Эшче яшьләрнең "марш-бросогы"

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2-3 май көннәрендә Татарстанда Бөек Җиңү көненә багышланган "Марш-бросок" туристик-маҗаралы чара узды.

Чара Лаеш районында Мишә елгасында узды, анда эшләүче яшьләр арасыннан 100дән артык һәвәскәр турист җыелган иде.

"Марш-бросок" кысаларында ел саен төрле конкурслар һәм ярышлар уза: туристик-маҗаралы узышлар, иҗади конкурслар, туристик кулинария осталыгы конкурслары, шулай ук һәвәскәр балыкчылык ярышлары, аларга инде өченче ел Яшьләр хөкүмәте белән берлектә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкли.

Быел ярышларда 9 предприятие катнашты: "КГКЗ" ФКП, "КМПО" АҖ, "Татэнерго" АҖ, Түбән Кама ГЭС, "Ремдизель" АҖ, "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ, "Татэнерго" АҖ филиалы – Түбән Кама ҖЭҮ, "Бигеш аэропорты" АҖ, Бөгелмә электр челтәрләре – "Челтәр компаниясе " ААҖ филиалы.

Ярышларда җиңүче булып "Бигеш аэропорты" АҖ вәкиле танылды, ул конкурс кураторларыннан диплом һәм бүләкләр алды.

ТР Яшьләр хөкүмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International