КВЗ хезмәткәрләре һөнәри осталык корпоратив чемпионатында алтын яулады

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Казан вертолет заводы вәкилләре "Вертолеты России" холдингының ("Ростех" дәүләт корпорациясенә керә) ел саен уздырыла торган IV корпоратив һөнәри осталык чемпионатында җиңү яулады. Ярышлар "Роствертол" заводында узды. Тугыз предприятие эшчеләре һәм инженерлары биш номинациядә көч сынашты. Җиңүчеләр Ростех җыелма командасына сайлап алу чемпионатына китәчәк, ул Россия сәнәгать компанияләренең яшь белгечләре арасында WorldSkills Hi-Tech илкүләм чемпионатында дәүләт корпорациясе исеменнән чыгыш ясаячак.

Апрель ахырында бер атна дәвамында 65 катнашучы биш производство компетенциясендә көч сынашты: "CAD инженерлык графигы",  ЧПУлы станокларда токарь эшләре", "ЧПУлы станокларда фрезер эшләре", "Авиация техникасы эшләнмәләрен җитештереп җыю" һәм "Тормыш циклына идарә итү". Аларның эшен холдинг предприятиеләреннән 38 эксперт, шул исәптән КВЗ вәкилләре бәяләде.

"Авиация техникасы эшләнмәләрен җитештереп җыю" компетенциясендә алтын медальне КВЗ җыючысы Рушан Кадыйров яулады. "Тормыш циклына идарә итү" компетенциясендә беренче урынны шулай ук Казан вертолет төзүчеләре командасы алды. КВЗ инженер-программисты Наил Мөхәммәтшин "ЧПУлы станокларда фрезер эшләре" компетенциясендә өченче урын алды.

"Вертолеты России" холдингының ел саен уздырыла торган IV корпоратив һөнәри осталык чемпионатында катнашучыларның барысы да махсус сертификатларга ия булды. Җиңүчеләрне истәлекле дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләделәр.

Корпоратив чемпионат уздыруның төп максаты – яшьләрнең эшче һәм инженер һөнәрләре белән кызыксынуын арттыру. Иң яхшылары Россия сәнәгать компанияләренең яшь белгечләре арасында һөнәри осталык буенча WorldSkills чемпионатында Ростех корпоратив җыелма командасы составында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International