Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцын рәислегендә ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм МедиаТЭК 2020 конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланган Бөтенроссия чарасын оештыру буенча Россия төбәкләре белән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында Бөтенроссия чарасына әзерлек барышы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Бөтенроссия чарасы 2020 елның 23 декабрендә, Россиянең ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге буенча 2020 елга йомгак ясауга һәм энергетика тармагы эшен яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләүгә багышланачак. Чараның онлайн трансляциясе «Россия сегодня» МА мәгълүмат агентлыгы сайтында үткәреләчәк.
Программада шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының VI Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне, «МедиаТЭК» төбәк администрацияләре һәм ТЭК компанияләре матбугат хезмәтләрен һәм Россиянең ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеген яктыртуда катнашучы журналистларны бүләкләү булачак.
Матбугат конференциясендә катнашучыларга сорауларны электрон формадан файдаланып җибәрергә мөмкин, ул http://pressmia.ru/pressclub сайтында Бөтенроссия чарасы битендә 15 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр урнаштырылачак.
POZIS компаниясенең 75 артык хезмәткәре («НПК «Техмаш» АҖ идарәче оешмасы – Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе контурына керә) традицион донор акциясендә катнашкан.
Донор көннәрен предприятие 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге белгечләре (РҮК) белән бергә уздыра. Шушы елларда завод коллективы хәйрия акциясендә актив катнаша.
POZIS хезмәткәрләре, эштән китмичә, донор була алган: предприятие территориясендә кан алу үзәк сәламәтлек саклау пункты базасында башкарылган. Завод хезмәткәрләре ярдәме белән кан банкы 34 литрдан артык кан белән тулыландырылган.
Донорлар арасында чиктән тыш ашыгыч хәлләрдә табуы авыр булган тискәре резус-факторлы 3 кеше дә табылган.
Чара Россия машина төзүчеләр берлеге эгидасы белән узган, ул канның массакүләм ирекле донорлыгын үстерү программасын хуплаучы булып тора.
8 декабрьдә Казан дәүләт энергетика университетында Татарстанда беренче «Кайнау ноктасы» ачылган.
«Кайнау ноктасы» проект офислары челтәре – ул Стратегик инициативалар агентлыгының илкүләм технологик инициативаның төп бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән федераль проекты. Әлеге киңлекләр галимнәр, бизнесменнар һәм технологик эшкуарлар, дәүләт хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар һәм һөнәри берләшмәләр әгъзалары һәм студентлар өчен билгеләнгән.
Казанда проект узган елның маенда – IT-паркта старт алган. Ә хәзер КДЭУда Татарстанда беренче университет «Кайнау ноктасы» эшли башлаган. Тантаналы ачылыш 8 декабрьдә гибрид форматта – онлайн-катнашучылар катнашында узды.
Россия Федерациясе Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле, СИАның «Яшь профессионаллар» юнәлеше директоры Дмитрий Песков бу чарага онлайн-форматта кушылды. Ул Татарстанда беренче университет «Кайнау ноктасы»ның нәкъ менә КДЭУда ачылуын уңай бәяләде.
КДЭУның «Кайнау ноктасы» лидеры-кураторы, югары уку йортының үсеш һәм тышкы багланышлар департаменты директоры Эмиль Шәмсетдинов университет «Кайнау ноктасы»ның көн тәртибенә берничә стратегик юнәлеш – төбәкләр үсеше, илкүләм технологик инициатива, яшь профессионаллар, икътисад һәм эшкуарлык, талантлар һәм киләчәк мәгарифе керә, дип билгеләп үтте.
Чарада катнашучыларны шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев та сәламләде.
Любовь Кириенко һәм Эмиль Шәмсетдинов, чарада катнашучыларның алкышлары астында, якларның алга таба хезмәттәшлеге белән, университет «Кайнау ноктасы»н ачу турында рәсми килешүгә кул куйды.
