"Комсомольская Правда-Казань" газетасы "Татарстан Республикасының 100 легендар бренды" проектын эшләтеп җибәргән.
Бу – республиканың 100 еллык тарихын чагылдыра торган брендлар, компанияләр һәм сәүдә маркалары турындагы проект.
Проектның максаты – Татарстан җитештерүчеләренең массакүләм куллану продукциясе үсеше тарихы турында сөйләү. Проектта икътисадның төрле тармакларыннан һәм төрле масштабтагы – районныкыннан алып дөньякүләм масштабтагы производстволарга, товарларга һәм брендларга игътибар биреләчәк.
Татарстанда узган елда производствога ия булган предприятие-оешмаларның чын брендка әверелүенә мисаллар күп.
Һәм иң мөһиме – Татарстанның йөз халык брендын сайлау республика һәм ил халкы катнашында башкарылачак. Тавыш бирүдә теләге булган һәркем катнаша ала!
БРЕНДНЫ ТӘКЪДИМ ИТӘРГӘ ЯКИ ТАВЫШ БИРҮДӘ КАТНАШУ ӨЧЕН ГАРИЗАНЫ ӘЛЕГЕ СЫЛТАМА БУЕНЧА БИРЕРГӘ МӨМКИН
2019 елның 31 декабренә кадәр республика халкыннан сәнәгать, транспорт, авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек, югары уку йортлары, элемтә, ММЧ, сәнгать, спорт һ.б. тармаклардан брендлар буенча тавыш бирүгә тәкъдимнәр көтәбез.
"Комсомольская правда-Казань" редакциясе материаллары
Казан Ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре - 2019" конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Конкурс лауреатларына дипломнарны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм башка рәсми затлар тапшырды.
Бәйге Татарстан Республикасында "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы кысаларында инде беренче ел гына үткәрелми. Конкурста катнашу үз товарыңны яки хезмәт күрсәтүне генә түгел, ә аларны иң яхшы яктан күрсәтергә дә уникаль мөмкинлек бирә.
2019 елда конкурста Татарстанның 230 предприятиесе һәм оешмасыннан 453 товар һәм хезмәт күрсәтү тәкъдим ителгән. Шуларның 135се – лауреат, 138е – I дәрәҗә дипломант, 162се – II дәрәҗә дипломант.
Конкурс нәтиҗәләре шуны раслый: республикада импортны алыштыру буенча актив эш алып барыла, инновацион проектлар гамәлгә кертелә, югары сыйфатлы продукциянең яңа төрләрен җитештерү үзләштерелә, кирәкле хезмәт күрсәтү өлкәсе үсә.
Казан Ратушасында Татарстанның алдынгы сәнәгать предприятиеләре – "Татнефть", "Нижнекамскнефтехим", "Казаноргсинтез", "Казан гипронииавиапромы", "А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы" һәм башкалар катнашты.
Республиканың өч предприятиесе 2019 елда "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсының югары бүләкләренә лаек булган:
Мотор төзүчеләр мәйданында "КМПО" АҖ кышкы шәһәрчеген ачу тантанасы булды, биредә күпсанлы кунаклар җыела. Әлеге чарага, традиция буенча, яңа ел атмосферасын тою өчен, завод хезмәткәрләре үз балалары белән генә түгел, ә Авиатөзелеш районында яшәүчеләр, Казан кунаклары да килә.
"КМПО" АҖ Хезмәт мөнәсәбәтләре департаменты директоры Сергей Зимин бәйрәм кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бәйрәм программасын заводның "Мотор төзүче" мәдәни-ял итү үзәге коллективы әзерләгән иде. Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу сабыйларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмады, барысына да якты хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Кышкы шәһәрчек көн саен эшли һәм Казанның Авиатөзелеш районында традицион бизәк булып тора.
"КМПО" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Альберт Кәримов Төрекмәнстан делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Төрекмәнстан делегациясе әгъзалары арасында – "Туркмендениздериайолары" агентлыгы, Төркмәнстанның Су хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты һәм "Балкан «суднолар төзү һәм судно ремонтлау заводы" АҖ белгечләре.
Татарстан һәм Төрекмәнстан арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләренә нәтиҗә ясап, министр билгеләп үткәнчә, 2019 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ике төбәкнең тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 65 млн. тәшкил иткән.
