Боерык 21.03.2022 № 47-ОД «Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 〖"78" 〗^"1" статьясының 1 пунктындагы икенче абзацы нигезендә «2014-2024 елларга Татарстан Республика-сының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2015-2024 елларга Татарстан Республи-касы предприятиеләрендә хезмәт җитеш-терүчәнлеген арттыру» ярдәмче програм-масы чараларын 2022-2024 елларда гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә Татарстан Респуб-ликасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибен раслау»

Россия Федерациясе Бюджет кодексының  статьясының 1 пунктындагы икенче абзацы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Бюджет һәм автоном учреждениеләргә башка максатларга субсидияләр бирү күләмен һәм шартларын билгели торган норматив хокукый актларга һәм муниципаль хокукый актларга карата гомуми таләпләр турында» 2020 елның 22 февралендәге 203 номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 31 октябрендәге 823 номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «Татарстан Республикасының дәүләт бюджет һәм автоном учреждениеләренә башка максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү күләмен һәм шартларын билгеләүгә вәкаләтле булган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларын көчен югалткан дип тану турында» 2022 елның 28 февралендәге 178 номерлы карары нигезендә боерык бирәм:

 

1. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының  статьясының 1 пунк-тындагы икенче абзацы нигезендә «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2015-2024 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» ярдәмче программасы чараларын 2022-2024 елларда гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибен (кушымтада бирелә) расларга.

2. Хокук бүлегенә әлеге боерыкны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чорда дәүләт теркәвенә алуны тәэмин итәргә.

3. Җыелма бүлеккә әлеге боерыкны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында әлеге боерыкны теркәгәннән соң бер эш көне эчендә урнаштырырга.

4. Әлеге боерык рәсми рәвештә басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

5. Әлеге Боерык үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Т.И.Саматовка йөкләргә.

 

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары –

министр                                                                                            А.Ә.Кәримов

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2022 елның «___»_________ _____ номерлы боерыгы белән расланды

 

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының  статьясының 1 пунктындагы икенче абзацы нигезендә «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2015-2024 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» ярдәмче программасы чараларын 2022-2024 елларда гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибе

 

 I. Гомуми нигезләмәләр 

 

1. Әлеге Тәртип Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының  стать-ясының 1 пунктындагы икенче абзацы нигезендә «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2015-2024 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» ярдәмче программасы чараларын 2022-2024 елларда гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү кагыйдәләрен (алга таба – Тәртип) билгели.

2. Әлеге Тәртиптә кулланыла торган төп төшенчәләр:

Ярдәмче программа – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инно-вацияле икътисады» дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 31 октяб-рендәге 823 номерлы карары белән расланган «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2015-2024 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» ярдәмче программасы;

Гамәлгә куючы –  Учреждениегә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы;

субсидия – тиешле финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы Татарстан Республикасы законында каралган бюджет ассигнованиеләре һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына Ярдәмче программаны 2022-2024 елларда гамәлгә ашыруны финанс яктан тәэмин итүгә билгеләнгән тәртиптә Гамәлгә куючыга расланган бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә акчаларны төп бүлүче һәм алучы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы Гамәлгә куючы тарафыннан Учреждениегә бирелә торган субсидия.

Әлеге Тәртиптә кулланыла торган башка төшенчәләр һәм терминнар Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән мәгънәләрдә кулланыла.

3. Субсидия Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитеште-рүчәнлеген арттыру буенча Ярдәмче программа чараларын гамәлгә ашыру максатларында Учреждениегә бирелә.

 

II. Субсидияне бирү шартлары һәм тәртибе

 

4. Субсидияне алу максатында Учреждение Гамәлгә куючы адресына субси-дия алу өчен гариза (алга таба – Гариза) бирә, ул түбәндәге документларны үз эченә ала:

Учреждениенең субсидия алуга ирекле рәвештә рәсмиләштерелгән язмача мөрәҗәгате;

әлеге Тәртипнең 3 пунктында билгеләнгән максатларга субсидия бирү кирәклеген нигезләүне үз эченә алган аңлатма язуы, Ярдәмче программада каралган чараларны үткәрү чыгымнарының беренчел сметасын да кертеп;

