-rossijskoj-federaczii-ria-novosti-regionov-rossii/.

 «Новости регионов России» РМА төбәк мәгълүмат агентлыгын  https://regioninformburo.ru/ формалаштыруда катнашучылар: федераль, төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, шулай ук, 2014 елның 27 маендагы 136-ФЗ номерлы федераль закон өстәмәләрен исәпкә алып, барлык төр муниципаль берәмлекләрнең (авыл җирлеге, шәһәр җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясе, эчке бүленеше булган шәһәр округы, шәһәр эчендәге район) учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре. «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ номерлы федераль закон, шулай ук алар эшчәнлеген мәгълүмати ачык булу ягыннан регламентлаштыручы башка норматив-хокукый актлар нигезендә һәм халыкка ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган программаларга карата төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хакимият эшчәнлеген яктырту максатларында РФ субъектлары башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләренең актуаль материаллары  https://regioninformburo.ru/category/society/ бүлегендә тупланачак.

Әлеге түләүсез ресурсның эшләве Россия Федерациясе Конституциясе һәм федераль законнар нигезендә илнең бөтен территориясендә гражданнарның икътисадый, сәяси һәм социаль хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыру, аларның тормыш сыйфатын күтәрү, төбәкләрнең тотрыклы икътисадый үсешен һәм фәнни-технологик үсешен тәэмин итү, Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең баланслы һәм тотрыклы социаль-икътисадый үсеше нигезендә дөнья базарларында РФ икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген күтәрү, шулай ук халыкны төбәк һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүгә максималь рәвештә җәлеп итүгә мәгълүмати ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International