Шулай ук очрашу кысаларында яклар "Ак Барс" суднолар төзелеше корпорациясе белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлекнең төп аспектлары турында фикер алышты. Төрекмәнстан делегациясе 2019 елның 23 декабрендә "А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы"нда булды, анда кунакларга берничә җитештерү цехларын күрсәттеләр.
Дүртенче экология программасы кысаларында "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ агынты суларның сыйфатына автоматлаштырылган контроль керткән.
Беренче чиратта газоаналитик контроль датчиклары турында сүз бара. Аларны бу елның көзендә сәнәгать зонасы территориясендә урнашкан химик пычранган коллектор (ХЗК) системасының 27 кое төбенә урнаштырганнар. Әлеге приборлар коеларда газлануның торышын контрольдә тоту өчен кирәк. Зарарлы матдәләр концентрациясе арткан очракта, датчиклардан алынган мәгълүмат, алга таба оператив җавап бирү өчен, бердәм диспетчерлык хезмәтенә тапшырыла.
ХЗК системасына ташландыкларның сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтү өчен предприятиедә шулай ук углеводородларны контрольдә тоту өчен ШКУВ дип атала торган шкафлар кертелгән. Бу җиһазлар пычраткыч матдәләрнең эчтәлеген билгеләү өчен кулланылган.
Шкаф заманча үлчәү приборлары белән җиһазландырылган һәм автомат режимда эшли. Сынап карау һәм әзер анализ алу һәр 8 минут саен алып барыла. Беренче сәнәгать зонасында гомуми агынты коеларында шундый өч шкаф урнаштырылган.
Пычраклык датчикларына охшаш рәвештә, ШКУВ ярдәмендә алынган мәгълүмат диспетчерлык хезмәтенә җибәрелә. Бирегә шулай ук предприятие периметры буенча һәм биологик чистарту корылмаларында урнашкан стационар постлардан мәгълүмат килә. Киләчәктә компания I категорияле пычраткыч матдәләрне ташлау чыганакларына пычраткыч матдә чыгару күрсәткечләрен исәпкә алу буенча автоматлаштырылган системаларны урнаштырырга планлаштыра.
Хәзерге вакытта "Нижнекамскнефтехим" яңа табигать саклау проектларын гамәлгә кертә. Аерым алганда, соңгы эшләнмә атмосфера һавасы торышына автоматлаштырылган мониторингның яңа системасыннан гыйбарәт. Ул предприятиедән барлык ташландыкларны да исәпкә алып, бер-өч көнгә кадәр чорга калдыклар буенча вәзгыятьне фаразлый. Система, шул исәптән, һәркем ала алырлык геомәгълүмат ресурсларын үстерергә мөмкинлек бирә: җил юнәлеше, тизлек, дымлылык һәм башкалар буенча. Бу мәгълүмат нигезендә калдыклар белән бәйле вәзгыятьне фаразларга була.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Казан йорт төзелеше комбинатының җитештерү мәйданчыгында "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча сынау проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
Нәкъ менә Казан йорт төзелеше комбинаты илкүләм проект кысаларында җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча республиканың төзелеш тармагындагы "пионерларның" берсе булган. Предприятие бетон, цемент һәм гипстан эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру предприятиедә 2019 елның июлендә башланган, эшләр федераль компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәмендә алып барылган.
Нәтиҗәләр тантаналы җыелыш форматында ясалды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, "Ак барс девелопмент" генераль директоры Марат Шәһитов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, предприятие хезмәткәрләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Аерым алганда, төгәлләнмәгән җитештерү запаслары 5 тапкыр кимегән һәм җитештерү дәрәҗәсе 60%ка арткан.
Транспортировканы рациональ оештыру, яңадан планлаштыру, складлау системасын оптимальләштерү, эш урыннарында 5С системасын кертү һәм планлаштыруның яңа формаларын һәм контроль-мәгълүмат үзәкләрне гамәлгә кертү эш вакытын 3 тапкыр кыскартырга мөмкинлек биргән.
Моннан тыш, проект компаниягә операторларга хезмәт хакын арттырырга, физик йөкләнешне киметергә һәм хезмәт шартларын яхшыртырга, аш урынын оештырырга, эш урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.
