#ВместеЯрче яшьләр көне: катнашырга чакырабыз

2019 елның 26 июле, җомга

2019 елның 5 октябрендә "Россия энергетика атналыгы" (РЭН) халыкара форумы кысаларында Яшьләр көне узачак. Оештыручылар – Россия Энергетика министрлыгы, Росмолодежь, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте.

Яшьләр көне мәйданында берничә тематик чара планлаштырылган:

  • ил яшьләре арасында ягулык-энергетика комплексын, энергияне сак тоту һәм инженер-техник белем бирүне популярлаштыру мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмә;
  • илнең эре энергетика компанияләре вәкилләре катнашында #ВместеЯрче россиякүләм яшьләр производство киңәшмәсе;
  • #ВместеЯрче фестивале чараларын үткәрүнең иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алышу буенча киңәшмә.

Мәктәп укучылары өчен энергокомпанияләрдән һөнәри юнәлеш бирүче маршрутлар, вузларның ягулык-энергетика комплексы һәм инженер белгечлекләре күргәзмәсе планлаштырылган.

Моннан тыш, Яшьләр көне кысаларында #ВместеЯрче россиякүләм фестиваленең финалы да узачак: флэшмоблар конкурсы һәм җыр бәйгесе булачак.

Катнашучыларның РФ энергетика министры Александр Новак белән "галстуксыз" форматында традицион очрашуы кульминация булып торачак. Министр Россия һәм дөнья энергетикасын үстерүнең төп трендлары турында сөйләячәк һәм залдан яңгыратылган сорауларга җавап бирәчәк.

Чара ахырында "Яшьләр инициативалары энергиясе 2020" йомгаклау сессиясе булачак, анда иң яхшы проектлар тәкъдир ителәчәк һәм 2019 елда ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә гамәлгә ашырылган яшьләр конкурсларында һәм проектларында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнәчәк.

#ВместеЯрче яшьләр көнендә катнашу өчен РЭН форумы сайтында "Катнашу өчен заявка» бүлегенә керергә һәм теркәлү узарга кирәк: https://reg.rusenergyweek.com/ru/registration, катнашу өчен "Яшьләр көнендә катнашучы" пакетын сайларга. Катнашу бушлай.

Яшьләр көнен оештыру комитетының элемтә номерлары: "Ышанычлы смена" фонды, Мария Вартанян, +7 (499) 218 88 өст. 3752, +7 965 404-72-44, vartanyan.m.v@fondsmena.ru

Тэглар: Молодежный день ВместеЯрче РЭН ТЭК

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International