"ХЕЗМӘТ ҖИТЕШТЕРҮЧӘНЛЕГЕ ҺӘМ ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮГӘ ЯРДӘМ ИТҮ" ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТЫ: ИКЪТИСАДНЫҢ ЧИМАЛ БУЛМАГАН ӨЛКӘ ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕ ӨЧЕН СЕМИНАР

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе һәм Төбәк компетенцияләр үзәге белән берлектә "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектының Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән бурычларын уңышлы гамәлгә ашыру максатларында семинар оештыра.

2019 елның 16 июлендә 15.00 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә (Яшел Үзән шәһәре, "Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәге", Ленин ур., 46 нчы йорт) Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләсе буенча семинар узачак.

Икътисадның чимал булмаган өлкә предприятиеләре җитәкчеләре анда катнашу өчен чакырыла – болар эшкәртү производстволары, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм башкалар.

Чарада әлеге илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр өчен каралган мөмкинлекләр һәм ярдәм чаралары тәкъдим ителәчәк, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру эшләрен гамәлгә ашыру буенча аерым предприятиеләр тәҗрибәсе күрсәтеләчәк. 

 

Катнашу өчен түбәндәге телефон буенча шалтыратырга кирәк: + 7 917 269 25 40

яки Tatyana.Nikiforova@tatar.ru дигән e-mail адресына язарга

Элемтә өчен: Татьяна Ивановна Никифорова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International