Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы – «НПК «Техмаш» АҖ идарәче оешмасы контурына керүче POZIS компаниясе 2020 елда COVID-19 каршы көрәш өчен медицина суыткыч техникасы җитештерүне 2 тапкырга диярлек арттырган.
Фармацевтик суыткычларга һәм туңдыргычларга, шул исәптән кан, плазма һәм вакциналарны саклау өчен махсуслаштырылган суыткыч приборларына ихтыяҗ аеруча зур.
Шулай ук предприятие дезинфекция техникасы җитештерү күләмен дә шактый арттырган. Бактерицид нурландыргычлар-рециркуляторлар чыгару 8,5 тапкыр арткан.
Зарарсызландыручы техниканы җитештерүне һәм сатуны арттыру «Эпидемиологик авыруларга каршы тору» программасы буенча ФРП чараларын җәлеп итеп, ташламалы займ алу нәтиҗәсендә мөмкин булды. Алынган акчалар бактерицид нурландыргыч-рециркуляторлар җитештерү өчен материаллар һәм комплект җайланмалары сатып алуга файдаланылган.
Медицина суыткыч һәм дезинфекция техникасы – POZIS компаниясенең гражданнар сегментында төп юнәлешләрнең берсе, югары экспорт потенциалы булган продукция исәбенә керә һәм Росздравнадзор таныклыклары булган 160 артык медицина эшләнмәләрен үз эченә ала. Җитештерелә торган продукциянең сыйфаты Европа һәм дөнья стандартларына туры килә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» компанияләре төркеме президенты Алексей Исайкин белән онлайн-форматта очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
«Волга-Днепр» компанияләре төркеме 30 ел дәвамында Россия йөк авиациясен халыкара базарда тәкъдим итә. Төркем составына Россиянең алдынгы йөк авиакомпанияләре керә, компания шулай ук йөк ташый торган чартер рейсларын да башкара.
Очрашу кысаларында яклар Татарстан белән «Волга-Днепр» ДК арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча адымнар билгеләде. Аерым алганда, «Казан» халыкара аэропорты базасында транспорт узелын булдыру проекты турында фикер алыштылар.
Бүгенге көннән Татарстанда коронавирустан күпләп вакцинация ясалаган башлаган.
«Теләгән һәр кеше яшәү урыны буенча сырхауханәдә Covid-19 каршы прививка ясата ала», — дип расладылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» МА корреспондентына.
Искәртеп узабыз, «Спутник V» вакцинасының бер ампуласы биш кешегә исәпләнгән, ә аны ачканнан соң яраклылык вакыты нибары ике сәгать кенә, шуңа күрә татарстанлылар вакциналаштыруга җаваплы карарга һәм билгеләнгән вакытта медицина учреждениесенә килергә тиеш.
«Спутник V» – ике фазалы вакцина, прививка ясатуга беренче визиттан соң 21 көннән соң кабат килергә кирәк булачак. Ике фаза арасында ОРВИ билгеләре барлыкка килсә, вакцинацияне өзәргә туры киләчәк, шуңа күрә сәламәтлекне икеләтә сакларга кирәк.
Коронавируска каршы тәнчекләр икенче прививка ясаткач ике атнадан соң барлыкка киләчәк.
Тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин
Россия Федерациясе субъектлары рейтингында «Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә адреслы ярдәм» федераль проекты чараларының төбәк компетенцияләре үзәкләре көче белән гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингында Татарстан Республикасы Россиянең 26 регионыннан лидерлар өчлегенә кергән. Рейтингтагы урын Төбәк компетенцияләр үзәге (ТКҮ) эшеннән канәгать булу дәрәҗәсе, проектларны гамәлгә ашыру графигын үтәү, планнарга ирешү һәм штатның комплектлануы кебек критерийлар буенча бирелә.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, илкүләм проектта икътисадның база чималы булмаган тармакларының 105 предприятиесе катнаша, 2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 249 оешманы җәлеп итү.
