Боз өстендә мюзикл, чыршы, конкурслар һәм бүләкләр - "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел тамашасы шундый төрле һәм төсле калейдоскоп белән оештырылган иде.
Быел нефть-химия тармагында эшләүчеләр бәйрәмне өр-яңа форматта әзерләгән. Барыннан элек, аны уздыру урыны үзгәртелгән. 30 елдан артык яңа ел бәйрәмнәре уздырылып килгән Халык иҗаты йортын "Нефтехим Арена" боз сарае, "Нефтехимик" хоккей командасының өй аренасы алмаштырган. Биредә яңа ел чыршысы урнаштырылган, берничә тематик мәйданчык ясалган, аларда төрле яшьтәге балалар конкурсларда актив катнашты, шигырьләр сөйләде, җырлады һәм биеде. Ростов курчаклары килгән кунаклар өчен аеруча зур кызыксыну уятты. Алар атаклы мультфильмнарның һәм әкиятләрнең геройлары белән бик теләп фотога төште. Өлкәнрәк яшьтәге балалар "Нефтехимик" ХК фан-зонасын кызыксынып өйрәнде, клубның күргәзмә экспозициясе белән танышты, хоккей командасының символы булган бүре белән фотога төште. Шулай ук яңа ел бүләкләрен бирү пункты да оештырылган иде. Быел аларны компаниядә һәм бүлендек предприятиеләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең 15 мең баласы алды.
Боз өстендә "Белоснежка и 7 богатырей" мюзиклы балалар өчен төп бүләккә әверелде. Аны Екатеринбургның "Воскресенье" боз театры артистлары күрсәтте. Хисләндергеч тарих, ямьле декорацияләр, күңелгә үтеп керә торган көйләр һәм артистларның профессиональ чыгышы тамашачыларда зур тәэсирләр калдырды. Боздагы шоуны 10 меңнән артык бала һәм өлкәннәр карады.
"Нижнекамскнефтехим", социаль юнәлештәге предприятие буларак, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яки катлаулы тормыш хәлендә калган балалар учреждениеләренә ярдәм күрсәтә. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан компания аларны да игътибарсыз калдырмады. Боз шоуына 370 бала чакырылган иде. Болар - Менделеевскиның сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә укучылар (компания белән ике араны дуслык мөнәсәбәтләре бәйләп тора), "Балкыш" социаль-тернәкләндерү үзәгендә, "Веста" гаиләгә ярдәм күрсәтү үзәгендә, балалар йортында һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Аларның барысы да бик күп уңай тәэсир алды һәм яңа ел бәйрәме белән рухланды.
“Нижнекамскнефтехим” ГАҖ матбугат хезмәте материалы нигезендә
Бу атна башында Казан дәүләт энергетика университетында һөнәри бәйрәм - Энергетик көненә һәм якынлашып килүче Яңа елга багышланган тантаналы чара булды.
Чараны ачып, КДЭУ ректоры Эдвард Габдуллаҗанов юбилей елына йомгак ясады һәм катнашучыларның барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: "Бу ел безнең өчен үзенчәлекле - юбилей елы булды. 2018 елда КДЭУда Технопарк, яңа форматлы музей ачылды. Энергетик көненең бәйрәм эстафетасын тәмамлавы бик символикалы".
КДЭУ студентлары һәм хезмәткәрләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләре, энергетика компанияләренең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Чарада шулай ук дирижер Михаил Мосенков идарәлегендә Татарстан Республикасының яшьләр симфоник оркестры чыгыш ясады.
КДЭУ матбугат хезмәте материаллары буенча
Мотор төзүчеләр мәйданында "КМПО" АҖнең "Кышкы шәһәрчек" ачу тантанасы булды. Яңа ел чыршысы, боз таулары, таганнар урнаштырылган комплекс беренче мәртәбә 2015 елда предприятиенең генераль директоры Дамир Кәримуллин инициативасы белән оештырыла. Шул елдан башлап, аны гадәттә бик күп кешене туплый торган тантаналы рәвештә ачу чарасы уза. Яңа ел атмосферасын тою өчен балалары белән заводта эшләүчеләр генә түгел, ә Авиатөзелеш районында яшәүчеләр дә, кунаклар да килә.
