ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2019 ел
шимбә

2019 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау булды. Министрлык исеменнән ветераннарны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев котлады. Ветераннарга бүләк сертификатлары һәм котлау открыткалары, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара бәйрәм табыны һәм ветераннар өчен концерт программасы белән тәмамланды.


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15-16 май көннәрендә Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Төркия Республикасына визиты узды. Президентны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озата йөрде.

Визит кысаларында делегация Бурса һәм Стамбул шәһәрләрендә булды, анда Төркия провинцияләре җитәкчелеге һәм җирле бизнес вәкилләре белән очрашулар уздырылды, шулай ук кайбер предприятиеләр карап чыгылды.

15 майда ТР Президенты делегациясе провинция губернаторы Якуп Җанбулат белән очрашу өчен Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасына килде. Очрашуда Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Татарстан делегациясе визитының чираттагы этабы Бурсаның оешкан сәнәгать зонасын караудан гыйбарәт булды. Делегация металл эшкәртү өчен югары технологияле станоклар җитештерү буенча "Дурмазлар макина" компаниясенең өч предприятиесендә, штампланган кузов детальләрен җитештерү буенча "Сарыгезоглу" заводында һәм полиэстерлы җепләр җитештерелә торган "Кортекс" заводында булды.

16 майда Татарстан кунаклары TTAF Төркия компаниясе вәкилләре (электр разъемнары һәм кушылмалар җитештерүчеләр) һәм Гебзе (GOSB) махсус сәнәгать зонасы җитәкчелеге белән очрашты.

Аннары делегация Төркиянең сәүдә министры Рухсар Пекҗан ханым белән очрашты, шулай ук "Татарстан-Төркия" эшлекле бизнес-форумында булды. Форум азагында Төркия һәм Татарстан компанияләре арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды.

Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы һәм Төркия сәүдә палаталары һәм биржалары берлеге арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумны имзалау Төркия Республикасына булган визитның мөһим вакыйгасына әверелде.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

WorldSkills Russia 2019 VII Илкүләм чемпионаты финалында катнашучыларга көч биреп тору өчен Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов килде. Очрашу "Регина" шәһәр яны кунакханәсе территориясендә узды.

Алмаз Хөсәенов конкурста катнашучыларны борчыган барлык сорауларга җавап бирде, шулай ук чемпионатта катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм җиңүчеләрне финалга чыгулары белән котлады.

"Сез үзегезне ярымфиналларда лаеклы күрсәттегез һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирештегез. Сезне илкүләм чемпионат финалына чыгугыз белән котларга телим – бу инде җиңү! Ярышларда катнашу нәтиҗәсендә сез һөнәрләрегез турында күп кенә яңалык белдегез, яңа күнекмәләр алдыгыз, мөмкинлекләрегезне, талантыгызны күрсәттегез һәм бәяләп бетергесез ярыш тәҗрибәсе тупладыгыз, дип ышанам."

"WorldSkills чемпионаты – югары дәрәҗәле осталар өчен генә түгел, сайлаган һөнәрендә беренче адым ясаучылар  өчен дә аралашу урыны. WorldSkills хәрәкәте мәйданчыкларны җиһазлау, конкурсантларны һәм тренерлар составын әзерләү өлкәсендә зур ярдәм күрсәтә торган эре сәнәгать компанияләре белән колачланган, моның өчен аларга аерым рәхмәт", – дип билгеләп үтте Алмаз Хөсәенов.

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Карелия Республикасыннан делегация килде. Делегация белән очрашуны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер үткәрде.

Карелиядән сәламләү сүзе белән Карелия Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Родионов чыгыш ясады.

Очрашуда Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый потенциалы күрсәтелде, шулай ук Татарстан белән Карелиянең үзара хезмәттәшлеге турындагы мәсьәләләр каралды.

2019 елның 14 маенда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә "Ел инженеры" республика конкурсын оештыру комитетының беренче утырышы узды.

