2017 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Болгария Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Бойко Коцев җитәкчелегендәге Болгария делегациясе һәм Дәүләт секретаре – Венгриянең милли икътисад министры урынбасары Иштван Лепшени белән очрашты. Чараларда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
Беренче очрашуда Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Болгарияне уртак тарих һәм мәдәният бәйләвен билгеләп үтте. ТР Президенты сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча киң күләмле эш алып барыла. Хәзерге көндә Татарстан территориясендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасына кергән өч объект урнашкан - Казан Кремле, Болгар тарихи-архитектура комплексы һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенең Успение соборы монастыре.
Татарстан Президенты өстәвенчә, тарихи элемтәләр ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә тиешле. "Сезнең ил белән элемтәләр безнең өчен кызыклы. Бигрәк тә туризм өлкәсендә. Совет чорында иң яхшы курортлар нәкъ менә Болгарияда иде. Сездә иң яхшы диңгез, кирәкле булган инфраструктура һәм сервис бар, шулай ук, иң мөһиме безнең телләр тугандаш", - диде ТР Президенты.
Әңгәмә барышында очрашуда катнашучылар үзара товар әйләнеше күләмен арттыру, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, нефть химиясе, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук, предприятиеләр арасында кооперация үсеше мөмкинлекләрен карадылар.
Дәүләт секретаре – Венгриянең милли икътисад министры урынбасары Иштван Лепшени белән очрашуда яклар алга таба төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту, уртак проектларда катнашу хакында фикерләштеләр.