"Наше время - Безнең заман" 2018 конкурсы финиш сызыгына чыкты

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашында брифинг узды. Брифингның төп темасы – эшли торган яшьләрнең "Наше время – Безнең заман" VI иҗат фестиваленең зональ сайлап алу турларын төгәлләү.

Журналистларның сорауларына шулай ук ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова һәм "Наше время-Безнең заман" республика фестиваленең башкарма директоры Наталья Смирнова җавап бирде.

Ел саен уздырыла торган эшли торган яшьләрнең "Наше время – Безнең заман" VI ачык иҗат фестивале ярышларында 800дән артык кеше катнашты, алар Татарстан Республикасының төрле районнарындагы 170тән артык оешма һәм предприятиедә эшли. Фестивальдә аерым башкаручылар да, иҗат коллективлары да, шулай ук оешмаларның командалары да катнаша алды. Конкурсантлар исәбенә 18-35 яшендәге предприятие хезмәткәрләре сайлап алынды, алар өчен музыка, бию белән шөгыльләнү һөнәри эшчәнлек булып тормый.

Сайлап алу турларында катнашучыларның барысы өчен дә эстрада сәнгате, заманча хореография, режиссура һәм пластика буенча мастер-класслар; түгәрәк өстәлләр уздырылды, аларда жюри әгъзалары үзләренең кисәтүләрен һәм теләкләрен җиткерде.

 "Наше время-Безнең заман" конкурсы – ул сәнгать үзешчәнлеген карау гына түгел, әлеге чара әһәмиятле социаль функцияне үти – кешелек капиталын үстерү мөмкинлеген бирә, яшьләргә өстәмә мотивация биреп, республика предприятиеләренә җәлеп итәргә булыша. Ләкин, әлеге музыкаль хәрәкәткә әле барлык предприятиеләр дә кушылмаган, шуңа күрә эшлисе эшләр бар әле", – дип җавап бирде журналистларның сорауларына Алмаз Хөсәенов.

Чаллы сайлап алу зонасында гомумкоманда зачетында түбәндәгеләр җиңүче булды:

"Аммоний" АҖ, Менделеевск ш. (I урын), "КАМАЗ" ГАҖ пресслау-рам заводы (II урын), "Челтәр компаниясе" ААҖ - Алабуга электр челтәрләре (III урын), "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" АҖ, Менделеевск ш. (III урын).

Зәйдә гомумкоманда зачетында иң яхшылары дип түбәндәгеләр танылды:

ТР Әлмәт муниципаль районының Мәгариф идарәсе (I урын), "ТР Зәй муниципаль районының Мәгариф идарәсе" МКУ (I урын), "Әлмәт труба заводы" АҖ (II урын), "А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ" Әлмәт филиалы (III урын).

Казанның сайлап алу этабында түбәндәге командалар аерылып чыкты:

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ (I урын); "Татэнерго" АҖ (II урын), "Казан вертолет заводы" ГАҖ (II урын), С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – "Туполев" ГАҖ филиалы (II урын); "Челтәр компаниясе" ААҖ (III урын).

Түбән Кама сайлап алу этабында гомумкоманда зачетында түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде: "Татнефть-Нефтехим" ИК" ҖЧҖ (I урын), "ТР Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф бүлеге" МКУ (II урын), "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ (II урын), "Чистай үзәк район хастаханәсе" ДАССУ (III урын).

Моннан тыш, һәр сайлап алу зонасында конкурс номинацияләре буенча иң яхшы ялгыз башкаручылар һәм коллективлар билгеләнде. Аларның барысы да дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм суперфиналга юллама алды, анысы 2018 елның 13-14 ноябрь көннәрендә Казанда булачак (гала-концерт – 2018 елның 16 ноябрендә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә).

Республиканың эшләүче яшьләр өчен "Наше время – Безнең заман" телевизион иҗат фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елда булдырылды. Гамәлгә куючылары – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе, "ТР Предприятиеләр һәм оешмалар яшьләре берлеге" РИО, ТР Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, ТР Профессорлар федерациясе. Проектның идея авторы һәм оештыручысы – Татарстан Республикасы "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Проект кадрларның яңа буынын формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачу буенча әһәмиятле функцияне үти. Фестиваль социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. Фестивальдә катнашу – бушлай, катнашучылардан оештыру кертеме алынмый.

Фестиваль телевизион булып тора: барлык гала-концертлар яздырыла һәм "ТНВ" телеканалы аша трансляцияләнә. Фестивальдә җиңүчеләр һәм лауреатлар дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә; Гран-при – Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогын һәм 250 000 сум күләмендә акчалата премия ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International