ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Росздравнадзор, Бөтенроссия Медицина техникасы фәнни-тикшеренү һәм сынау институты (Росздравнадзор), ТР буенча Росздравнадзорның территориаль органы, "Росздравнадзор" һәм "Фарммедполис" медицинада куллану чараларының әйләнешенә экспертиза, аларны исәпкә алу һәм анализлау буенча мәгълүмат-методика үзәге" ФДБУ вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев үткәрде. Чарада катнашучылар Казанда медицина эшләнмәләренең һәм дару препаратларының туры килү-килмәвен бәяләү буенча аккредитацияләнгән Росздравнадзор лабораториясен оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
КППК программасы буенча конкурс аша сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстаннан төбәк әһәмиятендәге 11 һәм федераль әһәмияттәге 3 предприятие узган. КППК гамәлгә ашыра торган җитештерүчеләрнең бердәм исемлеге Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСП) урнаштырылган һәм авторизацияләнгән кулланучылар өчен ачык булып тора.
КППК – "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектының конкурентлыкка сәләтле Россия сәнәгать продукциясен җитештерү һәм сату күләмнәрен арттыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән төп механизмнарының берсе (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 23 февралендәге 191 номерлы карары белән регламентлана).
Ведомствоара комиссия тарафыннан расланган ахыргы исемлеккә Татарстанның химия, нефть химиясе, машина төзелеше һәм урман эшкәртү сәнәгате тармакларында экспорт юнәлешле проектларны гамәлгә ашыруга бәйле 14 предприятиесе кертелгән, шулардан 3се – федераль әһәмияттәге һәм 11е – төбәк әһәмиятендәге.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән тиешле килешүләр төзегән компанияләр, экспорт юнәлешле җитештерүләр булдыруга инвесткредитларны, аккредитивларны, факторингны һәм Россия продукциясен чит илләрдән сатып алучыларның кредитларын да кертеп, юнәлешләрнең киң исемлеге буенча ташламалы кредит алырга мөмкин. Субсидияләнгән процент ставкасы елына 4,5% тәшкил итәчәк.
Сайлап алуда җиңүчеләр ел дәвамында бер яки берничә кредит оешмасы белән ташламалы финанс бирү турында килешү төзергә тиеш. Компанияләр ярдәм күрсәтүнең иң яхшы шартларын сайлап алу өчен программада катнашучы берьюлы берничә банкка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Программа турында тулырак монда.
minpromtorg.gov.ru, strategy24.ru сайтларындагы материаллар файдаланылды
Россиядә "Татнефть" тарафыннан Neste ягулык ваклап сату бизнесын сатып алу буенча алыш-биреш эшләре төгәлләнгән.
2019 елның июлендә "Татнефть" ГАҖ Россиянең төньяк-көнбатышындагы 75 АЗСтан һәм Санкт-Петербургтагы терминалдан торган Neste ягулык ваклап сату бизнесын сату турындагы килешүгә кул куйган. Әлеге алыш-биреш Россия Федерациясенең Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан 2019 елның 4 октябрендә хупланган һәм 2019 елның 31 октябрендә тәмамланган.
"Татнефть" ГАҖ һәм Neste арасындагы аерым килешү нигезендә, ваклап сату челтәре Neste бренды белән 5 елга кадәр эшләячәк.
"Татнефть" ГАҖнең ваклап сату челтәре Россиянең иң эре биш челтәре арасында һәм 710дан артык автозаправка станциясен үз эченә ала. "Татнефть"нең ваклап сату стратегиясе "ТАНЕКО" компаниясенең заманча нефть эшкәртү заводында җитештерелгән югары сыйфатлы ягулыкны сатуга юнәлдерелгән. "Татнефть" ваклап сату челтәрен үстерүдә һәм эксплуатацияләүдә төп өстенлекләрнең берсе – әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны минимальләштерү.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия һәм Белоруссия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, шулай ук Берлек дәүләтенең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.
