Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Әмирлек-Россия хөкүмәтара комиссиясенең 8 нче утырышы

2018 елның 6 июле, җомга

Бүген Казанда Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Әмирлек-Россия хөкүмәтара комиссиясенең 8 нче утырышы булып узды. Утырышны Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Валентинович Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы эшләр министры, Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты.

Утырыш барышында берничә документ имзаланды, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хөкүмәте арасында Россия Федерациясе һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданнары өчен үзара виза таләпләрен гамәлдән чыгару турында Килешүгә кул куелды.

Узган елда безнең илдән БГӘ булган тур агымының 50%ка артуы билгеләнде. "Виза режимын алу белән капма-каршы турагым артуына өметләнәбез", – дип билгеләде Денис Мантуров. 

Исегезгә төшерик, 2017 елның 1 февралендә БГӘ Россия халкына 30 көндезге виза бирү тәртибен гадиләштерде. Һәм хәзерге вакытта РФдә яшәүчеләр Әмирлеккә чыгу визасын чиктә бушлай ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International