2017 елның 4-6 декабрендә Санкт-Петербургта «Арктика: бүгенгесе һәм киләчәге» 2017 VII Халыкара форумы узачак. Ел саен форум РФ Арктика зонасы һәм аңа кагылышлы инфраструктурасының үсеше дәүләт сәясәтен гамәли тормышка ашыру өлкәсендә җәмәгать фикеренә йомгак ясый. Форумны "Полярчылар Ассоциациясе" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештыра.
Форумның эшлекле өлешендә Арктиканың минераль-чимал ресурсларын үзләштерү, транспорт системасын үстерү, логистика, энергетика, экология, кадрлар әзерләү һ. б сораулар күтәреләчәк. Форум экспозициясендә актуаль арктик проектлар һәм заманча технологияләр тәкъдим ителәчәк.
Форум турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин - www.forumarctic.com/conf2017 .
Эшчәнлеге Арктиканы өйрәнүгә юнәтелгән предприятие һәм оешмаларны чарада катнашырга чакырабыз.