Бүген "Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институты" ФДУП базасында (ВИАМ) (Мәскәү ш.) "Перспектив авиация һәм космик техника эшләнмәләре өчен яңа буын материаллары һәм технологияләре" дигән IV Бөтенроссия фәнни-техник конференциясе узды.
Конференциядә авиация, космос һәм сәнәгатьнең башка тармакларындагы 115 оешмадан 250дән артык белгеч катнашты.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады:
"Озак еллар дәвамында ВИАМ Татарстан Республикасының фәнни оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә һәм гадәти булмаган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтә, дип ассызыкларга шатмын", – диде Альберт Кәримов.
Аерым алганда, министр "КНИАТ" АҖ һәм ВИАМ арасында аддитив технологияләр, гальванопластика һәм лазерлы эретеп ябыштыру өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлекне билгеләп үтте.
"Безнең өчен бу конференциядә катнашу мөһим вакыйга булып тора, чөнки республика – индустриаль яктан алга киткән төбәк. Татарстанда Ту семьялыгына караган самолетлар, төрле модификациядәге вертолетлар чыгарылуын исәпкә алып, пилотсыз авиация үсеше бара, безнең өчен материал белеме өлкәсендәге соңгы тенденцияләр турында хәбәрдар булу мөһим", – дип ассызыклады Альберт Кәримов.
Министр конференциядә катнашучыларга кызыклы һәм нәтиҗәле эш теләде.
Чара МАКС-2019 халыкара авиация-космик салоны кысаларында үткәрелә. Конференциядә катнашучылар композицион материалларны (шул исәптән интеллектуаль), конструкцион материалларны эретеп ябыштыру һәм пайкалау технологияләре, хилафлык китерми торган контрольлек алымнары, аддитив технологияләрне үстерү һ.б. кебек тематик юнәлешләр буенча докладлар белән чыгыш ясады.
Фото viam.ru сайтыннан бирелде
Хөрмәтле республиканың тау сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Шахтерлар көне белән котлыйм!
Сәнәгатьнең база секторы буларак тау эшен формалаштыру чоры берничә йөз еллар элек башлана. Бу вакыт эчендә тармак көчле үсеш импульсларын сынады. Хәзерге вакытта нефть чыгару процессын куркынычсыз итүгә һәм камилләштерүгә зур игътибар бирелә: заманча җиһазлар киң кулланыла, прогрессив технологияләр кертелә. Әмма теләсә кайсы вакытта бер нәрсә үзгәрешсез кала бирә – ул да булса таучыларның фидакарь хезмәте.
Төзелеш материаллары – төзелеш гипсы һәм гипслы коры катнашмалар җитештерүче предприятиеләрне өзлексез рәвештә стратегик чимал белән тәэмин итү республикада тау хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелегенә бәйле.
Сезнең осталык, җаваплылык һәм яраткан эшегезгә тугры булуыгыз тирән ихтирамга лаек!
Тармакның барлык хезмәткәрләрен чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, оптимизм, иминлек телим, һәрчак нык сәламәт булыгыз!
Министр, Альберт Кәримов
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында урта һәм кече тоннажлы химияне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырышта министр урынбасары Алексей Савельчев, ТАИФ, Татнефть, Казаноргсинтез, Татнефтехиминвест-холдинг предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Утырыш барышында "Миррико" ДК бизнес берәмлеге директоры Марат Ильязов һәм КФУ Фармацевтика фәнни-белем бирү үзәге директоры Юрий Штырлин нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, шулай ук фармацевтика предприятиеләре өчен кече тоннажлы химия җитештерү буенча проектларны тәкъдим итте.
Фикер алышу барышында утырышта катнашучылар әлеге проектларны гамәлгә ашыру кирәклеге хакында билгеләде, алар импортны киметүгә һәм химик продукциянең эчке производствосы үсешенә ярдәм итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасына Исикава (Япония) префектурасы делегациясе килде. Визит WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашу кысаларында уза.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында делегацияне министр урынбасары Герман Лернер каршы алды. Ул Татарстан Республикасының Япония белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуы хакында билгеләп үтте һәм алдагы ярышларда дәүләт вәкилләренә уңышлар теләде (Япониядән 48 конкурсант 42 компетенция буенча катнаша).
Делегация составында – Исикава префектурасының планлаштыру һәм үсеш департаменты генераль директоры Такаёси Като, Исикава тикшеренүләр үзәге директоры Такаши Охара, Япониянең JETRO тышкы сәүдәне үстерү оешмасы вәкилләре һәм башкалар.
Япония делегациясе әгъзалары очрашуда катнашучылар өчен презентация үткәрде, анда үз префектурасының үзенчәлекләре – истәлекле урыннар, табигать, һөнәрчелек сәнгате һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләде. Мәсәлән, "кага" япон кухнясы ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас объектлары составына керә.
