«Гебзе» (GOSB) оештырылган сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашу

2017 елның 22 сентябре, җомга

"Гебзе" (GOSB) оештырылган сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.

Әңгәмә барышында катнашучылар Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге базасында булдырылачак уртак сәнәгать зона мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ТР Президенты Татарстанның "Гебзе" белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын билгеләп үтте. "Уңышка ирешәчәгебезгә шикләнмим, - дип белдерде ТР Президенты. – Әлеге мәйданчык зур үсеш потенциалына ия. Сез исә, үз чиратыгызда, сәнәгать зоналары оештыру өлкәсендә һәм инвесторлар белән эшләүдә бәһасез тәҗрибәгә ия".

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов яңа индустриаль зонага потенциаль резидентларны җәлеп итү буенча эш башларга тәкдим итте. 

Белешмә өчен:

 Гебзе (GOSB) оештырылган сәнәгать зонасы Төркиянең Гебзе провинциясе территориясендә урнашкан һәм 1986 елда нигезләнгән. Хәзерге вакытта анда 156 компания теркәлгән, шуларның 42 чит илдән. Хезмәткәрләр штаты – 22 мең кеше.

Зона резидентларының эшчәнлек өлкәләре: машина төзелеше, автомобиль төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, ИТ тармагы, азык-төлек продуктлары җитештерү, пластмасса, электр җиһазлары, электроника һәм башкалар. Монда Германия, Австрия, АКШ, Дания, Финляндия, Франция, Голландия, Англия, Швеция, Швейцария, Италия, Израиль, Япония, Люксембург һәм Корея компанияләре эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International