Татарстан тәҗрибәсе төбәкләр өчен кызыклы

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында төбәкләрдән килгән коллегалар белән очрашу узды: чарада Новосибирск өлкәсенең сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлыкны үстерү министры урынбасары Максим Останин һәм Киров өлкәсе сәнәгать сәясәте министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Екатерина Королева катнашты.

Бу атнада Максим Останин Татарстан Республикасына ваклап сату өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен килде, аерым алганда, аны республикада автолавкалар эшчәнлеге мәсьәләләре кызыксындыра иде.

Автолавкалар стационар азык-төлек кибетләре булмаган ерак һәм аз халык яши торган пунктларда стационар булмаган сәүдә нокталарыннан гыйбарәт. Татарстан Республикасында алар 2014 елдан бирле эшли.

Автолавкалар мондый торак пунктларда яшәүчеләргә билгеләнгән исемлек нигезендә беренче кирәкле товарларны һәм башка продуктларны сатып алу мөмкинлеген бирә.

Бүгенге көндә Татарстанда 185 автолавка эшли, алар 895 якын ерак һәм аз халыклы торак пунктларга хезмәт күрсәтә.

Фикер алышу өчен икенче мәсьәлә төнге вакытта алкогольле продукция белән сәүдә итү үзенчәлекләре булды. Татарстан Республикасында сату махсус таләпләр нигезендә җәмәгатьне тукландыру йортларында – барлар, кафе, рестораннар буенча гамәлгә ашырыла.

Бүген министр урынбасары Алмаз Хөсәенов Екатерина Королева белән очрашты. Киров өлкәсе Сәнәгать сәясәте министрлыгы вәкилен Татарстанда "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" һәм "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе кызыксындыра иде.

Кунак сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре республикада сәнәгать предприятиеләре белән аларны җәлеп итү һәм илкүләм проектларда катнашу буенча үзара хезмәттәшлекнең ничек җайга салынуы турында сөйләделәр.

Бүгенге көндә "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектында 62 республика предприятиесе катнаша. Министрлыктан һәм "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге"ннән илкүләм проектларның кураторлары предприятие җитәкчеләре белән шәхси эш алып бара, аларга илкүләм проектта катнашуның уңай нәтиҗәсе турында сөйлиләр.

Яклар шулай ук республикадагы сәнәгать предприятиеләренең эре дәүләт корпорацияләре белән кооперация өлкәсендәге тәҗрибәсе турында да фикер алышты.

tps.tatarstan.ru сайтыннан алынган фотолар кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International