22 журналисттан торган делегация Татарстанга "Беларусия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек перспективалары" темасына дүрт көнлек пресс-тур кысаларында килгән.
Министр республиканың нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше, электр энергетикасы, азык-төлек, җиңел һәм агач эшкәртү сәнәгатен билгели торган сәнәгать профиле турында сөйләде. Шулай ук мәдәният өлкәсендәге уртак проектлар турында сөйләде.
Беларусия Республикасы безнең республиканың иң эре экспортерлары исемлегендә 4 нче урында тора, ул Татарстан Республикасының стратегик партнерларының берсе булып тора.
2004 елның 23нче июнендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусия Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, әлеге документ нигезендә чаралар планы гамәлгә ашырылачак.
Әлеге план һәр 4 ел саен яңартыла.
2018нче елда Татарстан Республикасы һәм Беларусия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше, 2017 ел белән чагыштырганда, 14% артып, 1,19 млрд. тәшкил иткән.
Беларусия Республикасы Татарстан Республикасының иң эре сәүдә партнерларының берсе булып тора: Белоруссиягә экспортка Татарстан экспортының 6,5% туры килә, импортка – 5,1%.
Беларусия Республикасына Татарстан Республикасы экспортының нигезе булып ягулык, нефть һәм аларны кудыру продуктлары тора, бу Татарстан Республикасының барлык экспортының 60%ын тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Беларусия Республикасында "Татнефть" компаниясенең 18 автозаправка станциясе эшли. "Татнефть" ГАҖ төркеме предприятиеләренең Беларусия Республикасына нефть һәм продукция китерү күләмен арттыру өлешендә актив эш алып барыла.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашуда шулай ук Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консуллыгы сәүдә вәкиллегенең сәүдә атташесы Исмәт Озкан да катнашты.
Кунакларны сәламләп, министр Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең уңышлы үсүен билгеләп үтте. 2018 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 300 млн. тәшкил иткән, алдагы ел белән чагыштырганда бу 4%ка югары.
"Төркия – безнең ышанычлы тышкы икътисадый партнерыбыз. Татарстан һәрвакыт яңа проектлар өчен ачык, һәм без төрек партнерларыбызга аларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм итәргә әзер", – дип ассызыклады министр.
Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы сүзләренә караганда, "Татарстан Төркиянең тышкы икътисадый багланышларында аерым урын алып тора. Безнең компанияләр эштән һәм Татарстан Республикасында булудан канәгать".
Шулай ук Исмәт Эрикан билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә үз производствосын ачкан Төркия компанияләре республикага инвестицияләү буенча озак сроклы планнарга ия.
Бүгенге көндә Төркия Республикасы белән хезмәттәшлекнең иң кирәкле юнәлешләреннән берсе – төзелеш. "Дөньяда Төркия подрядчылары, Кытайдан соң, ихтыяҗ буенча икенче урында тора", – диде генконсул.
Исмәт Эрикан шулай ук Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең башка перспектив юнәлешләре турында да сөйләде:
"Бездә инвестицияләүнең өстенлекле өлкәләре бар, барыннан элек, бу нефть химиясе. Әмма Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр ике яклы булырга тиеш, шуңа күрә без Татарстан предприятиеләрен Төркиядә инвестицион проектларны гамәлгә ашырырга чакырабыз".
Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, ике яклы хезмәттәшлек характеры республика өчен өстенлекле юнәлеш булып тора:
"Татарстанда хәзер "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул, аерым алганда, чит илләрдә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларга ярдәм итүне күздә тота".
"Республика алдына продукция экспортын 5 ел эчендә ике тапкыр арттыру бурычы куелган, шуңа күрә без, һичшиксез, киләчәктә хезмәттәшлек итү һәм уртак проектлар булдыру өчен җирлек табачакбыз", – диде очрашу ахырында министр.
Бүген Казанда белем бирү оешмаларында "Мехатроника" белгечлеге буенча дуаль белем бирү системасын гамәлгә кертү буенча социаль проектның өченче этабы старт алды. Ул төбәктә Форд Соллерс компаниясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Ford Fund хәйрия берләшмәсе ярдәме белән инде өченче ел тормышка ашырыла.
