Бүген Казанда "Яшь профессионаллар" WorldSkills төбәк чемпионаты ачылды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 13 ноябрендә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында "Яшь профессионаллар" WorldSkills стандартлары буенча 2019/2020 еллар төбәк һөнәри осталык чемпионатын ачу тантанасы узды.

Быел Татарстанда төбәк чемпионаты 13 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр 16 яшьтән алып 22 яшькәчә булганнар арасында 96 компетенция буенча, шулай ук 16 яшькә кадәрге конкурсантлар өчен 66 компетенция буенча үткәрелә. Компетенцияләрдә барлыгы 2300 артык конкурсант һәм эксперт катнашачак.  

Чемпионат республиканың 11 шәһәрендә һәм авылларда – Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Иннополиста 43 мәйданчыкта узачак. Ярышларны үткәрүнең төп мәйданчыклары – "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге, Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы, Казан төзелеш көллияте һәм Халыкара сервис көллияте.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре республика мәйданчыкларында, шул исәптән Казанда да, WorldSkills стандартлары буенча беркетелгән компетенцияләр буенча 2019/2020 еллар һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатын ачу тантанасында катнашты.  

Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча иң яхшы конкурсантлардан "Ворлдскиллс" стандартларына бәйле һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы тупланачак, алар алга таба Новокузнецк шәһәрендә узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2020) VIII Илкүләм чемпионатының ярымфиналында һәм финалында республика данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International