WorldSkills Russia 2019 VII Илкүләм чемпионаты финалында катнашучыларга көч биреп тору өчен Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов килде. Очрашу "Регина" шәһәр яны кунакханәсе территориясендә узды.
Алмаз Хөсәенов конкурста катнашучыларны борчыган барлык сорауларга җавап бирде, шулай ук чемпионатта катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм җиңүчеләрне финалга чыгулары белән котлады.
"Сез үзегезне ярымфиналларда лаеклы күрсәттегез һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирештегез. Сезне илкүләм чемпионат финалына чыгугыз белән котларга телим – бу инде җиңү! Ярышларда катнашу нәтиҗәсендә сез һөнәрләрегез турында күп кенә яңалык белдегез, яңа күнекмәләр алдыгыз, мөмкинлекләрегезне, талантыгызны күрсәттегез һәм бәяләп бетергесез ярыш тәҗрибәсе тупладыгыз, дип ышанам."
"WorldSkills чемпионаты – югары дәрәҗәле осталар өчен генә түгел, сайлаган һөнәрендә беренче адым ясаучылар өчен дә аралашу урыны. WorldSkills хәрәкәте мәйданчыкларны җиһазлау, конкурсантларны һәм тренерлар составын әзерләү өлкәсендә зур ярдәм күрсәтә торган эре сәнәгать компанияләре белән колачланган, моның өчен аларга аерым рәхмәт", – дип билгеләп үтте Алмаз Хөсәенов.