Проект 2017 елның декабреннән башланып киткән иде. 2017нче һәм 2018нче елларда узган беренче ике этап кысаларында Татарстанның әйдәп баручы белем бирү оешмаларында укытучылар дуаль белем бирү системасы темасына багышланган өч көнлек тренинглар узды, Мәскәүдәге "Фесто" югары технологияле уку үзәгендә укып, квалификация дәрәҗәсен күтәрделәр, шулай ук үз мәгариф оешмаларында уку планының төп һәм вариатив өлешенә кертү өчен "Мехатроника" белгечлеге буенча программалар эшләделәр.
Проектның өченче өлеше 30нчы октябрьдән 4нче декабрьгә кадәр оештырылачак һәм ул һөнәри белем бирү системасында практик юнәлештә эшләүгә һәм предприятиеләрдә остазлыкка багышлана.
Беренче этап практик юнәлешле якын килү һәм аларны хәл итү юллары өлкәсендәге проблемаларны ачыклау өчен стратегик сессия рәвешендә узачак. Очрашу нәтиҗәләре буенча җәлеп ителгән экспертлар тарафыннан укытучылар һәм предприятиеләр вәкилләре өчен укыту сессияләре эшләнәчәк.
Шуннан соң,, укытучылар эш партнерлары белән берлектә укыту һәм остазлык программаларын эшләячәк. Проектта барлыгы 6 һөнәри белем бирү оешмасы һәм аларның эш партнерлары – предприятиеләр катнашачак.
Проект финалында, 2019 елның декабрендә, катнашучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар һәм иң яхшы һөнәри белем бирү оешмаларының берсенә мехатроника буенча җиһазлар сатып алуга сертификат тапшырылачак.
"Татнефть" компаниясенең сатып алулар үзәге җитәкчесе Рамил Мәннапов "Конкурентлы сатып алулар лидеры – 2019" премиясендә җиңүче булган һәм "Конкурентлы сатып алулар профессионалы" номинациясендә диплом һәм истәлекле билгегә лаек булган.
Премия лауреатларын бүләкләү ел саен Мәскәүдә Россиянең төрле тармакларыннан әйдәп баручы компанияләр, шулай ук контрольлек итүче һәм дәүләт органнары вәкилләре катнашында узган "Корпоратив сатып алулар" конференциясе кысаларында узган.
Конференциядә катнашучылар һәм кунаклар сатып алу процедураларын киңәйтү мәсьәләләре һәм аларның бизнес үсеше драйверлары сыйфатында роле, сатып алу эшчәнлегенең заманча нәтиҗәле инструментлары, тәэмин итү сыйфатын арттыру юнәлешләре, тәэмин итүчеләр белән озак сроклы мөнәсәбәтләрне ныгыту һ.б. турында фикер алышкан.
"Конкурентлы сатып алулар лидеры - 2019" һөнәри конкурсында Россиянең эре предприятиеләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм эшлекле ММЧ катнашкан. Премиягә барлыгы 220дән артык эш тәкъдим ителгән. Номинантлар арасында шулай ук ЧТПЗ төркеме, "Северсталь" ГАҖ, ИТАР-ТАСС ФДУП, "МегаФон" ГАҖ, "СИБУР Холдинг" ГАҖ һ.б. бар.
Конкурсантларны бәйсез экспертлар – илебезнең эре предприятиеләренең сатып алулар буенча директорлары бәяләгән.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Хөрмәтле таможня хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе таможнячылары көне белән котлыйм.
Менә өч йөз елдан артык таможня хезмәтендә эшләүчеләр, илнең икътисади мәнфәгатьләрен яклап, гражданнарга хезмәт итә. Таможня хезмәте алдында мөһим бурычлар тора – илкүләм иминлекне саклау, дәүләт мәнфәгатьләрендә милли икътисадның конкурентлылык сәләтен арттыру, аның суверенитетын тәэмин итү һәм ил иминлеге өчен тышкы сәүдә элемтәләрен җайга салу.
