Автоградта инженерлар мәктәбе ачылды

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Чаллыда «КАМАЗ» һәм Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КАИ) инициативасы буенча 30нчы номерлы урта белем бирү мәктәбе базасында Инженерлар мәктәбенең рәсми ачылыш тантанасы булып узды.

Тантанада «КАМАЗ» компаниясенең генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты. Инженерлык мәктәбе ачылышы кысаларында балалар өчен күп кенә кызыклы мастер-класслар, интеллектуаль уеннар, спорт эстафетасы, һөнәри сынаулар һәм башка чаралар оештырылды.

Искә төшереп үтик, 2017 елның май аенда «КАМАЗ» компаниясе, КНИТУ-КАИ, 30нчы номерлы урта белем бирү мәктәбе арасында үзара Инженерлар мәктәбен ачуда уртак эшчәнлек турында килешү төзелгән иде. Аның төп максаты – 30нчы номерлы урта белем бирү мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш сайлауны тәэмин итү һәм киләчәктә инженер-техник өлкәдә булачак һөнәри эшчәнлеккә әзерләү.

Параллель рәвештә төп белем бирү программасы белән ике инженер сыйныф укучылары факультатив дәресләрдә "Гамәли физика", "Математика тренингы", "Redcafe", "Kompas 3D" профиль дисциплиналардан яңа белем алачаклар. Шулай ук, алар өчен ай саен КНИТУ-КАИ укытучылары һәм профессорлары белән очрашу оештырылачак, алар укучыларга инженерия тарихы, төрле механизмнарның эш принциплары, техниканың килеп чыгышы һәм үсеше һ. б. турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, яшь инженерлар уку елы дәвамында "Кванториум" балалар технопаркына барачаклар, "Техник модельләштерү", "Мәктәп конструкторлык бюросы" түгәрәкләренә йөриячәкләр, «КАМАЗ» җитештерү мәйданнары белән танышачаклар, Татарстанның инженерлык элитасы вәкилләре белән очрашачаклар.

«КАМАЗ» компаниясенең матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International