Чарада катнашучылар эшлекле программа кысаларында эшне дәвам иттеләр. Эмиль Шәмсетдинов «Циркуляр икътисад – территорияләрнең тотрыклы үсеше проблемасына яңача якын килү» пленар дискуссиясенең модераторы булды.
9 декабрьдә Мәскәүдә «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумы узачак. Форумны «Россия экспорт үзәге» АҖ оештыра. 2020 елда форумның төп темасы: «Яңа унъеллык чакырулары».
Форум 2012 елдан бирле үткәрелә һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында экспорттагы көн тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алышуда төп мәйданчык статусына ия булды.
Быел форум онлайн режимда узачак. Төп спикерлар реаль вакыт режимында ВКС буенча, шул исәптән Стратегик инициативалар агентлыгының, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм ТЭҮ чит ил вәкиллекләренең «Кайнау нокталарыннан» тоташтырылачак.
Форумның эш программасына 6 тематик түгәрәк өстәл, пленар сессия һәм Халыкара кооперация һәм экспорт өлкәсендә «Ел экспортеры» бөтенроссия премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кертелгән.
Форум кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук Россия һәм халыкара экспертлары белән экспортерларның актуаль проблемалары буенча фикер алышу булачак. Форумда катнашучыларга экспорт эшчәнлеген үстерү өчен яңа бизнес-чишелешләр, шулай ук «Бер тәрәзә» мәгълүмат системасы тәкъдим ителәчәк. Форум мәйданчыгында экспорт эшчәнлеген оештыру һәм чит илләрдә потенциаль сатып алучыларны эзләү буенча мастер-класслар оештырылачак.
Форумда Россия һәм чит ил компанияләре җитәкчеләре, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, Россия банклары, экспортка ярдәм итүнең төбәк үзәкләре, профильле ассоциацияләр һәм берләшмәләр, эшлекле ММЧ һәм әйдәп баручы экспертлар катнашачак.
Утырышларның турыдан-туры трансляциясен Форумның рәсми сайтында карарга була: forum.exportcenter.ru.
Узган атнада уртак киңәшмә кысаларында «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесе җитәкчелеге һәм Үзбәкстан Республикасы Дәүләт комитеты вәкилләре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган.
Үзбәкстан Республикасының «КГКПЗ» ФКП һәм Үзбәкстан Республикасының Дәүләт оборона министрлыгы арасында 2021 елда Үзбәкстан Республикасына пироксилин дары әзерләү һәм китерү, шулай ук Үзбәкстан Республикасы территориясендә пироксилин дары җитештерүне лицензияләү буенча стратегик партнерлык мәсьәләләре фикер алышуның төп темасы булган.
Утырыш нәтиҗәләре буенча уртак киңәшмә беркетмәсенә кул куелган, анда яклар киләчәктә хәрби-техник хезмәттәшлекне үстерү, яңа инициативаларны һәм ике яклы партнерлык юнәлешләрен эшләүдә икеяклы мәнфәгать булуын раслаган.
POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе – «Техмаш» ФҖК» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) суыту приборлары өчен эчке шкафлар җитештерү буенча вакуум формовкасының яңа автомат линиясен монтажлауга керешкән. Яңа җиһазлар югары технологияле продукция җитештерү күләмен арттырырга һәм чыгымнарны 15% киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Яңа линия автомат рәвештә эшли торган линия станцияләре системасыннан тора. Өстенлеге – лазер белән кисүнең инновацияле җайланмасын куллану, шуның нәтиҗәсендә автомат линиянең мөмкинлекләр диапазоны арта. Моннан тыш, линияне эшләтеп җибәрү яңа модельләр, шул исәптән «акыллы» көнкүреш техникасы җитештерү вакытында предприятиенең мөмкинлекләрен шактый киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. «Акыллы» суыткычның перспектив моделе компания белгечләре тарафыннан сыналган инде. Яңа үрнәктәге тест үтү соңгы стадиягә чыккан.
