"Татнефть" белгечләренең яңа эшләнмәләре

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

"ТатНИПИнефть" институты һәм "Татнефть" компаниясенең югары үзле нефть чыгару идарәсе белгечләре тарафыннан югары үзле нефть ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен технологияләр комплексы эшләнгән.

Технологик чишелешләр комплексы үз эченә өч технологияне ала:

  1. чыгару скважиналарында су үткәрү интервалларын блоклау өчен термогель композицияләрен куллану технологиясе;
  2. пычранган коллекторларда термогидродинамик элемтә булдыру технологиясе;
  3. углеводород эретмәсен куллану технологиясе.

Гомумән алганда, бу технологияләр парогравитация дренировкасы ысулын кулланып, югары үзле нефть чыгаруны интенсификацияләргә мөмкинлек бирә.

Технология "Татнефть" объектларында киң кулланыла башлаган һәм бер тонна югары үзле нефть чыгаруга парның чагыштырма чыгымын киметергә, продукциянең сулылыгын киметергә, нефтьнең тәүлеклек дебитын арттырырга мөмкинлек бирә икән.

Эшләнгән комплекс һөнәри сынаулар барышында үзенең югары нәтиҗәлелеген исбатлаган һәм сәнәгый кулланылышка кертергә тәкъдим ителгән. 2017 елдан 2019 елга кадәрге чорда йогынты ясауның яңа методларын кулланудан гомуми агымдагы икътисадый нәтиҗәлелек 2,05 млрд. сум дип бәяләнә.

Технологик чишелешләр комплексы шулай ук "Нефть, газ. Нефть химиясе-2019" халыкара махсус күргәзмәсендә "Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру" номинациясендә Гран-прига лаек булган.

Тәкъдим ителгән барлык технологияләргә дә югары үзле нефть чыгару өлкәсендә "Татнефть"нең теоретик һәм практик тикшеренүләренең уникальлеген раслаучы уйлап табуларга Россия Федерациясенең тиешле патентлары алынган.

"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International