Энергетика нәтиҗәлелеге буенча семинар-киңәшмә

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан "Казан дәүләт энергетика университеты" ЮББ ФДБМУ территориясендә Татарстан Республикасы бюджет өлкәсе оешмалары белән энергияне сакчыл куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программаларын эшләү буенча семинар-киңәшмә оештырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары катнашты.

Үзенең чыгышында ТР Сәнәгать министрлыгының энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге бүлеге башлыгы Евгения Каткова болай дип ассызыклады: "Муниципаль берәмлектә, дәүләт хакимияте органында, дәүләт учреждениесендә яки муниципаль учреждениедә энергияне сакчыл куллану буенча расланган программаның булмавы гамәлдәге законнарның бозылуына һәм тиешле административ штрафлар салынуга китерә. Энергия саклау программасы булу-булмавын энергия саклау өлкәсендә законнар үтәлешен тикшерүдә тотучы тиешле күзәтчелек органнары гамәлгә ашыра, шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы программаларның актуальлеге буенча мониторинг алып бара. Моннан тыш, энергия саклау программалары буенча белешмәләр "Энергиянәтиҗәлелек" дәүләт мәгълүмат системасына кертелергә тиеш, биредә махсус бүлектә энергия декларацияләрен тутырырга кирәк, шулай ук әлеге белешмәләр муниципаль берәмлекләрнең, дәүләт хакимияте органнарының һәм бюджет учреждениеләренең рәсми сайтларында бастырылырга тиеш".

"Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергияне сак куллану технологияләре үзәге" ДАУ энергетика нәтиҗәлелеген анализлау һәм фаразлау бүлеге башлыгы Вкатерина Бородай дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программаларын эшләү һәм актуальләштерү турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International