Гариза бирелә торган айның беренче көненә булган торышында Учреж-дениенең салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнарны, җыемнарны, иминият кертемнәрен, пеняларны, штрафларны, процентларны түләү буенча үтәлмәгән йөкләмәләренең булмавын раслый торган салым органы белешмәсе;

Гариза бирелә торган айның беренче көненә булган торышында Учреж-дениенең Татарстан Республикасы бюджетына кайтарылырга тиешле, түләү вакыты узган бурычларның, шул исәптән башка хокукый актлар нигезендә бирелгән субсидияләрнең, бюджет инвестицияләренең булмавы турында җитәкче һәм баш хисапчы тарафыннан имзаланган белешмә, Учреждениене үзгәртеп кору яки бетерү, аварияле (гадәттән тыш) хәлне булдырмый калу, аварияле (гадәттән тыш) хәл барлыкка килгән очракта аның нәтиҗәләрен бетерү һәм торгызу эшләрен башкару, законлы көченә кергән суд актлары, башкару документлары буенча бурычларны каплау очракларыннан тыш, шулай ук федераль законнарда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларында билгеләнгән башка очраклардан тыш.

Тапшырылган документлар аңлаешлы итеп бастырылган булырга тиеш. Чистартылган һәм төзәтеп язылган урыннар рөхсәт ителми. Учреждение җитәк-чесенең язма мөрәҗәгате Учреждение мөһере (булган очракта) белән беркетелергә һәм вәкаләтле затның имзасы белән таныкланырга яки Учреждение җитәкчесе тарафыннан үз кулы белән расланган булырга тиеш. Субсидия алу өчен документлар әзерләүнең барлык чыгымнарын Учреждение үз өстенә ала.

Учреждение үзе тарафыннан элегрәк тапшырылган Гаризаны кире алырга һәм аны кабат тапшырырга хокуклы.

5.  Гамәлгә куючы әлеге Тәртипнең 4 пункты нигезендә бирелгән гаризаны алганнан соң 10 (ун) эш көне эчендә аны карый, анда булган белешмәләрнең тулылыгын һәм дөреслеген тикшерә һәм Учреждениегә субсидия бирү турында яисә аны бирүдән баш тарту турында хәбәр итә.

Учреждениегә субсидия бирүдән баш тарту өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:

Учреждение тарафыннан тапшырылган документларның әлеге Тәртипнең 4 пунктында билгеләнгән таләпләргә туры килмәве яки әлеге документларның тапшырылмавы (тулы күләмдә тапшырылмавы);

Учреждение тарафыннан тапшырылган документлардагы мәгълүматның дөрес булмавы.

6. Субсидия бирү турында карар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә Гамәлгә куючы һәм Учреждение Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән бер төр үрнәк нигезендә субсидия бирү турында килешү (алга таба – килешү) төзи, анда, шул исәптән, түбәндәге нигезләмәләр дә була:

субсидияне бирү максатлары, Ярдәмче программаның исемен күрсәтеп;

әлеге Тәртипкә 1 нче кушымтада билгеләнгән субсидия бирү нәтиҗәләренең күрсәткечләре;

  субсидия бирү нәтиҗәләренә ирешү буенча чаралар планы;

субсидиянең күләме;

субсидияне күчерү вакыты (графигы);

финанс ягыннан тәэмин итү чыганагы булып субсидия торган чыгымнарны гамәлгә ашыру турында, субсидия бирү нәтиҗәләре күрсәткечләренә ирешү турында, килешүне үтәү турында хисаплылык тапшыру чорлары һәм тәртибе;

Учреждение килешүдә билгеләнгән субсидия бирү максатларын, шартларын һәм тәртибен үтәмәгән очракта, субсидия суммаларын кире кайтару тәртибе һәм чорлары;

килешүгә үзгәрешләр кертү нигезләре һәм тәртибе, шул исәптән Гамәлгә куючыга субсидия бирү өчен элек җиткерелгән бюджет йөкләмәләре лимитлары кимегән очракта да;

Гамәлгә куючы карары буенча килешүне берьяклы тәртиптә вакытыннан алда туктату нигезләре, шул исәптән түбәндәгеләргә бәйле рәвештә:

Учреждениене үзгәртеп кору (кушу рәвешендә үзгәртеп корудан тыш) яисә бетерүгә бәйле рәвештә;

әлеге Тәртиптә һәм (яки) килешүдә билгеләнгән субсидия бирү максатларын һәм шартларын бозу;

Учреждение тарафыннан килешүне берьяклы тәртиптә өзүнең тыелган булуына бәйле рәвештә.