Ачылыш тантанасында җырлар яңгырады, биюләр, конкурслар, бүләкләр, күңелле стартлар булды. Понида йөрү, таудан шуу, ростов курчаклары һәм яңа ел сюрпризлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмады, истәлеккә шәп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Бәйрәм кунаклары мәйданчыкның өстенлекләрен билгеләп, үз хис-кичерешләре белән бик теләп уртаклашты. "Кышкы шәһәрчек" безгә кызым белән бик ошый, без ел саен бирегә киләбез һәм таудан шуып уйныйбыз", - диде Антон һәм Александра Юдиннар.
Яңа ел каникуллары тәмамлангач КМПО "Кышкы шәһәрчеге" үз эшен дәвам итәчәк, теләге булган һәркем бирегә килеп таудан шуа алачак.
Бүген "Татарстан" ДТРК булган интервью барышында республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү турында сөйләделәр. Журналист сорауларына әлеге юнәлешнең кураторы, министр урынбасары Алексей Савельчев җавап бирде.
"2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" программасы кысаларында барлыгы 2800 берәмлек автомобиль техникасы газ-мотор ягулыгына үзгәртеп корылган. Программаны тормышка ашыру чорында республикада 2300 берәмлек транспорт сатып алынган, ә 5000 берәмлектән артык транспорт чарасы кысылган табигый газда (метан белән) эшли. Татарстан Республикасы күрсәткечләре башка төбәкләр белән чагыштырмача алдынгы санала.
Билгеләп узарга кирәк, программа кысаларында кысылган табигый газда эшләү өчен, үзгәртеп кору пунктларының һәм техник хезмәт күрсәтү чыгымнарының бер өлешен субсидияләү юлы белән, техниканы үзгәртеп кору проектларына булышлык күрсәтү гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта субсидия үзгәртеп коруның номинал бәясенең 30%ына кадәр тәшкил итә. Машина йөртүчеләр өстәмә рәвештә "Газпром газомоторное топливо" ҖЧҖдән 1500 кубик метр газ (метан) күләмендә карта да ала.
Моннан тыш, Татарстан Республикасында метанда эшләүче 800 берәмлек автобус сатып алынган. Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Әлмәт шәһәрләре газ-мотор ягулыгында эшләүче җәмәгать транспорты саны буенча лидер булып тора.
"Икътисадый, экологик, ресурс һәм техник критерияләр буенча табигый газның әле бик озак чорга иң яхшы мотор ягулыгы булып калачагы хакында аңлыйбыз. Татарстан Республикасы Хөкүмәте газ-мотор техникасыннан өстенлекле файдалануга күчү процессын тизләтү буенча планлы эшне дәвам иттерәчәк", - дип ассызыклады Алексей Савельчев.
Бүген Ведомствоара эш төркеме утырышында республикада фармацевтиканы һәм медицина сәнәгатен үстерү киләчәге турында сөйләштеләр. Чарада тармак предприятиеләреннән, ТР Сәнәгать һәм Сәламәтлек саклау министрлыкларыннан җитәкчеләр, шулай ук фәнни бергәлек вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында тармакны үстерү буенча төп бурычлар билгеләнде:
- яңа производстволарны һәм проектларны оештыру өчен республикага тышкы ресурсларны җәлеп итү;
- фармацевтика һәм чиктәш тармаклар өчен химия продуктларын аз тонналап җитештерү кебек әһәмиятле сәнәгать сегментын үстерү, аны "Наука" илкүләм проекты кысаларында тормышка ашыру планлаштырыла;
- республикадагы профильле вузларның һәм фән үзәкләренең фән эшләнмәләрен коммерцияләштерү.
Шунысын билгеләү әһәмиятле, республикада проект офисы - "Татарстан Республикасының фармацевтика медицина полисы" форматында структура формалаштырылган, ул республиканың тармак потенциалын Россия һәм халыкара дәрәҗәләрендә күрсәтү, инвесторларны җәлеп итү һәм республикада тармакны үстерү өчен яңа мөмкинлекләрне генерацияләү өчен оештырылган.