Безнең төбәк территориясендә илкүләм проектның операторы – Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге Төбәк компетенцияләр үзәге, ул 2017 елда формалашкан. Төбәк үзәгенең көче белән республика икътисадының төрле тармакларында җитештерүчәнлекне арттыру буенча 50дән артык проект уңышлы гына гамәлгә ашырылган. ТКҮ штаты югары профессиональ эксперт-практикларны үз эченә ала.
2020 елда илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләрен гамәли укыту өчен «Процесслар фабрикасы» булдырылган – заманча уку-укыту җитештерү мәйданчыгы, анда катнашучылар сакчыл җитештерү инструментларын куллану тәҗрибәсен ала, шулай ук җитештерүнең операцион һәм икътисадый күрсәткечләрен яхшыртуга йогынты ясый торган механизмнарны үзләштерә. Инде бүген үк 350 артык хезмәткәр белем алган.
Татарстан Республикасының 20 предприятиесе вәкилләре пәнҗешәмбе көнне «Калашников» концернында булдылар. Делегация арасында «ТАТНЕФТЬ» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Казанькомпрессормаш» ГАҖ, «КМПО» АҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ, «КНИАТ» АҖ, «Сатурн» ҖЧҖ, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ, «РИАТ» ААҖ һәм башкалар бар иде.
Визит барышында делегация әгъзаларына SCADA җиһазларының эшен мониторинглау системасы һәм концернның инструменталь җитештерү мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Кунаклар җитештерү процессын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.
Концернның иң яңа эшләнмәсе – гибрид эшкәртү үзәге Татарстан сәнәгатьчеләрендә аеруча зур кызыксыну уятты. Ул металл порошоклар белән турыдан-туры лазер ярдәмендә эретү һәм детальләрне механик эшкәртүне берләштерә. Җиһазлар традицион технологияләрнең технологик чикләүләрен үтәргә, продуктларны базарга чыгару циклын 3-4 тапкыр киметергә, продуктларның үзлекләре белән идарә итәргә мөмкинлек бирә.
Дөньяда барлыгы биш компания, шул исәптән «Калашников»ны да кертеп, мондый класслы станоклар җитештерә. Концерн үз эшләнмәсен беренче тапкыр «Армия-2020» халыкара хәрби-техник форумында тәкъдим итте.
«Калашников» концерны матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Coca-Cola HBC Россия компаниясе генераль директоры Александр Ружевич белән очрашуда катнашты. Очрашу Мәскәүдә Гайдар форумы-2021 кысаларында узды.
Очрашуда катнашучылар 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләрен карады. Россия бу ярышларны беренче тапкыр кабул итә. Элегрәк Coca‑Cola компаниясе социаль әһәмиятле спорт чарасының рәсми партнеры булды.
Шулай ук очрашу кысаларында яклар уртак экологик инициативаларны гамәлгә ашыру турында да сөйләште. 2019 елда Татарстан һәм Coca-Cola каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү турында килешүгә кул куйган. Аның нигезендә Татарстанда чүп-чарны аерым җыю инфраструктурасы камилләштерелә, шулай ук экологик агарту проектлары гамәлгә ашырыла.
«Казан» халыкара аэропорты 2020 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашуга йомгак ясаган. Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән аэропорттагы эшчәнлек процессларын камилләштерергә, шулай ук алынган тәҗрибәне таратырга мөмкинлек биргән берничә яңа технологик чишелеш һәм чаралар гамәлгә ашырылган.
«Казан» аэропорты илкүләм проектка 2019 елның июнендә кушылган һәм аэропортлар һәм гражданнар авиациясе предприятиеләре арасыннан проектта беренче катнашучы булган.