Бөтендөнья глобальләшү процесслары шартларында таможня хезмәте эшенең актуальлеге һәм әһәмияте арта. Хезмәткәрләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә кеше һәм әйләнә-тирә мохитне саклау тәэмин ителә.
Татарстан Республикасының таможня хезмәте ведомство эшен даими рәвештә камилләштерә. Эш сыйфатының иң мөһим күрсәткечләре – яңа мәгълүмати технологияләр куллану, һөнәри осталык, хезмәткәрләрнең намуслылыгы һәм җаваплылыгы.
Бу бәйрәм көнендә заманча таможня хезмәтен формалаштыру өчен ныклы нигез салган тармак ветераннарына җылы рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Татарстан таможня хезмәтенең барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм һәм сезгә тыныч хезмәт, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тормыш юлында уңышлар телим!
Хөрмәт белән, ТР Премьер-министры урынбасары –
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов
25 октябрьдә "А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖендә тантаналы шартларда "Диңгез транспортын үстерү программаларының дәүләт заказчысы дирекциясе" ФКУ ихтыяҗлары өчен BLV03 проекты судларының корпусларына нигез салынды.
Судноларга транспорт академиклары, ЛЕНМОРНИИПРОЕКТ һәм ЦНИИМФ диңгез тармагы институтлары директорлары хөрмәтенә "Александр Парфенов" һәм "Всеволод Пересыпкин" исемнәре бирелгән.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов, Диңгез транспортын үстерү программаларының дәүләт заказчысы дирекциясе генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Анатолий Мишанов, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ генераль директоры Александр Карпов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кунакларга яңа судноларга нигез салу өчен беренче такталарны урнаштыру хокукы бирелде. Моннан тыш, тантана кысаларында Россия флоты өчен кораблар һәм суднолар төзүгә һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.
"Диңгез инженерлык бюросы" эшләнмәләренең BLV03 проекты суднолары Ice3 боз классындагы лоцмейстер судноларыннан гыйбарәт. Аларны төзү "Росатом" ДК программасы буенча "Төньяк диңгез юлы" федераль максатчан проекты кысаларында алып барыла.
Алар, диңгезнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм порт инфраструктурасын үстерү максатларында, Төньяк диңгез юлы портлары акваториясендә эшләр башкару өчен җәлеп ителер дип планлаштырыла.
А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы матбугат хезмәте материаллары буенча
КНИТУ-КАИда университет базасында "Композитлар технологияләре" компетенцияләренең махсуслаштырылган үзәге" фәнни-укыту лабораториясе ачылды.
Лаборатория А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының һәм UMATEX компаниясенең (Росатом) уртак проекты булып тора. Проект композитлар өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләүне гамәлгә ашыру, шулай ук полимер композиция материалларыннан эшләнмәләр проектлау һәм әзерләү өлкәсендә эшләүче конструкторларның, технологларның һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү максатында гамәлгә ашырыла.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, UMATEX (Росатом) генераль директоры Александр Тюнин, башка рәсми затлар, шулай ук бизнес-бергәлек һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Ачылыш тантанасы вакытында кунаклар яңа лаборатория биналарында: модельләштерүнең 3D-классында, композит материаллардан җиңел автомобиль прототипын формалаштыру өчен җиһазлар әзерләү залында, углерод җепселе нигезендә материаллардан автомобиль прототибы һәм термошкафта әзер эшләнмә формалаштырыла торган әзер әйберләр лабораториядә булдылар.
Ачылу тантанасында КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм UMATEX генераль директоры Александр Тюнин КАИ КНИТУ уку йортының "Чикләре булмаган композитлар" төбәкара сәнәгать кластерына керүе турындагы килешүгә имза салды.
UMATEX матбугат хезмәте материаллары буенча