Узган ялларда Менделеевскида урнашкан "Л.Я. Карпов ис. химия заводы" АҖ 150 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Завод үсешенә зур потенциалны данлыклы шәхесләр алып килә – Ушковлар сәүдәгәрләр династиясе, ә Дмитрий Менделеев инициативасы буенча җитештерү тармагында яңа цехлар ачыла һәм аның тарафыннан уйлап чыгарылган төтенсез дарының сынау партиясе җитештерелә. Завод директорлары исәбендә (1915-1917 еллар) Россиянең атаклы химик-технологы Лев Карпов та бар, ул республиканың химия сәнәгатен оештыручы. Завод һәрвакытта да кадрлар әзерләп чыгаручы урын буларак танылган була. Биредә югары уку йортларын тәмамлаганнан соң киләчәктә Киев политехника институты ректоры булачак Константин Дементьев, республиканың беренче прокуроры һәм КХТИның беренче ректоры Гыймаз Баһаветдинов, соңыннан КДУ ректорына әверелгән Михаил Нужин хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы елларында заводның барлык җитештерү эшчәнлеге хәрби чор ихтыяҗлары өчен буйсындырыла, заводта фронт өчен кирәкле 22 яңа төрле продукция чыгарыла.
Завод данын эшче династияләр дә тәшкил итә – Шәрифуллиннарның биш буын вәкилләре, Гайфетдиновлар, Һадиевлар, Хәмидуллиннар династияләре җыеп исәпләгәндә завод стажында биш мең елдан артык хезмәт итә.
Күп еллар дәвамында, барлык сынауларны узып, завод иң заманча Россия предприятиеләренең берсе – югары сыйфаты гарантияләнгән унике төрдәге химия продукциясе чыгаручы монополист булып кала бирә. Бүгенге көндә завод 7 якын һәм чит илгә продукция экспортлый. Завод продукциясе төрле тармакларда кулланыла: машина төзелешеннән һәм электр техникасы сәнәгатеннән башлап химик һәм фармацевтика сәнәгатендә дә.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев ассызыклап узганча, завод иң амбициоз бурычларны тормышка ашыра һәм вакытлар узу белән уйланган проектлар чынбарлыкка аша башлый, ә завод көндәшлеккә сәләтле продукция чыгара торган санлаштырылган предприятие үрнәгенә әвереләчәк.
Җомга көнне "Казан" гаилә үзәге территориясендә берничә дистә мең кеше җыйналды, биредә VI "Мин галәм сайлыйм!" авиация бәйрәме узды. Бәйрәм IX Халыкара АКТО тармак күргәзмәсе-2018 эше тәмамлануга һәм Россиянең Һава Флоты Көненә багышланды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларны һәм тармак ветераннарын сәламләү чыгышында болай дип билгеләде: "Әлеге бәйрәмнең төп максаты – авиатөзүче, авиация летчигы, авиаконструктор һөнәрләрен популярлаштыру. Бүген безнең илдә авиация тармагы өстенлекле булып тора".
Очкычлар программасы кече һәм авыр стратегик авиациянең һава судноларында пилотларның очышлар күрсәтүе, гадәттәгечә Ан-2 очкычларыннан парашютчыларның Россия, Татарстан флаглары белән сикерүе белән башланып китте.
Казансу акваториясе өстендә 800 метрга кадәрле биеклектә легендар хәрби машиналар: тавыш тизлегеннән югарырак оча торган стратегик бомбага тотучы-ракета йөртүче ТУ-160, турбиналы стратегик бомбага тотучы-ракета йөртүче ТУ-95 МС һәм еракка тавыш тизлегеннән югарырак оча торган ракета йөртүче-бомбага тотучы ТУ-22МЗ очышлар ясады. Казанның зәңгәр күк йөзендә түбәндәге вертолетлар демонстрацион очышлар күрсәтте: Ми-8, "Камов", "Ансат" һ.б. Тамашалы шоуны "РУСЬ" пилотаж төркеменең – иң югары халыкара дәрәҗәсендәге синхронлы пилотаж осталары командасының биш җиңел штурмлаучы ЛУ-39 "Альбатрос" очкычларындагы чыгышы дәвам итте.
Бәйрәмгә килгән яшь кунаклар авиация белгечлеге буенча һөнәри юнәлеш алу консультацияләрен алды, тармактагы уникаль осталар белән аралашты, балалар өчен авиамодель түгәрәк проектлары белән танышты, конкурсларда, фотосессияләрдә һәм Татарстан авиация предприятиеләренең мастер-классларында катнашу мөмкинлеген алды.
