“Казаньоргсинтез” ГАҖ җиңсәле өч катлы FFS-пленка җитештерә башлады

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

“Казаньоргсинтез” ГАҖ заводында полимер продукция төрү өчен җиңсәле өч катлы  FFS-пленка җитештерелә башлады. Яңа эш тармагына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов старт бирде. Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Өч катлы җиңсәле пленка “Казаньоргсинтез”дан төяп озатыла торган полимер продукцияне төреп җибәрү өчен югары җитештерүчәнлекле төргәкләү машиналарына капчыклар әзерләү өчен билгеләнгән.

Әлеге линия “Казаньоргсинтез” структурасына керә торган түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү заводы территориясендә ачылды. Яңа линия өчен заводтагы цехларның берсе урнашкан иске бина тулысынча үзгәртеп корылган. Яңа эш тармагы өчен “ReifenhauserBlownFilm” (Германия) өч катлы экструзион җайланмасы, шулай ук төргәкне маркалау өчен “Windmoller&Holsher” (Германия) флексографи машинасы махсус әзерләнгән.

Өч катлы FFS-пленкасын җитештерә башлау импорт төргәкләреннән һәм чит илдән сатып алына торган чималдан ясалучы төргәкләрдән баш тарту, шулай ук җитештерелә торган төрле маркалы полиэтиленны, пленканы үзебездә эшкәртү күләмен арттыру һәм продукциянең үзбәясен киметү мөмкинлеген бирәчәк. Янга калдырудан алынган файда елына 51 млн сумнан артып китәчәк.

Исегезгә төшерик, РФ Президенты Владимир Путин импорталмаш кысаларында сәнәгать үсешен стратегик бурычларның берсе буларак билгеләгән иде. “Үзебезнең ил сәнәгатендә эшлекле активлыкны үстерүгә ярдәм итү, яңа, уңышлы эш тармаклары булдыруга стимуллаштыру мөһим һәм, әлбәттә инде, тармакның нәтиҗәле үсешен тоткарлый торган системалы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк”, – дип билгеләде ул.

Илдә сәнәгать үсеше дәүләт башлыгының 2012 елдагы май указларының берсенә (“Дәүләтнең дәвамлы икътисади сәясәте турында” 596 номерлы) нигезләнеп алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International