Кирәк булуга карап, Гамәлгә куючы һәм Учреждение килешүгә өстәмә килешү яки Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән бер төр үрнәкләр нигезендә килешүне өзү турында өстәмә килешү төзи.

7. Бирелә торган субсидиянең күләме ( )  әлеге Тәртипнең 4 пункты нигезендә тапшырылган Гаризада белдерелгән Учреждение ихтыяҗын исәпкә алып, Гамәлгә куючы тарафыннан әлеге формула буенча билгеләнә:

 

,

 

биредә:

З1 –  Ярдәмче программаны гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителә торган Учреждение хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү өчен Россия Федерациясенең хезмәт һәм салым законнары нигезендә Учреждениенең локаль норматив актларында каралган этәргеч бирүче һәм башка төр түләүләр, штат расписаниесе нигезендә вазыйфа окладларын исәпкә алып билгеләнә торган фондны формалаштыру чыгымнары;

З2 –  хезмәткәрләрнең хезмәте өчен түләүләргә һәм учреждение хезмәт-кәрләренә Россия Федерациясенең хезмәт законнары һәм иминият кертемнәре турындагы законнары нигезендә билгеләнә торган башка түләүләргә мәҗбүри социаль иминиятләштерү кертемнәрен түләү чыгымнары;

З3 – Россия Федерациясенең норматив актларын һәм Учреждение карарларын исәпкә алып, Учреждение ихтыяҗларына карап формалаштырыла торган хезмәткә түләү фондыннан тыш, учреждениеләрнең персоналына башка төрле түләүләр чыгымнары;

З4 – элемтә хезмәтләре, мөлкәттән файдалану, мөлкәтне карап тоту һәм  Учреждение ихтыяҗлары нигезендә башка эшләрне башкаруга һәм хезмәтләр күрсәтүгә бер үк (бер төрле) товарларга, эшләргә, хезмәтләргә базар бәяләре турындагы мәгълүматны, шул исәптән оештыручы-әзерләүчеләрнең бәяләре турындагы, шулай ук, җитештерүчеләрнең һәм тәэмин итүчеләрнең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларын да кертеп, массакүләм мәгълүмат чараларындагы һәм махсус әдәбияттагы мәгълүматны анализлаудан гыйбарәт булган, чагыштырма башар бәяләре (базарны анализлау) ысулы белән формалаштырылган чыгымнар;

З5 – Учреждениенең финанс булмаган активлары артуга китерә торган, төп чараларның, матди булмаган активларның, җитештерелмәгән активларның, матди запасларның бәяләре артуына киткән чыгымнарны үз эченә ала торган, Татарстан Республикасы норматив актлары һәм Учреждениенең локаль норматив актлары белән җайга салына торган чыгымнары.

8. Гариза бирелә торган айның беренче көненә Учреждение түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: 

Учреждениенең салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пеняларны, штрафларны түләү буенча үтәлмәгән йөкләмәсе булмаска тиеш;

Учреждениенең Татарстан Республикасы бюджетына кайтарылырга тиешле, түләү вакыты узган бурычлары, шул исәптән башка хокукый актлар нигезендә бирелгән субсидияләре, бюджет инвестицияләре юк, Учреждениене үзгәртеп кору яки бетерү, аварияле (гадәттән тыш) хәлне булдырмый калу, аварияле (гадәттән тыш) хәл барлыкка килгән очракта аның нәтиҗәләрен бетерү һәм торгызу эшләрен башкару, законлы көченә кергән суд актлары, башкару документлары буенча бурычларны каплау очракларыннан тыш, шулай ук федераль законнарда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларында билгеләнгән башка очраклардан тыш;

Учреждение әлеге Тәртипнең 3 пунктында күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан акча алмый. 

9. Субсидия бирү нәтиҗәсе булып, Учреждениенең әлеге Тәртипнең 1 нче кушымтасында билгеләнгән Ярдәмче программа нәтиҗәләре күрсәткечләренә (ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторларына) ирешүе тора.

10. Гамәлгә куючы субсидияне Учреждениенең Россия Федерациясе Үзәк банкы учреждениеләрендә ачылган исәп-хисап счетларына  килешүдә каралган субсидияне күчерү графигы нигезендә тулы күләмдә күчерә.

