"Форд Соллерс Алабуга": яңартылган Ford Transit җитештерелә башлады

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

"СОЛЛЕРС" ГАҖ һәм Ford Motor Company – "Форд Соллерс Алабуга" уртак предприятиесе – "Алабуга" махсус икътисадый зонасындагы компания заводында яңартылган Ford Transit җитештерелә башлавы турында хәбәр итә. Беренче автомобильләр конвейердан төшкән һәм рәсми клиентларга Transit-үзәкләргә озатылган.

Яңартылган Ford Transit бөтен өстенлекләрен саклап калган һәм утыргычлары яңартылган, экстерьер детальләре төсләр палитрасына күмелгән һәм салоны бизәкләндерелгән. Шулай ук кузов конструкциясе, ишекләрдәге йозаклары модернизацияләнгән, бу исә кузовның өстәмә куәтләнүенә китергән.

Ford Transit – чит ил брендлары арасында коммерцияле автомобильләр сегментында Россия базары лидеры. Гыйнвар-август айларында модельләрне сату дәрәҗәсе 7% арткан һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 267 берәмлек тәшкил иткән. Август аенда барлыгы 1 237 автомобиль сатылган.

Исегезгә төшерәбез, Ford Transit заводта 2015 елның апреленнән башлап, эретеп ябыштырып һәм буяп, тулы цикл технологиясе буенча җитештерелә.

Ford Sollers матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International