Фармацевтика - Россия һәм чит ил предприятиеләренең югары дәрәҗәле кооперациясе булган өлкә. Тармактагы тренд Россиягә субстанцияләрдән башлап әзер формаларына кадәр тулы цикл буенча дару чараларын җитештерүне локальләштерү тарафына йөз тота. Шуңа күрә дә Татарстанда фармацевтиканы үстерүгә - җирле фармпредприятиеләре мәйданчыкларында контракт җитештерүләрне урнаштырудан башлап фармацевтика һәм биотехнологияләр белән чиктәш тармакларны үстерүгә кадәр - комплекслы якын килергә кирәк.
"Без юл башында, дип әйтергә була. Шуңа күрә оптимизм һәм системалы эшләү ниятен саклау мөһим", - дип билгеләде чарада Альберт Кәримов.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Абу-Дабиның MohhamadOmarbinHaiderholdinggroup инвестиция компаниясе белән очрашу булды.
БГӘ инвестиция компаниясе вәкилләре республиканың күп кенә сәнәгать тармакларында хезмәттәшлек итү буенча потенциаль мәнфәгатьле булулары хакында белдерде. Асылда, нефть комплексы, самолет төзү һәм машина төзү өлкәләрендә.
Очрашу барышында яклар билгеләп үткәнчә, татар һәм гарәп халкының уртак мәдәни традицияләре бар, алар ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен нәтиҗәле коммуникацияләрне тиз аңларга һәм урнаштырырга булыша.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия Сәнәгать министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1312 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, Россия оешмаларының комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыруы кысаларында, әлеге оешмаларга гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләрен уздыруга киткән чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча оешмаларны конкурс нигезендә айлап алу турында игълан ителүе хакында мәгълүмат җиткерә.
Игътибар итегез: конкурста катнашу өчен заявкалар тапшыру расланган Регламент нигезендә Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында гамәлгә ашырыла. Заявкалар тапшыру турында аңлатма https://gisp.gov.ru/documents/9184111/ сылтамасы буенча Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасының белемнәр базасында урнаштырылган.
Заявкалар 2019 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Белешмә өчен мәгълүмат:
Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05, Email: ksenofontov@minprom.gov.ru;
Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69, Email: sobolevskiy@minprom.gov.ru.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Энергетика - илебезнең иң әһәмиятле тармагы, сәнәгать үсешен аннан башка күз алдына китереп тә булмый һәм республиканың икътисадый үсеше, көн саен җылылыкка, утка һәм электр белән тәэмин ителүгә мохтаҗ кулланучы өчен уңайлылык дәрәҗәсе турыдан-туры шуңа бәйле.
Яңа технологияләрне кертү, җитештерү куәтләрен күбәйтү, энергетика нәтиҗәлелеген һәм экологик иминлекне арттыру тармакның төп бурычлары булып тора.
Соңгы биш ел эчендә уздырылган модернизация һәм яңа куәтләрне гамәлгә кертү аркасында Татарстан Республикасы станцияләрендә электр энергиясен эшләп чыгаруга киткән ягулыкның чагыштырма сарыфы 13%ка кимеде, ә Россия Федерациясе буенча әлеге күрсәткеч 3.1% тәшкил итте. Шул ук чорда челтәрләрдә электр энергиясен югалту өлеше 6%ка кимеде һәм Россия буенча 10,2% дәрәҗәсендә 6,8% тәшкил итте. Ел саен республиканың энергетика системасында 21 млрд кВт.сәг артык электр энергиясе һәм 34 млн.Гкал артык җылылык энергиясе эшләп чыгарыла.
Татарстан Республикасында энергетиклар тарафыннан ел саен энергия кытлыгын кыскартуга һәм кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән проектлар тормышка ашырыла. Узып баручы елда "Татэнерго" АҖнең Казан ҖЭҮ-1 филиалында ПГУ 230 МВт төзелеше буенча зур проект тәмамланды, ул тулаем алганда Казанның энергорайонындагы кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылык дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеген бирде. "ТАИФ" ААҖ тарафыннан "Нижнекамскнефтехим" ГАҖдә пар-газ җайланмасын төзү ниятләнә, "Челтәр компаниясе" ААҖ быел "Портовая" подстанциясен үзгәртеп коруны төгәлли һәм "Яшел Үзән" подстанциясендәге масштаблы үзгәртеп коруны дәвам иттерә.