Очышлар һәм концерт программасы азагында байкерларның күрсәтмәле чыгышлары булды һәм бәйрәм салюты атты.
"Авиакосмос технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында 2018 елның 10 августыннан 11енә кадәр Граждани авиациядә һәм граждани авиатөзелештә стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай төркеменең VI утырышы булып узды.
Стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай төркеме Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүмат технологияләре министрлыгының уртак карары нигезендә 2015 елда оештырылды. Россия ягыннан төркемнең рәисе булып Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Антон Шалаев тора. КХР ягыннан төркемнең рәисе булып 2018 елның мартыннан башлап Чен Хонкин әфәнде – SAC (КХРның стандартлаштыру хакимияте) вице-җитәкчесе тора.
Эш төркеменең экспертлары булып Россия ягыннан түбәндәгеләр катнаша: "Н.Е.Жуковский ис. институт" ФТҮ" ФДБУ, Россия авиаҗитештерүчеләр берлеге, "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" АҖ, "Вертолеты России" АҖ, "ЦАГИ" ФДУП, "Новые гражданские технологии Сухого" ҖЧҖ. Үз чиратында Кытай төркеменә түбәндәге башкарма хакимият органнарының һәм оешмаларының вәкилләре керә: SAC, AQSIQ, CAPE, COMAC, AVIC.
VI утырыш барышында яклар Россия-Кытайның уртак перспективалы киң фюзеляжлы самолетын, шулай ук Россия һәм Кытайның уртак авыр транспорт вертолетын ясауны тәэмин итү өчен стандартларны уртак куллану мәсьәләләре хакында фикер алышты.
РФ Хөкүмәтенең "Авыл хуҗалыгы, төзелеш-юл һәм коммуналь техника, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланма сатып алуга бирелгән кредитлар буенча төшеп кала торган керемнәрне каплау өчен Россия кредит оешмаларына субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2018 елның 17 февралендәге 163 номерлы карары нигезендә махсус техника сатып алу кредитлары буенча актыккы кулланучыга бирелгән ташлама күләмендә Россия банкларына процентны каплау мөмкинлеге бирелә.
Кагыйдәләрдә банклар тарафыннан техника сатып алу өчен түбәндәге шартларда ташламалы кредитлар бирелгәндә субсидияләү күздә тотыла:
- кредит ставкасы 5% тирәсе тәшкил итә;
- кредитның срогы – 5 елга кадәр;
- бурычка алучы – теләсә нинди юридик зат, яисә шәхси эшкуар, яисә физик зат;
- техника әйләнешкә Россия Федерациясе территориясендә аны сату елыннан алда килгән елдан иртәрәк булмаган чорда кертелгән һәм элегрәк эксплуатацияләнмәгән;
- техника сатып алу өчен бирелгән кредитның тәэминаты булып сатып алына торган техниканың залогы тора.
2017 елның 5 декабрендәге 362-ФЗ номерлы Федераль законда әлеге чараны гамәлгә ашыру өчен быелгы елда 2 млрд сум каралган.
Программада катнашу өчен кулланучыга Россия Сәнәгать министрлыгы белән килешү төзелгән банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле техниканы сатып алу буенча ташламалы кредит шартнамәсе рәсмиләштерергә кирәк. Субсидия алу һәм документларны рәсмиләштерүгә бәйле барлык мәшәкатьләрне банк үз өстенә ала.
2018 елның июленә булган торышында "Махсуслаштырылган техникага ташламалы кредит программасы"нда катнашучы Россия банкларының исемлеге:
1. "Россия Саклык банкы" ГАҖ;
2. "БТВ" банкы ГАҖ;
3. "Центр-Инвест" коммерция банкы ГАҖ;
4. "Возрождение" банкы ГАҖ;
5. "Банк Уралсиб" ГАҖ;
6. "Севергазбанк" ГАҖ.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы электр энергиясе субъектларының инвестиция проектларын раслау буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты проектына бәйсез экспертиза уздыра башлау турында игълан итә.
Бәйсез экспертиза уздыра башлау датасы - 09 август, 2018 ел;
Бәйсез экспертизаны тәмамлау датасы - 29 август, 2018 ел.
Элемтәгә керү өчен документны эшләүче зат: Матвеева Диләрә Илдар кызы, D.Kashapova@tatar.ru, телефон (843) 210-05-23,
Тәкъдимнәр һәм кисәтүләр язмача рәвештә югарыда аталган даталарда кабул ителә.
