“Энергетика. Ресурс саклау” XIX Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм “Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак куллану” XVIII Халыкара симпозиумы

2018 елның 2 марты, җомга

2018 елның 13 мартыннан 15 мартына кадәр Казан шәһәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге территориясендә “Энергетика. Ресурс саклау” XIX Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе (алга таба – Күргәзмә) һәм “Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак куллану” XVIII Халыкара симпозиумы (алга таба – Симпозиум) булачак.

Ел саен Күргәзмә зур, урта һәм кече бизнес вәкилләрен, дәүләт структураларындагы һәм фәнни даирәләрдәге вәкилләрне энергетика тармагына кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшү, энергияне сак куллану һәм энергия ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өлкәсендә иң яхшы эшләнмәләрне күрсәтү өчен үзәк мәйданга җыя. Быел Россиядән, Беларуссиядән, Казахстаннан һәм АКШтан 100дән артык әйдәп баручы компания үзләренең иң яхшы казанышлары белән уртаклашачак.

Күргәзмә эше киң күләмле эш программасы белән үрелеп барачак, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын тормышка ашыру турында утырышы һәм Симпозиум әһәмиятле вакыйгага әвереләчәк.

Эш программасы кысаларында альтернатив энергетиканы үстерү, газ-мотор ягулыгы базары, экология һәм энергетика нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр булачак, энергосервис контрактларын тормышка ашыру өчен бюджетныкы булмаган акчаларны җәлеп итү тәҗрибәсе турында киңәшмә узачак, шулай ук “Татэнерго” АҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ кебек әйдәп баручы энергетика предприятиеләре тарафыннан конференцияләр оештырылачак.

Ел саен, шушындый чаралар аркасында, республикадагы 90 артык предприятиегә, кече һәм урта бизнес белгечләренә эшлекле сөйләшүләрне нәтиҗәле уздырыру, яңа бизнес-партнерлар табу, шулай ук файдалы контрактлар төзү мөмкинлеге ачыла.

Һәркемне Күргәзмә эшендә катнашырга һәм Симпозиумның эш программасы чаралары белән танышырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International