Утырышта конкурсны оештыручылар, "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге", Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе һәм Казанның әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Катнашучылар бәйгене әзерләү һәм үткәрүгә кагылышлы төп моментлар турында фикер алышты.

"Ел инженеры" массакүләм аңда инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм төбәк икътисадының база тармакларындагы төп предприятиеләрне квалификацияле персонал белән тәэмин итү максатларында үткәрелә.

Конкурсны ике этапта үткәрү планлаштырыла – читтән торып катнашу, анда бирелгән гаризалар сайлап алыначак, һәм ике көнлек күчмә семинар рәвешендә турыдан-туры этап. Конкурста катнашучылар өч категориягә бүленә – студентлар, 35 яшькә кадәрге инженерлар һәм 35 яшьтән өлкәнрәк инженерлар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча лауреатларны тантаналы шартларда бүләкләү планлаштырыла.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасына Беларусь Республикасы сәнәгать министры Павел Утюпин килде. Әлеге визит кысаларында Павел Утюпин Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер белән берлектә "Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе" АҖ һәм "МТЗ-Татарстан сәүдә-җитештерү компаниясе" ҖЧҖ җитештерү мәйданчыкларында булды.

13-15 майда республика башлыгы Артур Парфенчиков җитәкчелегендә Карелия делегациясенең Татарстан Республикасына визиты уза.

Визит кысаларында берничә чара планлаштырылган: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, ТР Инвестицияле үсеш агентлыгына, югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк" технопаркына, "Эйдос-медицина" һәм "Эйдос-робототехника" үзәгенә, "Химград" технополисына, шулай ук 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә һәм Казан (Идел буе) федераль университетына бару.

Делегация әгъзалары өчен авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, туризм, төзелеш, эшкуарлык һәм муниципаль хезмәттәшлек юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклашу максатларында аерым программалар әзерләнде.


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Сезне Җиңү көне белән котлый! Бу бөек бәйрәмнең батырлыгы һәм каһарманлыгы беркайчан да онытылмасын иде. Җиңү рухы йөрәкләрне рухландырсын һәм алга — яңа үрләргә, уңышларга һәм казанышларга илтсен. Бөтен дөнья һәрвакыт тыныч яшәсен, сугышлар турында бары тик бу изге бәйрәмне генә искә төшерсен.

"Вертолеты России" холдингының Казан вертолет заводында ("Ростех" дәүләт корпорациясенә керә) 8 май көнне "Ул бөек елларга баш иябез" дигән тантаналы митинг һәм ел саен уздырыла торган "Үлемсез полк" хәрәкәте булды. 

Бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, шулай ук Идел буе балалар йорты балалары һәм Казанның 8 нче гимназиясендә һәм 54 нче мәктәбендә укучылар чакырылган иде.

Тантаналы чарада хәрби-патриотик шигырьләр укылды һәм үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Тантанада катнашучылар Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәм аларның батырлыклары турында хикәяләр тыңлады. 

Җиңү көне алдыннан КВЗның ветераннар белән эшләү буенча вәкаләтле вәкилләре аларның өйләренә барды, бүләкләр һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

"Вертолеты России" холдингы "Казан вертолет заводы" ГАҖ материаллары буенча


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Кытай Халык Республикасының Харбин шәһәрендә Татарстан Республикасы алдынгы төркеменең эш сәфәрендә катнашты. Сәфәр 6 майдан 8 майга кадәр дәвам итте һәм Татарстан Президентының 2019 елның 17 июнендә КХР булачак визиты уңаеннан ясалды.

Эш визиты кысаларында ул 15-19 июньдә "Кытай-Россия төбәк хезмәттәшлеге: мөмкинлекләр, потенциал һәм киләчәк" шигаре белән узачак VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 каршындагы Форумны уздыру урыны карап чыгылды.

Делегация шулай ук Харбин шәһәренең татар мәчетендә дә булды. Хәзерге вакытта мәчет ремонт хәлендә, ә аны ачу ТР Президентының июнь аендагы визиты кысаларында планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International