Мәсәлән, илкүләм проектта катнашуның беренче ярты елында аэропорт эш процессына сакчыл җитештерү инструментларын керткән. Бу пассажирларның «Победа» лоукостеры рейсларында булу вакытын 23%ка – 26 минуттан 19 минутка кадәр, очкычларга җир өстендә хезмәт күрсәтү вакытын 27%ка – 41 минуттан 30 минутка кадәр кыскартырга мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта авиакомпания рейсларына хезмәт күрсәтү даимилеге 54%тан 95%ка кадәр арткан. Ирешелгән эш нәтиҗәләре «Казан» аэропортына сакчыл технологияләр кертү буенча уңышлы тәҗрибәне таратырга мөмкинлек биргән.
2020 елда аэропортта сынау агымында алынган тәҗрибәне таратканнар. Һава судноларына хезмәт күрсәтү процессларының нәтиҗәлелеген һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру өчен яңа бүлекчә – перрон хезмәте күрсәтү диспетчеры (супервайзер) булдырылган. Бу самолетны озатуга әзерләү процессында оператив идарә һәм эшне координацияләүче белгечләр төркеме. Әлеге команданы булдыру самолетның очышка әзерлеген нәтиҗәлерәк контрольдә тотарга, җир өсте хезмәтләренең дөресрәк исәбен алып барырга мөмкинлек биргән. Димәк, операторлар һәм заказчылар арасында бәхәсле хәлләр саны кимегән. Һәм иң мөһиме – авиарейсларның тоткарлану ихтималы да азая.
Аэропортта тагын бер нәтиҗәле чишелеш – самолетларга җир өстендә хезмәт күрсәтүдә катнашучы махсус транспорт стоянкасын пассажирлар перронына якынрак урнаштыру. Бу махсус автотранспортның самолетка хәрәкәт итү юлын 2 тапкыр киметергә мөмкинлек биргән. Моннан тыш, хезмәт күрсәтү тизлеге дә арткан һәм штаттан тыш хәлләр очрагында җавап бирү вакыты шактый кимегән. Тукталышның перронга якын булуы ягулык-майлау материалларына чыгымнарны 10%ка киметүгә дә йогынты ясаган.
Илкүләм проект кысаларында аэропорт җитәкчеләрен «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасы буенча укыту уздырылган: 17 кеше уку курсын уңышлы тәмамлаган, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар ике проектны яклаган: «Эшчәнлек оештыруны камилләштерү һәм идарә итү яңалыкларын кертү исәбенә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» һәм «Склад инфраструктурасы оештыру ярдәмендә йөк һава транспорты күләмнәрен арттыру стратегиясе». Әлеге проектлар производствода актив кертелә икән инде.
«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводында «Һөнәре буенча иң яхшысы» дигән традицион завод конкурсына йомгак ясалган. Мактаулы исем өчен 30 катнашучы көрәшкән, аларның эшен 21 эксперт бәяләгән.
Конкурс алты компетенция буенча үткәрелгән: «Авиация техникасы эшләнмәләрен җитештереп җыю», «Хезмәт сагы», «Инженер-технолог», «Очу аппаратларының электр җиһазларын монтажлау», «Төркемле производство», «Электромонтаж».
Тәкъдим ителгән компетенцияләрнең иң яше – «Хезмәт сагы». Анда үз бүлекчәләрендә хезмәтне саклау өчен җавап бирүче инженер-техник хезмәткәрләр катнашкан.
Һөнәри осталык конкурсында катнашу – ул һөнәри күнекмәләрне камилләштерү генә түгел, ә хезмәттә алга бару мөмкинлеге дә. Призлы урын алучыга чираттагы квалификация разряды автомат рәвештә бирелә, әгәр тиешле вакантлы штат берәмлеге булса. Әгәр андыйлар юк икән, «Һөнәре буенча иң яхшысы» исеменә ия булган кеше вазыйфада үстерүгә беренче дәгъвачы була.