 

III. Хисаплылыкка карата таләпләр

 

11. Учреждение Гамәлгә куючыга хисаплылыкны түбәндәге чорларда тапшыра:

квартал саен, хисап кварталыннан соң килә торган өч эш көне узганчы, әлеге Тәртипнең 2 нче кушымтасы нигезендәге үрнәк буенча финанс яктан тәэмин итү чыганагы булып субсидия торган чыгымнарны гамәлгә ашыру турында хисап;

ай саен, хисап аеннан соң килә торган өч эш көне узганчы, раслый торган документларны тапшырып, әлеге Тәртинең 3 нче кушымтасы нигезендәге үрнәк буенча субсидия бирү нәтиҗәләренә ирешү турында хисап;

хисап елының соңгы аеның 25 көненнән соңга калмыйча, Ярдәмче программа чараларын гамәлгә ашыру турында белешмәләр тапшырып, Гамәлгә куючы раслаган үрнәк буенча килешүне үтәү турында хисап.

Тапшырыла торган хисаплылык һәм кушымта итеп бирелә торган доку-ментлар аңлаешлы итеп бастырылган булырга тиеш. Учреждение мөһере (булган очракта) белән беркетелгән һәм вәкаләтле затның имзасы белән таныкланган яисә Учреждение җитәкчесе тарафыннан үз кулы белән таныкланган төзәтүләрдән тыш, чистартулар һәм төзәтүләр рөхсәт ителми.

 

IV. Субсидия бирү максатлары, шартлары һәм тәртибе үтәлешенә                  контрольлекне һәм аларны бозган өчен җаваплылыкны                                                      гамәлгә ашыру тәртибе

 

12. Гамәлгә куючы һәм дәүләт финанс контроленең вәкаләтле органы Учреж-дениегә субсидия бирү максатларының һәм шартларының үтәлешен контрольдә тота.

13. Учреждение субсидия алу өчен яки субсидиядән файдалану турында төгәл булмаган белешмәләр һәм документлар тапшырган өчен, әлеге Тәртип нигезендә субсидия бирү шартларын һәм тәртибен бозган, шулай ук субсидияне тоту максатларын бозган, финанс белән тәэмин итү чыганагы булып субсидия торган чыгымнарны гамәлгә ашыру турында хисап һәм (яки) субсидияне бирү нәтиҗә-ләренә ирешү турында хисап тапшырмаган өчен, субсидияне максатчан кул-ланмаган, әлеге Тәртипнең 1 нче кушымтасында билгеләнгән нәтиҗәләр (ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторларына) күрсәткечләренә ирешмәгән өчен җаваплы була.

Учреждениене җаваплылык чараларын кулланудан азат итү өчен нигез булып Учреждение тарафыннан тиешле йөкләмәләр үтәлешенә комачаулый торган, җиңеп булмаслык шартларның барлыкка килүе турында документаль раслама тора.

14. Гамәлгә куючы һәм дәүләт финанс контроленең вәкаләтле органы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә Учреждениенең субсидия бирү вакытында билгеләнгән максатларны һәм шартларны үтәмәве ачыкланган очракта, субсидия Гамәлгә куючының тиешле таләбе Учреждение тарафыннан алынганнан соң 30 көн эчендә Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылырга тиеш.

Әлеге Тәртипнең 1 нче кушымтасында билгеләнгән субсидияне бирү нәти-җәләренә ирешмәгән очракта, субсидия Гамәлгә куючының тиешле таләбе алынган көннән алып, эш көннәрендә исәпләнә торган 30 көнлек чорда Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылырга тиеш.

15. Әлеге Тәртипнең 14 пунктында күрсәтелгән субсидияне кире кайтару чорын бозган очракта, Гамәлгә куючы әлеге чор узганнан соң, эш көннәрендә санала торган җиде көн эчендә әлеге акчаларны Россия Федерациясе законнары нигезендә мәҗбүри тәртиптә Татарстан Республикасы бюджетына түләттерү буенча чаралар күрә.

16. Агымдагы финанс елында кулланылмаган субсидия акчалары әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә билгеләнгән максатларга ирешү өчен Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылырга тиеш.

