23 сентябрь машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү алдыннан "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ А145Е проектлы тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы узачак. Проект "Агат Дизайн Бюро" ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән, заказ бирүче - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре.
Тантаналы чараларда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре федератив дәүләт вәкилләре, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге, "Ак Барс" Холдинг компаниясе АҖ вәкилләре, шулай ук, проектант һәм контрагент оешма вәкилләре катнашуы планлаштырылган.
А145Е проектлы тиз йөрешле комфортабельле пассажир суднолары багажлы 150 пассажир ташый ала, диңгез яр буенда 40 төен тизлек белән 400 миль араны ягулык өстәмичә үтә.
Суднолар экстерьер һәм интерьерның заманча дизайнына ия, уңайлы шартларның һәм халык ташу куркынычсызлыгының соңгы таләпләренә җавап бирә. Югары дәрәҗәге уңайлылык булу пассажирларга рейс вакытында бортта юлны җиңел үтәргә ядәм итә, заманча интерьер, рациональ күләмле мәйдан, техник камиллекле судно уңайлы утыргычлар белән җиһазландырылган, видео-аудио хезмәтен күрсәтү мөмкинлеге, бортта пассажирларны тукландыруны оештыру каралган. Халыкка йогынты ясый торган тавыш, вибрация, артык пассажирлар төяү барлык халыкара таләпләргә һәм стандартларга туры килә.
Исегезгә төшерәбез, А145Е проектлы ике тиз йөрешле пассажир судносын төзү буенча уртак контракт "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында 2017 елда "Россия – Ислам дөньясы: "KazanSummit 2017" IX Халыкара икътисади саммиты кысаларында имзаланган иде.