Конкурс нәтиҗәләре буенча экспертларның югары бәясен Илмир Гыймадиев («Авиация техникасы эшләнмәләрен җитештереп җыю»), Илья Петров («Электромонтаж»), Александр Еремин («Хезмәт сагы»), Дмитрий Сычев («Очу аппаратларының электр җиһазларын монтажлау») алган. «Төркемле производство» компетенциясендә Андрей Лаврентьев, Сергей Скотнов, Владимир Григорьев, Сергей Егоров командасы җиңү яулаган. «Инженер-технолог» компетенциясендә Сергей Нестеров, Мария Ефимова, Алла Графская составындагы команда иң яхшысы дип табылган. Җиңүчеләргә дипломнарны Казан вертолет заводының идарәче директоры Алексей Белых тапшырган.
2020 елның 29 декабрендә Үзбәкстан Республикасында Россотрудничество вәкиллеге инициативасы белән Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлаучыларның очрашуы узды, анда Узбәкстанда Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлап чыгучыларның Республика иҗтимагый берләшмәсе эшенә йомгак ясалды.
Чарада Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Илчелегенең киңәшче-илчесе Вадим Митрофанов, Үзбәкстан Республикасында Росотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Михаил Вождаев, Үзбәкстанның Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлаучыларның Республика иҗтимагый берләшмәсе рәисе Сайёра Ходждаева, Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы илчелеге вәкилләре, Үзбәкстандагы Татарстан Республикасы вәкиллеге, Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлаучыларның республика берләшмәсе идарәсе әгъзалары, рус, татар, башкорт һәм Кырым-татар милли-мәдәни үзәкләре рәисләре һәм активистлары, иҗади һәм фәнни интеллигенция, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Сайёра Ходждаева Үзбәкстан Республикасындагы Россотрудничество хезмәттәшлеге вәкиллегенә берләшмәнең эшчәнлегенә һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, узган елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар турында сөйләде, катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләде.
Кичәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Вадим Митрофанов һәм Михаил Вождаев мөрәҗәгать итте, мондый очрашулар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Шуның аркасында җәмәгатьчелек вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чараларының очрашу, аралашу һәм узып барган ел нәтиҗәләре турында фикер алышу мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтелде.
Кичә ахырында истәлекле бүләкләр, дипломнар, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, «Согдиана» дәүләт камера оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Фирүзә Габдерахимова, «Россия Сегодня» һәм «Sputnik» халыкара мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Рәмиз Бәхтияров Россотрудничество дипломнары белән бүләкләнде.
Үзбәкстанда Россотрудничество вәкиллеге грамоталары белән Үзбәкстанның Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлаучыларның Республика иҗтимагый берләшмәсе башкарма директоры Махбула Мамадалиева, Үзбәкстанның Россия (совет) югары уку йортларын тәмамлаучыларның Республика иҗтимагый берләшмәсе идарәсе әгъзалары Рәхимҗан Солтанов һәм Равшан Назаров, Үзбәкстан Республикасында «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалының корреспондент пункты махсус хәбәрчесе Сәрвиназ Кәримова бүләкләнде.
Михаил Вождаев рус, татар, башкорт һәм Кырым-татар мәдәни үзәкләре активистларын котлады һәм мәдәни һәм рухи элемтәләрне саклап калуга һәм үстерүгә, Россия белән Үзбәкстан халыкларының тынычлыгын, дуслыгын һәм татулыгын ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Аннары кичә кунаклары аралаша һәм Яңа ел котлаулары белән алмаша алды.
Кичә ахырында катнашучылар оештыручыларга матур бәйрәм өчен һәм формаль булмаган аралашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара Ташкентта ТНВ-Планета корпункты ярдәмендә яктыртылды.
Яңа ел бәйрәмнәре якыннары һәм туганнары белән аралашу шатлыгының якты минутларын һәм бәхет алып килә, берләштерә, яхшы кәеф һәм якты өметләр белән тулыландыра. Курантларның көчле сугышын көткәндә, без киләсе елга иң яхшыга ышанабыз.