Гамәлгә куючы Учреждениенең финанс яктан тәэмин итү чыганагы булып агымдагы финанс елының 1 гыйнварына тотылмаган субсидиянең калган өлеше булып торган, үтәлмәгән йөкләмәләр булуы турындагы, субсидия бирү елыннан соңгы елның 20 эш көне эчендә җибәрелгән мөрәҗәгате (алга таба – Учреждениенең субсидиянең калган өлеше буенча мөрәҗәгате), шулай ук Учреждениенең әлеге йөкләмәләре (физик затларга түләүләр буенча йөкләмәләрдән тыш) булуын һәм аларның күләмен раслый торган документлар (документларның күчермәләре) нигезендә агымдагы финанс елында кулланылмаган субсидиянең калган өлешен әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә максатларга ирешү өчен юнәлдерү зарурлыгы булуы турында карар кабул итә.

Гамәлгә куючы агымдагы финанс елында кулланылмаган субсидиянең калган өлешен әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә максатларга ирешү өчен юнәлдерү зарурлыгы булуы турындагы карарны Учреждениенең субсидиянең калган өлеше буенча мөрәҗәгате алынган вакыттан башлап 5 эш көне эчендә кабул итә.

17. Гамәлгә куючының агымдагы финанс елында кулланылмаган субсидиянең калган өлешен әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә максатларга ирешү өчен юнәлдерү зарурлыгы булуы турындагы карары нигезендә субсидиянең калган өлеше әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә максатларга юнәлдерелгән чыгымнарны финанс яктан тәэмин итү өчен агымдагы елда файдаланылырга мөмкин.

18. Агымдагы финанс елында финанс яктан тәэмин итү чыганагы булып субсидия торган, Учреждение тарафыннан әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә билгеләнгән максатларга ирешү өчен элегрәк түләнгән түләүләрне кире кайтарудан акча күчкән очракта, Гамәлгә куючы Учреждениенең финанс яктан тәэмин итү чыганагы булып Учреждение тарафыннан элегрәк башкарылган түләүләрне кайта-рудан алынган акчалар торган үтәмәгән йөкләмәләр (физик затларга түләүләр буенча йөкләмәләрдән тыш) булуы турында субсидия бирелгән елдан соңгы елның 20 эш көне эчендә җибәрелгән мөрәҗәгате (алга таба – Учреждениенең элегрәк башкарылган түләүләрдән алынган акчалар буенча мөрәҗәгате), шулай ук Учреждениенең әлеге йөкләмәләре булуын һәм аларның күләмен раслый торган документлар (документларның күчермәләре) нигезендә әлеге Тәртипнең 3 пунк-тында билгеләнгән максатларга ирешү өчен Учреждение тарафыннан аларны файдалану турында карар кабул итә.

Гамәлгә куючы әлеге Тәртипнең 3 пунктында билгеләнгән максатларга ирешү өчен финанс яктан тәэмин итү чыганагы булып субсидия торган, Учреждение тарафыннан элегрәк башкарылган түләүләрне кире кайтарудан күчкән акчаларны агымдагы финанс елында файдалану турындагы карарны Учреждение элегрәк башкарылган түләүләрдән алынган акчалар буенча мөрәҗәгать иткән вакыттан башлап 5 эш көне эчендә кабул итә.

 

 

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном уч-реждениесенә Россия Федерациясе Бюд-жет кодексының  статьясының 1 пунк-тындагы икенче абзацы нигезендә «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икъ-тисады» дәүләт программасының «2015-2024 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитеште-рүчәнлеген арттыру» ярдәмче програм-масы чараларын 2022-2024 елларда гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибенә 1 нче кушымта

 

Нәтиҗәләрнең күрсәткечләре (ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторлары)

 

т/с

Нәтиҗәнең (ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторының) атамасы, үлчәү берәмлеге

Нәтиҗәнең (ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторының) күрсәткече 

2022

2023

2024

1

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына өйрәнгән предприятиеләр хезмәткәрләре һәм төбәк командалары вәкилләре саны, кеше,  арта бара торган нәтиҗәсендә

2625

3300

3971

2

Региональ идарәдә (Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге белән) хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына укыган предприятиеләр хезмәткәрләре саны, кеше, арта бара торган нәтиҗәсендә

1632

2292

2952

3

Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында катнашучы предприятиеләрнең, шулай ук башкарма хакимият органнарының укытылган хезмәткәрләре саны, кеше, арта бара торган нәтиҗәсендә