Префектура делегациясе шулай ук үзе җитештергән продукцияне дә үзе белән алып килгән иде һәм чарада катнашучыларга күрсәтте.
Татарстаннан очрашуда Татарстан Республикасының Япониядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Тамерлан Абдикеев, шулай ук "Татспиртпром" АҖ һәм "Бәхетле" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Япония делегациясе визитының киң программасы ТР Инвестицияле үсеш агентлыгына барудан гыйбарәт, анда катнашучыларга республиканың, Казан (Идел буе) федераль университетының сәүдә-икътисадый потенциалын һәм WorldSkills һәм Future Skills ярышлары зонасын тәкъдир иттеләр.
22 августта Татарстан Республикасына Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев килде. Аның делегациясе составында – Ростов өлкәсенең икътисадый үсеш министры, Ростов-на-Дону шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы һәм башка рәсми затлар.
Делегация визитының төп максаты WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты чараларына бару иде. Кичә Василий Голубев дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашты.
Бүген делегациянең бай эчтәлекле программасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан башланып китте. Очрашуда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты. Очрашу барышында яклар Татарстан һәм Ростов өлкәсе арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышты.
Василий Голубев программасы Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең җитештерү мәйданнарын карау белән дәвам итте.
Делегация "Алабуга" МИЗның инвестицион потенциалы, "ТАНЕКО" АҖ һәм "Ай Пласт" ҖЧҖ производстволары белән танышты. "Нижнекамскнефтехим" ГАҖда зур экскурсия булды, анда кунаклар этилен заводын, бензолны экстракцияләү блогын, бутил каучугын җитештерү заводын һәм пластиклар заводын карады.
WordSkills Kazan 2019 кысаларында Ростов делегациясе WorldSkills конференциясен ачуда һәм "Дөньяга куркыныч яный: үзгәрешләр дәверендә адаптация, уңыш һәм чәчәк ату күнекмәләре" конференциясенең пленар утырышында катнашты.
Фото ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды
Бүген Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче дөньякүләм һөнәри осталык чемпионаты ачылды. Тантана "Казань Арена" футбол стадионында узды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм башкалар катнашты.
WorldSkills стандартлары буенча дөньякүләм һөнәри осталык чемпионаты 27 августка кадәр узачак. Анда 63 илдән 1,3 мең яшь профессионал катнаша. Ярышлар 56 компетенция буенча узачак, Россия өчен Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән 63 конкурсант катнаша.
Ярышларның төп этаплары "Казань Экспо" территориясендә узачак. Шунда ук халыкара компанияләр, Россия һәм Татарстан сәнәгать предприятиеләре экспозицияләре дә урнашкан.
Визит барышында Денис Мантуров Росатом, Samsung корпорациясе, Казан вертолет заводы, Татнефть компаниясе стендларын карады. Шулай ук аңа World Skills чемпионатының тренировка мәйданчыклары да тәкъдир ителде.
Визит кысаларында видеоэлемтә режимында "Танеко"да нефтьне беренчел эшкәртү буенча икенче җайланма файдалануга тапшырылды. Бу чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Җайланманың исәп-хисап куәте елына 6 млн. тонна чи нефть тәшкил итә, аны эшләтеп җибәрү белән предприятиенең башлангыч эшкәртү буенча гомуми проект куәте елына 15,3 млн. тоннага кадәр арткан. Анда углеводород газы, туры кудырыла торган бензин фракциясе, керосин һәм дизель фракцияләре, вакуум газойле, гудрон җитештереләчәк. Әлеге җайланма 100 процент дәрәҗәсендә Россия технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылган.
"Татнефть" ГАҖ, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы материаллары буенча
22 августта Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Казакъстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин җитәкчелегендәге делегация "ТАНЕКО" АҖ булып китте.
Визит барышында кунаклар нефть эшкәртү һәм кирәкле нефть продуктларын җитештерү өчен билгеләнгән төп җайланмаларны карады, алар арасында: АИ-92, АИ-95, АИ-98 һәм премиаль TANECO-100 маркалы "Евро-5" автомобиль бензиннары, "Евро-5" дизель ягулыгы, ТР, ТС-1 һәм Джет А-1 маркалы авиация керосины, II, III төркемдәге югары индекслы база мае һәм алар нигезендә майлау материаллары.
"Татнефть" генераль директоры Наил Мәганов югары үзле нефть чыгару тәҗрибәсе белән уртаклашты, компаниядә дистәләгән технологияләр апробацияләнгән, шул ук вакытта экологик һәм сәнәгать иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.
Заманча технологияләр кертү "ТАНЕКО" комплексында рекордлы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән: эшкәртү тирәнлеге – 99 %, ачык нефть продуктлары чыгышы – 83 %.
Казакъстан делегациясе нефть эшкәртү, шин бизнесын алга таба үстерү, шулай ук Россиядә элек җитештерелми торган инженер пластикларын һәм башка нефть химиясе продукциясен чыгару буенча нефть, газ, химия куәтләрен төзүгә кагылышлы перспектив планнар белән танышты.
Казакъстан Премьер-министры Әскәр Мамин ассызыклаганча, Татарстанга визит максатлары арасында – уңышлы сәнәгать проектларын өйрәнү, шулай ук нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тармакларында хезмәттәшлекне киңәйтү.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Татарстан Республикасына ике көнлек визит белән Корея Республикасы илчелеге делегациясе килде.
Визитның беренче пункты Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгында булды. Делегацияне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сәламләде:
"Безнең шәһәрнең WorldSkills дөнья чемпионаты кебек зур халыкара чараларны уздыру кысаларында югары дәрәҗәле делегацияләр берләштерү мәйданына әйләнүе бик сөенечле хәл, һәм без аны уздыруга бәйле чараларда шәхсән катнашу мөмкинлеге табуыгызга шат".
Корея Республикасы илчелеге делегациясе бүген "Казань Арена" стадионы мәйданчыгында узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашырга планлаштыра.
Фото ТР ИҮА матбугат хезмәтеннән бирелде
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен үткәрелә торган "Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" Бөтенроссия конкурсы башлануы турында хәбәр итә.
Конкурсның төп бурычы – социаль бурычларны хәл иткәндә югары социаль нәтиҗәгә ирешүче оешмаларны ачыклау, алар тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.
2019 елда бәйге 15 номинация буенча үткәрелә:
Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай башкарыла.
Конкурста оешу-хокук формасына, милек формасына һәм икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә, Россия юридик затлары, шулай ук үзләрен оештырган юридик затлар белән килешенеп, аларның филиаллары катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен гаризалар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елның 10 сентябренә кадәр кабул ителә.
Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе турында тулырак мәгълүматны Сез ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында ала аласыз.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча
Бүген IT-парк мәйданчыгында Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче студентларның икенче форумы кысаларында пленар сессия узды.
Сессиядә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Чарага чакырылган кунаклар сыйфатында шулай ук Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Россия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы, сәнәгать дизайны Владимир Пирожков та булды.
Пленар сессия барышында катнашучылар фәнни һәм гамәли характердагы үз проектларын тәкъдим итте.
Студентларның берсе креатив продуктларга нигезләнгән икътисадның яңа төре буларак креатив кластер булдыру идеясе белән уртаклашты. "Чөнки төп ресурс – кешеләр һәм аларның иҗади потенциалы", – дип ассызыклады форумда катнашучы СПбДУ студенты – булачак политолог.
Студентлар икътисадның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән гавами капитал өлкәсендә тикшеренүләр ясарга; энергетика буенча проектлар – велоузышлар ярдәмендә энергия куллануны киметергә тәкъдим иттеләр. Әмма еш кына кадрлар потенциалын үстерү һәм булачак белгечләрне эш урыннарында адаптацияләү, эш бирүчеләрне эшкә нәкъ менә яңа белгечләрне чакырырга кызыксындыру һәм мотивацияләү турында идеяләр яңгырады.
Диалог конструктив һәм ачык төзелде. Дискуссия бер дулкында узды, очрашу залның музыкаль экспромты, спикерлар һәм яшь җырчы Айгөл чыгышы белән тәмамланды.
Татарстаннан читтә яшәүче студентларның икенче форумы 18 августта "Иннополис" университетында ачылды. Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Форумда сайлап алынган 150дән артык талантлы һәм перспективалы студент катнаша. Сайлап алу критерийлары – Татарстан Республикасыннан булу (студент республикада туган һәм яшәгән), Татарстанда инновацион идеяләр һәм проектлар куллануга тәкъдим ителгән шәхси мотивация.
Катнашучылар арасында Россия югары уку йортлары (МГИМО, СПбДУ, МДУ, РУДН һ.б.), шулай ук чит ил уку йортлары (Магдебург университеты (Германия), Истанбул университеты (Төркия), Вена дәүләт университеты (Австрия), Гринвич Университеты (Бөекбритания) һ.б.) студентлары һәм аларны тәмамлаучылар бар.
Пленар сессиядән тыш, форумда катнашучылар өчен күп кенә эшлекле һәм күңел ачу чаралары планлаштырылган. Бу ораторлык сәнгате, таймменеджмент, уңышлы әңгәмә, үз нәтиҗәлелегеңне арттыру һәм шәхси мотивация кебек темаларга тренинглар һәм мастер-класслар. Форум барышында студентлар мини-төркемнәрдә эшли, кейсларны хәл итә, потенциаль эш бирүчеләр белән республикада эшкә урнашу мәсьәләләре буенча аралаша.