Казанда АКТО-2018 күргәзмәсе үзенең эшен башлап җибәрде

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

"Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар" дигән иң зур халыкара махсуслаштырылган күргәзмә бүген кунаклар өчен үзенең ишекләрен ачып җибәрде һәм 10 августка кадәр эшен дәвам итәчәк.

Атаклы авиаконструктор А.Н.Туполевның 130 еллык туган көненә багышланган халыкара катнашулы "Россия авиакосмос тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җайланмалары" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе күргәзмәнең иртәнге эш программасын ачып җибәрде.

Конференция эшендә һәм тематик секцияләрдә 250дән артык делегат катнашты. Алар арасында Россиядән һәм чит илләрдән авиакосмик технологияләр һәм җайланмалар өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, зур галимнәр, аспирантлар һәм югары белем бирү йортлары студентлары.

"Фәнни-гамәли конференцияләрне уздыру – авиатөзелеш өлкәсендә позитив үзгәрешләр өчен әһәмиятле адым. Татарстан Республикасында уздырыла торган конференция җитештерү, конструкторлык һәм фәнни-тикшеренү потенциалын үстерүгә, фәнни тикшеренүләр күләмен арттыруга, булдырыла торган яңа технологияләр санын күбәйтүгә һәм аларны гамәлгә кертү вакытын тизләтүгә, авиатехниканы проектлау һәм җитештерү буенча булдырыла торган яңа технологияләрне кертүгә ярдәм итүгә багышланган", – дип билгеләде үзенең сәламләү чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев.

АКТО күргәзмәсе шундый ук ешлыкта үткәрелә торган МАКС халыкара аэрокосмик күргәзмәләре арасында, ике елга бер уздырыла. Ләкин МАКСтан аермалы буларак, АКТО аэрокосмик һәм авиатөзелеш индустриясе эшчәнлегендәге җитештерү һәм технологик аспектларга багышланган. Быел АКТО Россиядәге авиатөзелеш сәнәгатен санлаштыру шигаре астында уза һәм тармактагы предприятиеләрнең хәзерге технологик җай 4.0 шартларында эшләвенә багышлана.

Иртәгә, 09 августта, АКТО-2018 күргәзмәсе рәсми рәвештә ачылачак, Россия Авиатөзүчеләр берлегенең IV съезд утырышы булачак һәм Татарстан Хөкүмәте, югары белем бирү йортлары һәм Россиянең Фәнни-техник үзәкләре арасында Килешүләр имзаланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International