Казанда АКТО-2018 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачарга әзерләнәләр

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Казанның "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә 8-10 август көннәрендә "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар" (АКТО-2018) IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Күргәзмәне оештыручылар булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, "Авиасалон" ААҖ (Мәскәү ш.), "Казан ярминкәсе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәмендә Россиянең авиаҗитештерүчеләр берлеге чыгыш ясый.

Быел "АКТО-2018" һәм эшлекле чаралар авиатөзелеш тармагы тарихында атаклы галим һәм авиаконструктор А.Н. Туполевның тууына 130 ел тулу, ТУ-144 очкычының беренче мәртәбә очыш ясаган көненнән 50 ел узу һәм дөньяда беренче хатын-кыз космонавт В.В.Терешкованың космоска очкан көненнән соң 55 ел узу кебек әһәмиятле вакыйгаларга багышланачак.

"АКТО" күргәзмәсенең эш программасы тармак өчен әһәмиятле һәм уникаль чараларга бай булачак. Казанда беренче мәртәбә Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съезды узачак. Съездны оештыручылар булып Россия авиаҗитештерүчеләре берлеге тора.

Берлек ел саен "Ел авиатөзүчесе" конкурсын уздыра, аның максаты булып авиатөзелеш өлкәсендә фәнни, җитештерү һәм социаль өлкәләрдә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән һәм тармак үсешенә шактый өлеш керткән авиация сәнәгате корпорацияләренең, предприятиеләренең, учреждениеләрнең, ассоциацияләрнең һәм юридик затларның башка төрле берләшмәләренең коллективларын, шулай ук җәмгыятьләрне, оешмаларны һәм аерым физик затларны иҗтимагый стимуллаштыру системасын үстерү тора. Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда 8 август көнне узачак.

Күргәзмә эшләгән көннәрдә шулай ук "Ростех" дәүләт корпорациясенең Идел буе федераль округында урнашкан вәкиллекләре җитәкчеләренең киңәшмәсе һәм Стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай эш төркеменең 6 нчы утырышы узачак, аның оештыручысы булып Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык (Росстандарт) катнаша.

АКТО-2018 әһәмиятле вакыйгасы булып гадәттәгечә халыкара катнашулы "Россия авиакосмос тармагында яңа технологияләр, материаллар һәм җайланмалар" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе булачак, аны "КНИТУ-КАИ" ЮББ ФДБМУ уздыра. Конференциядә "Профессор Н.Е. Жуковский исемендәге үзәк аэрогидродинамика институты" ФДУП Дәүләт фәнни үзәге, "Авиация материалларының россиякүләм фәнни-тикшеренү институты" ФДУП, Россия Федераль Атом-төш Үзәге – академик Е.И. Забабахин исемендәге техник физика буенча россиякүләм фәнни-тикшеренү институты (Снежинск ш.), Кытай, Финляндия белем бирү йортлары вәкилләре, шулай ук Валдел Алдынгы Технологияләр компаниясе вице-президенты (Бангалор, Һиндстан) катнашачак.

"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясенең ачык мәйданчыгында статик күргәзмә оештырылачак, бирегә килгән кунаклар "Казан вертолет заводы" ГАҖ җитештерелә торган "Ансат" вертолетларын, "Фермер" самолетларын, шулай ук Казанның МВЕН фирмасында – "2017 елның иң яхшы авиатөзүчесе" номинациясендә Авиаҗитештерүчләр берлеге конкурсында җиңү яулаучы тарафыннан эшләнгән "Мурена" җиңел самолетын карый алачак.

Моннан тыш, 2018 елның 9-10 август көннәрендә "Казан" халыкара аэропортында "Тулпар" компанияләре төркеме базасында Эшлекле авиациянең региональ форумы узачак.

Форумны оештыручылар буенча Берләштерелгән Илкүләм Эшлекле Авиация Ассоциациясе (ОНАДА), Тулпар Аэро Групп һәм "Казан" халыкара аэропорты катнаша. Форум Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, "Казан ярминкәсе" ААҖ булышлыгы белән уза.

Форумда катнашучылар өчен эшлекле авиацияне үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган конференция оештырылачак, шулай ук "Казан" аэропортының инфраструктурасы  һәм ТУЛПАР АЭРО ГРУПП җитештерү обектлары белән танышып чыгу гамәлгә ашырылачак.

Форум кысаларында бизнес-джетларның (дәүләт учреждениеләренең һәм коммерция оешмаларының рәсми затларын ташу өчен билгеләнгән самолетларның) һәм югары комфортны бәяләүчеләр һәм күктә иминлек яратучылар өчен VIP-ясалышлы вертолетлар күргәзмәсе эшләячәк.

Статик экспозициядә Bombardier Aerospace, Exclases Holdings Ltd., Pilatus, Honda, Airbus Helicopters, Robinson, Bell, Казан вертолет заводы һ.б. кебек дөньяви җитештерүчеләрнең һава суднолары күрсәтеләчәк.

Бушлай билет алу өчен сылтама: http://www.aktokazan.ru/rus/visitors/zprig 
www.aktokazan.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International