Административ регламент проекты Министрлыкның рәсми сайтында “Инвестиция программалары проектлары” бүлегендә урнаштырылды: http://mpt.tatarstan.ru/rus/proekti-investitsionnih-programm.htm
Ачу тантанасында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, "Ростех" ДК фәнни-техник советы рәисе Юрий Коптев , Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, академик Борис Алёшин, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.
"Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар АКТО-2018" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә Татарстанның авиация сәнәгате өчен берничә әһәмиятле чара булды.
Ачылу тантанасы узу белән Татарстанның МВЕН компаниясе яңа "Мурена" күпмаксатлы дүрт урынлы самолетын күрсәтте. Самолет эзләтү бурычларын хәл итү, күзәтү, патрульләү, һава туризмы өчен идеаль туры килә, чакрым өчен ягулыкны бик аз сарыф итә, шулай ук кабинада өстәмә җайланмалар урнаштыру мөмкинлеге дә бар.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Россия федераль атом-төш үзәге – академик Е. И. Забабахин исемендәге техник физика буенча россиякүләм ФТИ директоры Михаил Железнов белән Хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды.
"Бу күргәзмәдә безнең катнашуыбыз Татарстан белән ышанычлы мөнәсәбәттә торуыбызны ассызыклый. 14 июльдә Татарстан Республикасы Президенты безгә Снежинскига, атом-төш үзәгенә килде. Без Рөстәм Нургалиевичка безнең коллективның мөмкинлекләрен максималь күрсәтергә тырыштык. Ул уртак хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләрне билгеләде", – диде Железнов.
Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съездын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ачып җибәрде. Үзенең сәламләү чыгышында ул авиатөзелештә санлы технологияләрне кертүнең һәм үстерүнең әһәмиятле булуына игътибар юнәлтте, Ту-160М стратегик бомбага тотучы очкычларны модернизацияле җитештерүне торгызу өчен кирәкле булган Горбунов исемендәге КАЗ модернизацияләү турында искә төшерде. ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп узганча, Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съездында Кытай, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, илнең төрле төбәкләре делегацияләре катнаша. Әлеге съездның турыдан-туры нәтиҗәләре "булачак инновацияләрнең нигезе булып торучы алдынгы идеяләрне тудыруга ярдәм итә".
8 август көнне, "АКТО-2018" халыкара тармак күргәзмәсен уздыру кысаларында Казанда "Ел авиатөзүчесе-2018" Россия конкурсында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы булды. Конкурска авиатөзелеш һәм авиакосмос өлкәсендәге 90 компаниядән 154 заяка тапшырылды. Катнашучыларның географиясе – Калининградтан башлап Владивостокка кадәр. Барлыгы 9 номинация белдерелде.
"Югары белем бирү йортлары арасында авиатөзелеш тармагының яңа буын белгечләрен әзерләгән өчен" номинациясендә Казан ш. Идел буе районының "35 нче лицей – Галактика мәгариф үзәге" МБМУ "Аэрокосмик белем бирү үзәге" өстәмә белем бирү бүлеге эше мисалында авиация тармагына башлангыч һөнәри юнәлеш бирү системасы" хезмәте өчен Дипломант дип танылды.
"Яңа технология булдырган өчен" номинациясендә "Титаннан эретеп ясалган әйберләрдән габаритлы детальләрне алга таба вакуумлы яндырып электр-нур ярдәмендә эретеп ябыштыруның югалган технологиясен торгызу" хезмәте өчен Казанның С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – "Туполев" ГАҖ филиалы дипломант булды.
Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!
8 август көнне Чистайда "Ак Кремль" сыра кайнату заводында яңа җитештерү куәтләре ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләтеп-көйләп җибәрү эшләренең тәмамлануын бәяләде. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан чарада министр урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
Гомуми мәйданы 153 мең кв. метрдан артык булган завод 2017 елның июнендә "Чистай" индустрия паркы мәйданчыгында төзелә башлый, ә инде 2018 елның июнендә беренче сыра кайнату эше гамәлгә ашырыла. Җайланманы заводка алманнарның "Krones AG" компаниясе – Германиядә шешәләргә салу, консервлау һәм пакет белән төргәкләү буенча җайланмаларны эшләү, әзерләү һәм урнаштыру буенча әйдәп баручы махсуслашкан компания китергән. Заводның җитештерү куәте – алга таба киңәйтү мөмкинлеге белән, елына 10 млн декалитр. Предприятиедә барлыгы 270 яңа эш урыны булдырылган.
