Кадрлар мәсьәләсе хакында киңәшмә

2012 елның 25 декабре, сишәмбе
25 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Горький исемендәге Зеленодольск заводы”нда республика предприятиеләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә министр урынбасары Г. Әхмәдиева, заводның генераль директоры беренче урынбасары А. Карпов, республиканың 30 сәнәгать предприятиесе вәкиле катнашты.
Г. Әхмәдиева әйтеп үткәнчә, агымдагы елда предприятиеләрдә кадрлар кытлыгы аерыча нык сизелде. Очрашулар вакытында да, Хөкүмәт дәрәҗәсендә дә әлеге мәсьәлә хакында фикер алышулар булды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә күптән түгел үткәрелгән киңәшмәдә шулай ук бу проблеманың мөһимлеге билгеләп үтелде.
Министр урынбасары бу тармактагы беренче чиратта хәл ителергә тиешле бурычларны бәян итте:
• кадрлар белән тәэмин итүнең максатчан программасын эшләү;
• белгечләр әзерләүнең барлык этапларында эш бирүчеләрнең катнашуы;
• урта һөнәри белем учреждениеләренә һәм башлангыч һөнәри белем учреждениеләрен үстерүгә матди ярдәм күрсәткән эш бирүчеләргә салым ташламалары механизмын эшләү;
• кадрлар әзерләүнең өстенлекле якларына ярдәм итү;
• укучыларны һөнәри әзерләү буенча эш бирүчеләр белән шартнамәләр төзегән белем бирү учреждениеләрен билгеләп үтү системасын булдыру.
Киңәшмәдә кадрлар хезмәтләрен сертификацияләү, бүләкләү мәсьәләләре хакында фикер алышулар булды. Чара иң яхшы кадрлар хезмәтләрен бүләкләү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International