«Яңа куәтләрне гамәлгә кертү һәм суыткыч һәм медицина техникасының модельләрен яңарту нәтиҗәсендә без югары технологияле һәм экспорт юнәлешле гражданнар продукциясе җитештерүне арттырырга һәм 2025 елга елына 600 мең суыткыч приборы чыгарып, җитештерү егәрлекләре үсешен 40% җиткерергә планлаштырабыз. Завод 60 елдан артык югары сыйфатлы суыткыч техникасы җитештерә. Инде бүген үк җитештерүнең гомуми күләмендә диверсификация өлеше 50% ка якынлаша», - дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.
POZIS көнкүреш суыткыч техникасын һәм медицина суыткыч җиһазларын җитештерүне үстерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында заманча югары технологияле комплексларны актив кулланышка кертә, аның бәясе якынча 2 млрд.сум тәшкил итә. Әлеге проект Сәнәгатьне үстерү фонды һәм Ростех дәүләт корпорациясенең терәк банкы – Новикомбанк белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла. 2018 елда ФРП 750 млн. сум күләмендә ташламалы займ биргән, Новикомбанк инвестиция кредиты биргән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Киров өлкәсе сәнәгать сәясәте министры Андрей Перескоков белән очрашты.
Киров өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визитының максаты – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге эшчәнлеген оештыруда тупланган тәҗрибә алу, шулай ук «Процесслар фабрикасы» укыту мәйданчыгын бәяләү.
– Без «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектына 2021 ел башында керешергә ниятлибез, һәм безнең өчен аны төбәкләрдә, аерым алганда, 2017 елдан башлап проектны гамәлгә ашыручы Татарстан тәҗрибәсе мөһим. Татарстан Республикасы – безнең белән ике арада җылы дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырылган төбәкләрнең берсе. Шунысы куанычлы, безнең предприятиеләр арасында да уңай динамика күзәтелә. Киләчәктә безнең төбәкләр сәнәгате үсәчәк дип өметләнәбез», – диде Андрей Перескоков үзенең сәламләү сүзе барышында.
– Хезмәт җитештерүчәнлеге көндәшлеккә сәләтле булу өчен мөһим шарт булып тора. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру җитәкчеләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларыннан – компетенция үзәкләре экспертлары эшеннән, укыту программаларыннан, финанс инструментларыннан файдалану мөмкинлеге бирә. Безнең бурыч – предприятиеләргә алар мәйданчыклары мисалында җитештерүчәнлекне финанс кертемнәреннән башка да арттыру мөмкинлеген күрсәтү, дип өстәде Альберт Кәримов Киров өлкәсе сәнәгать сәясәте министрлыгы башлыгы белән очрашу барышында.
2020 елның 2 декабрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан «Нефть тармагында тармакара багланышларга яңа карашлар: Табу. Сервис. Машина төзелеше. Финанслар» дигән түгәрәк өстәл уздырылды. Чараны оештыручылар – Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге һәм «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ (Әлмәт).
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Россия Энергетика министрлыгының Нефть һәм газ эшкәртү департаменты директоры Антон Рубцов чыгыш ясады.
Бизнес-форум тематикасына, гомумән алганда, һәм түгәрәк өстәл тематикасына югары кызыксыну нәтиҗәсендә дискуссиягә Россиянең 15 шәһәреннән 67 оешманы тәкъдим итүче 100 артык катнашучы җәлеп ителгән иде. Алар – федераль һәм региональ хакимият органнары, фәнни даирә вәкилләре, Россиянең алдынгы нефть-газ химиясе компанияләре, тармак ассоциацияләре җитәкчеләре һәм белгечләре.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар нефть-газ тармагында тармакара хезмәттәшлекнең төп проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр турында актив фикер алышты:
Шулай ук, нефть сервисы һәм кече нефть компанияләренең банкротлыкка чыгу куркынычын киметү ысулы буларак, SPV-компанияләрне булдыру; Россия нефть компанияләренең үз сервисларын үстерү; тәмамланмаган скважиналар фондын формалаштыру; заказчыларның геологик разведка һәм нефть сервисы технологияләренә карата таләпләрен арттыру һәм стандартлаштыру; скважина эчендәге эшләрне мәгълүмати һәм инженер-техник тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Җиденче тапкыр Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында «Без энергонәтиҗәлелек сайлыйбыз» дигән Республика яшьләр инициативалары конкурсы үткәрелде.