216

216

216

4

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына өйрәнгән төбәк командалары вәкилләре саны, кеше, арта бара торган нәтиҗәсендә

60

75

86

5

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен идарә итү күнекмәләре программасы буенча укытылган җитәкчеләр саны, мең кеше (арта бара торган нәтиҗәсендә)

0,209

0,219

0,24

6

Предприятиеләрнең региональ компетенцияләр үзәкләре эше белән канәгать булуы (төбәк үзәкләре эшеннән канәгать булган предприятиеләр өлеше), ким дигәндә, процент

70

80

80

7

Адреслы ярдәм алу аша илкүләм проектка җәлеп ителгән предприятиеләр саны, берәмлек, арта бара торган нәтиҗәсендә

161

205

249

8

Региональ идарәдә (ТР ТКҮ белән) илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыручы предприятиеләр саны, берәмлек, арта бара торган нәтиҗә белән, шул исәптән

94

138

182

88.1

Эшче төркемнәр төзегән предприятиеләр саны, берәмлек (арта баручы нәтиҗә)

94

138

182

88.2

Методик ярдәм күрсәтелә торган предприятиеләр саны, берәмлек, ким  дигәндә (арта баручы нәтиҗә)

94

138

182

8.3

Илкүләм проектта катнашучы, диагностика уздырылган предприятиеләр саны, берәмлек (арта баручы нәтиҗә)

94

138

182

9

Мәгълүматлаштырылган предприятиеләр саны, елына кимендә берәмлек

300

300

300

10

ppt.tatarstan.ru сайтына керүчеләр саны,

елына кимендә мең кеше

10

10

10

11

Үткәрелгән бәйгеләр саны, елына берәмлек

1

1

1

12

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программаларын эшләүдә ярдәм күрсәткән предприятиеләр өлеше, кергән мөрәҗәгатьләр проценты

100

100

100

                                                                 

 

 

 

 

                                                                Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының  статьясының 1 пунктындагы икенче абзацы нигезендә «2014-2024 елларга Татарстан Республикасының икъти-садый үсеше һәм инновацияле икъ-тисады» дәүләт программасының «2015-2024 елларга Татарстан Респуб-ликасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» ярдәмче программасы чараларын 2022-2024 елларда гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибенә 2 нче кушымта

 

Үрнәк

 

Финанс белән тәэмин итү чыганагы булып субсидия торган чыгымнарны гамәлгә ашыру турында  20___ елның «__» ______ булган торышында хисап

 

Учреждение исеме _______________________________________

Ешлыгы: квартал саен

Үлчәү берәмлеге: сум (икенче дистә билгесенә кадәр төгәллек белән)

 

 

Суммасы

хисап чорында

ел башыннан бирле, арта баручы нәтиҗә

1

2

3

Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия акчалары күчкән

 

 

Субсидия акчалары тотылган (касса чыгымнары)

 

 

Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылган

 

 

Хисап чоры ахырына субсидиянең калган өлеше

 

 

шул исәптән: кире кайтарылырга тиеш

 

 

Гамәлгә куючы

Учреждение

 

________________________/ФИА/

          Мөһер урыны

 

___________________________/ФИА/

            Мөһер урыны (булган очракта)

 

 

                                                                         Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының  статьясының 1 пунктындагы икенче абзацы нигезендә «2014-2024 елларга Татарстан Респуб-ликасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт прог-раммасының «2015-2024 елларга Татарс-тан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» ярдәмче программасы чараларын 2022-2024 елларда гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюдже-тыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибенә 3 нче кушымта

 

Үрнәк

 

20__ елның _____________ булган торышында субсидия бирү

нәтиҗәләренә ирешү турында хисап

 

Учреждение исеме _________________________________________

Ешлыгы: ай саен

 

Т/с

Нәтиҗә атамасы  

2022 елга план күрсәткече

Хисап датасына булган торышында ирешелгән нәтиҗә күрсәткече

Планны үтәү проценты

Тайпылу сәбәбе

1

2

3

4

5

6

 

 

 

 

 

 

 

Гамәлгә куючы

Учреждение

 

__________________________/ ФИА/

             Мөһер урыны

 

_____________________________/ ФИА/

             Мөһер урыны (булган очракта)

 

 
docx
Скачать текст
DOCX, 62.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International