Исегезгә төшерик, "Татспиртпром" АҖ "Krones AG" фирмасының алман җайланмасыннан коммерциячел файдалану буенча тулы хокукка ия булды, әлеге җайланма сыра кайнату заводына урнаштырылды. Моннан тыш, заводның үз продукциясен сертификатлау эше дә тәмамланды. Заводта җитештерелгән сыра таможня берлегеннән сертификат алды һәм инде "БДАМС" системасына тоташтырылды. Шул рәвешле, инде бүгеннән үк Татарстанның сәүдә челтәрләренә продукция җиткерелә башлады.
Проектның бәясе 5,6 млрд сум исәпләнә, шуның 76,4%ы – "Саклык банкы" ГАҖ финанс чаралары, калганнары – компаниянең үз акчасы. Кредит суммасы 4,2 млрд сум тәшкил итә. Исегезгә төшерик, "Татспиртпром" АҖ һәм Саклык банкының "Татарстан Банкы" ГАҖ арасында кредит шартнамәсе 2018 елның мартында имзаланды.
Бүген Татарстанга булган эш визиты кысаларында төрек делегациясе ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булды. Очрашуны Альберт Кәримов Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Төркиядә ТРның тулы хокуклы вәкиле урынбасары Альберт Ялышев белән берлектә уздырды.
Татарстан-төрек хезмәттәшлеге Татарстан Республикасының тышкы икътисад эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, нефть химиясе, энергетика һәм башка өлкәләрдә уңышлы үсеш ала. Татарстан Республикасының Төрек Республикасы белән үзара хезмәттәшлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып, шулай ук, җиңел сәнәгать белән хезмәттәшлек итү дә тора.
2017 елда Татарстан Республикасы белән Төрек Республикасы арасындагы тышкы сәүдә әйләнешенең күләме АКШ доллары белән 303,9 млн тәшкил итте (2018 елның 1 кварталы өчен – АКШ доллары белән 73,5 млн.).
"Хезмәттәшлекне үстерүгә булган даими мәнфәгать безнең республика предприятиеләрен күрсәтә. Бу хәл рәсми һәм бизнес визитларның даими гамәлгә ашырылуы белән раслана. Сезнең визит инде булган элемтәләрнең үсеш потенциалын күрсәтә. Ассызыклап үтәргә телим, Татарстан һәрвакыт яңа проектлар өчен ачык, без аларны тормышка ашырганда үз партнерларыбызга ярдәм күрсәтергә әзер", – диде министр.
"Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар" дигән иң зур халыкара махсуслаштырылган күргәзмә бүген кунаклар өчен үзенең ишекләрен ачып җибәрде һәм 10 августка кадәр эшен дәвам итәчәк.
Атаклы авиаконструктор А.Н.Туполевның 130 еллык туган көненә багышланган халыкара катнашулы "Россия авиакосмос тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җайланмалары" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе күргәзмәнең иртәнге эш программасын ачып җибәрде.
Конференция эшендә һәм тематик секцияләрдә 250дән артык делегат катнашты. Алар арасында Россиядән һәм чит илләрдән авиакосмик технологияләр һәм җайланмалар өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, зур галимнәр, аспирантлар һәм югары белем бирү йортлары студентлары.
"Фәнни-гамәли конференцияләрне уздыру – авиатөзелеш өлкәсендә позитив үзгәрешләр өчен әһәмиятле адым. Татарстан Республикасында уздырыла торган конференция җитештерү, конструкторлык һәм фәнни-тикшеренү потенциалын үстерүгә, фәнни тикшеренүләр күләмен арттыруга, булдырыла торган яңа технологияләр санын күбәйтүгә һәм аларны гамәлгә кертү вакытын тизләтүгә, авиатехниканы проектлау һәм җитештерү буенча булдырыла торган яңа технологияләрне кертүгә ярдәм итүгә багышланган", – дип билгеләде үзенең сәламләү чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев.
АКТО күргәзмәсе шундый ук ешлыкта үткәрелә торган МАКС халыкара аэрокосмик күргәзмәләре арасында, ике елга бер уздырыла. Ләкин МАКСтан аермалы буларак, АКТО аэрокосмик һәм авиатөзелеш индустриясе эшчәнлегендәге җитештерү һәм технологик аспектларга багышланган. Быел АКТО Россиядәге авиатөзелеш сәнәгатен санлаштыру шигаре астында уза һәм тармактагы предприятиеләрнең хәзерге технологик җай 4.0 шартларында эшләвенә багышлана.
Иртәгә, 09 августта, АКТО-2018 күргәзмәсе рәсми рәвештә ачылачак, Россия Авиатөзүчеләр берлегенең IV съезд утырышы булачак һәм Татарстан Хөкүмәте, югары белем бирү йортлары һәм Россиянең Фәнни-техник үзәкләре арасында Килешүләр имзаланачак.