Татарстанда энергетика комплексының зур предприятиеләрендә 16 меңнән артык кеше эшли. Энергетика комплексы предприятиеләрендәге белгечләрнең үз эшенә карата новаторларча һәм җаваплы карашы катлаулы энергетика объектларын иң югары дәрәҗәдә төзергә һәм төзәтергә мөмкин итә.
Тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен белдерергә кирәк. Аларның хезмәт сөючәнлеге һәм профессионаллыгы нәтиҗәсендә зур җитештерү-техник база оештырылды, уникаль объектлар эксплуатациягә кертелде, алар бүген республиканың куәтле индустриаль потенциалын тәшкил итә!
Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре, сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар, өзлексез эшләвегезне, ныклы сәламәтлек һәм сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!
Хөрмәт белән, Альберт Кәримов
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары –
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры
Бүген Казан Ратушасының колонна залында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре – 2018” конкурсында лауреатларны һәм дипломантларны 15 мәртәбә тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасының сәнәгый һәм сәүдә предприятиеләреннән, министрлыклардан һәм ведомстволардан җитәкчеләр катнашты.
Гадәткә әйләнгәнчә, алтын йөзлеккә эләккән иң яхшы товарларга нибары биш югары бүләк бирелә – быел шуның өчесе Татарстан җитештерүчеләренә эләкте:
1. “Сыйфат тәме” номинациясендә Балтач май ясау-сөт комбинатының “Арча ҖЧҖ” “Маасдам” сыры Россиядә иң яхшысы дип танылган;
2. “Сыйфат лидеры” номинациясендә “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖнең “Яшел үзән” кече ракета корабы җиңүче булган;
3. “Инновацияләр” номинациясендә “Челтәр компаниясе” ААҖдән көчәнеш астында эшләү методын кулланып, электр энергиясен тапшыру һәм бүлү хезмәте иң сыйфатлысы дип танылган.
Быел республиканың бюджет медицина учреждениеләре конкурска аеруча зур кызыксыну белдергән, аларның 10сы конкурста лауреат булган. Шунысын истә тоту әһәмиятле, конкурста катнашу үз товарыңны күрсәтеп кенә калмыйча, аны үзенең конкурентлы тирәлегендә иң яхшысы итеп күрсәтү өчен дә уникаль мөмкинлек булып тора.
Быел конкурска 205 предприятиедән товарлар һәм хезмәтләр атамасы белән барлыгы 451 заявка кабул ителгән. “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсының федераль этабына Татарстаннан 134 атамада продукция һәм товар тәкъдим ителгән, алардан 43се федераль дәрәҗәле лауреат булган. Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында бу иң яхшы нәтиҗәләр!
Конкурста катнашучыларның барысын да тәбрик итәбез һәм киләсе елда да катнашырга чакырабыз!
Бүген Казанда "Казан прибор төзү-конструкторлык бюросы" АҖ оешуга 60 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Узган гасырның 50 нче еллары азагында оешкан вакытыннан башлап, Казанның прибор төзү-конструкторлык бюросы илдә беренче үзгәртеп кору җайланмаларын һәм аларга туры килә торган чагылдыру чараларын эшләп чыгару буенча әйдәп баручы булып тора иде.
Күптән түгел күзәтелгән гади булмаган икътисадый шартларга карамастан, хәзерге вакытта бюрода НИОКР өлкәсендә конструкторлык бюросының әһәмиятле компетенцияләре торгызылды. Моңа электрон приборларны проектлау буенча принципларны һәм методларны үзгәртү һәм схемотехника һәм программалау өлкәсендә яңа компетенцияле хезмәткәрләрне туплау нәтиҗәсендә ирешү мөмкин булган.
Предприятиедә конструктор проектлау һәм санлы технологияләр базасында продукция җитештерү өлкәсендә компетенцияләрне үстерү буенча эшләр уздырылган. Микроэлектроника һәм ДМС өлкәсендә җитештерү куәтләренә шактый модернизация гамәлгә ашырылган. Завод үзенең юбилеен перспективалы һәм динамикалы рәвештә үсеш алучы конструкторлык бюросында каршы ала.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан чарада министр урынбасары Илдар Мингалиев катнашты. Ул хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды, шулай ук предприятие ветераннарын сәламләде: "Сезгә илнең оборонага сәләтле булу дәрәҗәсен үстерүгә керткән шәхси өлешегез өчен махсус рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә".