Сәнәгатьне үстерү фондының Экспертлар советы Сәнәгатьне үстерү фондының "Комплект эшләнмәләр" программасы буенча "Транспорт электр җиһазлары заводы" (Яр Чаллы шәһәре) займын хуплаган.
"Транспорт электр җиһазлары заводы" 464,1 млн.сумлык займ ярдәмендә ЭДУ-133ПЧ электр двигательләре производствосын модернизацияләргә һәм киңәйтергә планлаштыра. Электр двигательләренең үзкыйммәте чит илнекеннән 25% ка һәм үзебезнең илдәге аналогларыннан 7%ка арзанлырак булачак. Проектның гомуми бюджеты 590,3 млн.сум тәшкил итә, шуның 464,1 млн.сумы ташламалы займ рәвешендә Сәнәгатьне үстерү фонды тарафыннан бирелергә мөмкин.
Россия электр двигательләре белән тәэмин итүне арттыру чит ил продукциясен алыштыруга китерәчәк. Хәзерге вакытта, компания мәгълүматлары буенча, чит илдә җитештерелгән продукция өлеше Россия тимер юллары ихтыяҗының еллык ихтыяҗыннан 70%ын тәшкил итә. Проектны тормышка ашыру аны 30%ка кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк.
ЭДУ-133ПЧ электр двигателе депо чикләрендә яки сәнәгать мәйданчыкларында кыска дистанцияләрдә кулланыла торган маневрлы тепловозлар өчен билгеләнгән.
РФ Сәнәгатьне үстерү фонды матбугат хезмәте материаллары буенча
"Сәнәгать технологияләре" АҖ генераль директоры Валерий Шадрин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Корпорация генераль директоры "Казан синтетик каучук заводы" ААҖнең перспектив үсеш программасын тәкъдим итте. Очрашуда июль аенда банкрот дип танылган производствоның проблемалы мәсьәләләре һәм перспективалары буенча фикер алыштылар. Валерий Шадрин хәзерге вакытта заводның барлык цехларында эшләрнең торгызылуын раслады һәм предприятие компетенцияләрен һичшиксез саклап калу, шулай ук яңа технологияләрне үстерү планнары турында белдерде.
Синтетик каучукны тулысынча җитештерүне торгызу программасы республика Президенты Рөстәм Миңнехановтан, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовтан хуплау алды.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Шадрин очрашуда "Промтех-Казан" АҖ үсеш мәсьәләләре, шул исәптән гомуми мәйданы 20 мең кв. метр булган яңа җитештерү комплексы төзелеше буенча да фикер алышты. Предприятие проектлары Татарстан Президенты тарафыннан хупланды, Хөкүмәт тарафыннан кирәкле барлык дәүләт ярдәмен күрсәтү турында йөкләмә бирелде.
"Сәнәгать технологияләре" АҖ материаллары буенча
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Фәләстыйн дәүләтеннән килгән кунаклар белән очрашты.
Чит ил делегациясе Хеврон провинциясе губернаторы Джибрин Ильяс Абед Әл-Бакри әфәнде җитәкчелегендә килгән. Аның белән бергә Татарстанга Фәләстыйн бизнес-берләшмәсе вәкилләре дә килде.
Очрашуда катнашучылар Татарстан һәм Фәләстыйн дәүләтенең икеяклы хезмәттәшлеген үстерүгә үзара ризалыкларын белдерде.
Хеврон губернаторы Әл-Бакри әфәнде үзара партнерлык өчен потенциаль өлкәләрне билгеләде – икътисадый сектор, авыл хуҗалыгы, туризм, мәдәният һәм мәгариф.
Очрашу барышында Фәләстыйн дәүләте вәкилләре Татарстан предприятиеләре белән машина төзелеше, электр энергетикасы һәм авыл хуҗалыгы продукциясе (бөртекле культуралар һәм башкалар) буенча эшлекле элемтәләр урнаштыруда үз тәкъдимнәрен белдерде.
Соңыннан Фәләстыйн кунаклары Татарстан Республикасына һәм Министрлыкка кунакчыл булганнары өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук киләчәктә, аерым алганда, B2B форматында уртак эш алып барырга өмет белдерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә сәнәгать предприятиеләре белән киңәшмә кысаларында "Ел инженеры" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурс өч яшь категориясендәге 12 тармак номинациясе буенча беренче тапкыр үткәрелде. Конкурста катнашуга 258 гариза бирелгән, аларны карау йомгаклары буенча республиканың 21 предприятиесеннән 33 вәкил җиңүче дип табылган. Ибраһим Хисамиев җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
"Ел инженеры" бәйгесе призерлары исемлеге сылтама буенча урнаштырылган, аларның һәркайсына стажировка узу өчен Сертификат, статуэтка һәм IPad планшеты тапшырылды.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖдә диспетчерлык җитештерү идарәсен һәм баш энергетика идарәсен модернизацияләү эше тәмамланды.
Яңа бурычларны үтәргә сәләтле диспетчерлык пункты оештыру максатыннан, аны хәзерге вакытта иң заманча элемтә һәм җитештерү процессларын контрольдә тоту чаралары белән җиһазлаганнар.
Агынтыларның сыйфатын контрольдә тоту өчен интерактив карта эшләнгән, ул онлайн-режимда агып җыела торган суның сыйфатын күрергә һәм кирәк булганда оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
Җитештерү мониторингы системасын камилләштерүгә аерым игътибар бирелгән – онлайн-режимда предприятие бүлекчәләрендә технологик процессларның барышын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә торган видеоэкраннар (видеостена) урнаштырылган. Бу максатта компания белгечләре тарафыннан төрле программаларның тотрыклы һәм синхрон эше өчен кирәкле программалар эшләнгән.
Башкарылган эшләрдән соң "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ диспетчерларының заводларның видеостен карау мөмкинлеге барлыкка килгән. Алар тәүлек буе чимал агымнары хәрәкәтен, әзер продукция эшләп чыгару, төяп җибәрү буенча мәгълүматны һәм башкаларны күзәтеп тора алачак. Этилен заводының җитештерү мониторингының модернизацияләнгән системасы өчен технологик төеннәренең мнемосхемасы булдырылган һәм оптимальләштерелгән.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2003 елда Мерида шәһәрендә (Мексика) Сәяси конференциядә имза салу өчен БМОның Коррупциягә каршы конвенциясе ачыла. Россия бу документка илләр арасында беренчеләрдән булып кул куйды.
Конвенция нигезләмәләре дәүләт үсешенең әлеге этабында аеруча мөһим, чөнки аерым затларның коррупциячеллеге милли байлыкка зыян китерә.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренә карата "Дәүләт граждан хезмәте турында" федераль закон гамәлдә, ул аларның хокукларын һәм бурычларын, шулай ук дәүләт граждан хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне билгели.
Әлеге чара кысаларында 2019 елның 9 декабрендә Министрлык хезмәткәрләре алдында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле, коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Александр Лохотской чыгыш ясады.
Чакырылган белгеч коррупциячел тәртип, шулай ук шәхси кызыксынучанлык һәм мәнфәгатьләр каршылыгы төшенчәләре турында сөйләде.
Социаль приютлардан һәм балалар йортларыннан 100дән артык бала "Минем һөнәрем" һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында POZIS компаниясендә (Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына, шулай ук Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) булды. Проектның төп бурычы – яшьләргә һөнәри үзбилгеләнештә ярдәм итү.
Акция кысаларында POZIS яшьләр оешмасы вәкилләре яшь кунаклар өчен машина төзелеше һәм тимерчелек производствосына экскурсия уздырды, POZIS суыткыч продукциясен җитештерү процессы белән таныштырды. Балаларга суыткычларның сәнгать язмасы остаханәсе аеруча зур тәэсир ясады, анда профессиональ рәссамнар көнкүреш техникасын сәнгать әйберләренә әверелдерә.
Шулай ук балалар өчен ПОЗиС предприятиесе территориясендә урнашкан 34 нче янгын сүндерү-коткару часте мәйданында булу мөмкинлеге дә тудырылды. Белгечләр үз эшләре турында сөйләде һәм янгын сүндерү машиналарының заманча техник коралларын күрсәтте.
Чара ахырында акциядә катнашучыларга предприятиедә гамәлдә булган социаль программалар турында сөйләделәр. Аерым алганда, яшь белгечләргә ярдәм итү буенча проектлар турында.
Бүгенге көндә POZIS компаниясендә 30 яшькә кадәрге 900дән артык кеше эшли. Заводта яшь профессионалларны мотивацияләүдәге социаль ташламалар һәм гарантияләр системасы мөһим урын алып тора, алар коллектив килешүе белән беркетелә. Моннан тыш, POZIS үз хезмәткәрләре өчен һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән, спорт һәм мәдәни-массакүләм чараларны да даими рәвештә үткәрә.
"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
2019 елның 7 декабрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының 2019-2020 еллардагы чемпионат циклының өченче этабын ябу тантанасы узды.
Лаеклы бүләкләрне 16 компетенция буенча призлы урыннар алган 45тән артык катнашучы алды, аларның 9ы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән.
Конкурстантларны һәм тантанада катнашучыларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов котлады:
"Үз исемемнән җиңүчеләрне финалга чыгулары белән котларга телим. Ярышларда сез үзегезне лаеклы күрсәттегез һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирештегез. Әлеге чарада катнашу нәтиҗәсендә сез үз һөнәрләрегез турында күп яңалык белдегез, үзегез өчен яңа чикләр ачтыгыз, бәһасез тәҗрибә тупладыгыз, яңа танышлар таптыгыз."
Альберт Кәримов шулай ук чемпионатны үткәрүдә ярдәм иткән ТР Хөкүмәтенә, экспертларга, иганәчеләргә һәм партнер-предприятиеләргә рәхмәт белдерде.
"Яшь профессионаллар" төбәк чемпионаты тәмамланганнан соң конкурсантлар Новокузнецк, Кемерово өлкәсендә узачак VIII Илкүләм чемпионатка әзерләнә башлаячак, анысы 2020 елның 17-21 июль көннәрендә узачак.
Мәскәүдә "Газ Россия – 2019" XVII халыкара форумы узды. Форумны "Россия газ җәмгыяте" нефть-газ тармагы оешмалары берлеге оештырган.
Фикер алышуның төп темалары – газ тармагын үстерү перспективалары, табигый газга бәяләрне җайга салу, газ тармагын дәүләти җайга салу реформалары һәм башкалар. Катнашучылар арасында – Россия субъектлары, федераль министрлыклар һәм газ тармагының дәүләт корпорацияләре вәкилләре.
Альберт Кәримов форумда республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү тәҗрибәсе һәм перспективалары турындагы доклад белән чыгыш ясады.
2018 ел нәтиҗәләре буенча табигый газ куллану 18 млрд.куб. метрдан артык тәшкил итә. 2019 ел башына Татарстан Республикасының газлаштыру дәрәҗәсе 99,51 %ка җиткән. 2019 елның 1 гыйнварына, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы бәяләве буенча, Татарстан Республикасы газ ягулыгы инфраструктурасын үстерү һәм компримацияләнгән табигый газ куллану буенча алдынгы позицияләрне били: республика территориясендә Менделеевск районында 20 АГНКС һәм 1 ПАГЗ эшли.
Татарстан Республикасында сыекландырылган табигый газ куллану буенча йөк, махсус, юл-төзелеш һәм авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу һәм газ куллана торган итеп яңадан җиһазлау шактый потенциал бирергә мөмкин.
"Промрейтинг" агентлыгы сәнәгать буенча беренче тикшеренүне бастырып чыгарган, аның нигезенә Татарстан халкының төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә булган мөнәсәбәте салынган.
2019 елның III кварталында тикшеренү нәтиҗәләре буенча "ТАНЕКО", "КАМАЗ" һәм "Эссен" предприятиеләре лидер булып тора. "Ана" компанияләр арасында "Ростех", "Татнефть" һәм "ТАИФ" компанияләре иң яхшылары дип табылган.
Тикшеренү моделенә кешеләрнең предприятиеләр белән хезмәттәшлеге, мәсәлән, хезмәт шартлары һәм түләү, карьера мөмкинлекләре, җирле инфраструктурага акча салу һәм социаль йөкләнеш, экологик өлеш, шәһәр, республика һәм тулаем ил үсешенә керткән өлеше кебек аспектлар салынган.
Татарстан халкының социаль әһәмиятле сәнәгать предприятиеләренә карата лояльлек дәрәҗәсен тикшерү Республиканың кешеләр күпләп яши торган ун зур шәһәрен колачлаган.
"Татар-информ" МА материаллары буенча