Конкурс энергонәтиҗәлелек һәм энергияне саклау өлкәсендә фәнни-техник һәм инновацияле эшчәнлекне активлаштыру, югары сыйныф укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында фәнни-техник һәм инновацияле эшләнмәләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә икътисадый һәм норматив-хокукый алгарышны үстерүгә юнәлдерелгән.
Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ, «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ.
«Энергонәтиҗәле кеше – энергонәтиҗәле җәмгыять» номинациясендә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ студенты Антон Мухин җиңүче булган. Конкурска ул «Татарстан Республикасы Балтач районында энергияне сак тотуны пропагандалау һәм популярлаштыру» дигән темага эш тәкъдим иткән. «Энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту буенча иң яхшы инженер-техник чишелеш» номинациясендә «Югары вольтлы челтәрләр торышын мониторинглауның җепселле оптик системалары» темасына эш белән Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ аспиранты Роберт Гобәйдуллин җиңгән. Казан дәүләт энергетика университеты студенты Александр Ельченковның «Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә белем бирүнең нәтиҗәле коралы буларак «Еnergy Skills Camp» профильле лагере» энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы оештыру һәм мәгълүмат чаралары» номинациясендә җиңүче булган. «Ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту буенча иң оригиналь идея» номинациясендә махсус бүләк Казан дәүләт энергетика университеты аспиранты Рита Ротачның «Казан ҖЭҮ-1 үрнәгендә парлы винт машинасын керткәндә ҖЭҮ эшенең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына ясалган эше өчен бирелде. Барлык җиңүчеләр дә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Имин булмаган хәл аркасында традицион форматтагы ТЭФ форумы 2021 елга күчерелгән, бүгенге вәзгыятькә карамыйча, конкурс булды һәм «Без энергонәтиҗәлелек сайлыйбыз» яшьләр инициативалары конкурсында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Миңнебаев Марат Фәйзрахман улы котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.
Быел конкурска 48 конкурс эше тапшырылган иде. Барлык эшләр дә конкурс экспертлары тарафыннан иң югары дәрәҗәдә бәяләнде һәм җиңүчеләр билгеләнде.
Онлайн-витрина – алыштыргысыз сату коралы һәм хәзерге вакытта артык зур тизлек белән үсеш ала торган интернет-технологияләр ярдәмендә автомобиль сайлауда ярдәм итә. Ford витринасы Ford Transit автомобильләрен онлайн-броньлау сервисыннан гыйбарәт, анда аларның Россия территориясендә рәсми дилер үзәкләрендә булу-булмавы һәм бәясе турында актуаль мәгълүмат күрсәтелгән.
Теләсә нинди автомобильне, хәзерге вакытта дилер үзәкләрендә генә түгел, сату урынына килә торган юлда булган автомобильне дә броньлау мөмкинлеге бар.
Онлайн-витрина 4 бүлектән тора, алар коммерция линейкасында тәкъдим ителгән Ford Transit төрләре: тоташ металл фургонлы, пассажирлар ташу өчен, шасси базасындагы автомобильләр һәм махсус билгеләнештәге автомобильләр.
Һәр бүлектәге уңайлы фильтр сатып алу планлаштырыла торган шәһәрне, автомобильнең модификациясен, аның комплектациясен, двигатель һәм привод төрен, өстәмә опцияләрне, шулай ук теләгән төсен сайларга ярдәм итәчәк. Шулай ук, критерийлар буенча сайланган автомобильне бәясе буенча да аралап алу мөмкинлеге бар. Программа, шулай ук, гамәлдәге тәкъдимәрдән аласы файданы исәпкә алып, автомобиль бәясен күрсәтәчәк.