Сакчыл җитештерү инструментларын кертү өчен Федераль компетенцияләр үзәге белгечләре компаниянең төп агымнарының берсе – биналар төзегәндә кулланыла торган тимер-бетон дивар панельләре җитештерү агымы сайлап алынган. Бу предприятиенең финанс яктан отышлы агымнарының берсе – ул җитештерелә торган продукция күләменең 49%ын тәшкил итә. Предприятие хезмәткәрләреннән торган эшче төркем җитештерү югалтуларын ачыклый алган: линия бары тик 32%ка гына җәлеп ителгән, эшсез торган очраклар ачыкланган, әзерләнгән эшләр үз вакытында тапшырылмаган, операторларның йөкләнеше тигез булмаган. Бу җитештерү нәтиҗәлелеген сизелерлек киметкән.
Чара ахырында җитештерү процессларын оптимальләштерүдә актив катнашкан завод хезмәткәрләре арасыннан үзгәрешләрдәге лидерларны бүләкләү булды.
2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында "Яңа туган балага бүләк" акциясе старт ала. Акциядә республика территориясендә яңа туган балалар белән яшәүче, уртача айлык кереме яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр катнашачак. Аларга бала тудыру йортыннан чыккан вакытта бүләк җыелмасы биреләчәк.
Бүләк җыелмасы түбәндәге эшләнмәләрдән торачак:
универсаль комбинезон-трансформер;
яңа туган сабыйга махсус мендәр;
100%лы сарык йоныннан сырылган юрган;
подгузниклар;
катмарлы комплект: халат, сөлге, җиңсә һәм тәпкәләр;
яңа туган сабый өчен җыелма: кофта, ыштан һәм баш киеме;
биләмә комплекты;
гигиена әйберләре;
балалар киез итекләре.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җыелмадагы барлык эшләнмәләр дә җирле, ягъни республика сәнәгать предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән.
Фото creativemama.com.ua сайтыннан
"Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы" конкурсы нәтиҗәләре буенча "Татнефть" компаниясе белгечләре иң яхшылары дип табылган.
Конкурста җиңүчеләр арасында – "Татнефтегазпереработка" идарәсе вәкилләре, "Технологик үсеш үзәге" хезмәткәрләре, "Җәлилнефть" НГДИ, "Әлмәтнефть" НГДИ, "Азнакайнефть" идарәсе һәм "Прикамнефть" НГДИ белгечләре, шулай ук "Түбән Кама механика заводы" АҖ предприятиесе ("Татнефть"нең KAMA TYRES шиннар бизнесына керә) вәкилләре бар.
Конкурсны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә "Татарстан Республикасы Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте" һәм "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге" оештыра.
Конкурсның максаты – Татарстан Республикасындагы рационализаторларның һәм уйлап табучыларның, эшче һәм инженер белгечлекләренең абруен күтәрү, яшь рационализаторларның һәм уйлап табучыларның казанышларын пропагандалау, уйлап табучы һәм рационализаторлык хезмәтен хуплау һәм стимуллаштыру, Татарстан Республикасының фәнни-техник потенциалын ачыклау.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Хөрмәтле республиканың энергетика комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм!
Энергетика – илебезнең мөһим тармагы. Республикада ышанычлы энергетика инфраструктурасы булдырылган, аның ярдәмендә икътисадның һәм сәнәгатьнең барлык тармаклары үсеш ала. Татарстан предприятиеләре һәм халкы электр һәм җылылык энергиясе белән өзлексез тәэмин ителә. Республика станцияләрендә якынча 27 млрд. кВт/сәг электр һәм 34 млн. Гкал җылылык энергиясе эшләп чыгарыла.
Яңа технологияләрне кулланып, булган куәтләрне яңарту буенча эш алып барыла. Әйтик, "Татэнерго" АҖ, "ТГК-16" АҖ, "Түбән Кама ҖЭҮ" ҖЧҖ предприятиеләре тарафыннан гомуми егәрлеге 1,2 ГВт булган генерациянең яңа объектларын файдалануга тапшыру буенча эре проектлар гамәлгә ашырылды. Заманча технологияләр нигезендә егәрлекләрне яңарту эше республиканың электр челтәре хуҗалыгында да алып барыла. Агымдагы елның июнендә "Челтәр компаниясе" ААҖ 110 кВ портлы цифрлы подстанцияне файдалануга тапшырды. Татарстан энергосистемасында бу шундый подстанция төзүнең беренче тәҗрибәсе.
"WorldSkills" стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узган елда республика энергетиклары тарафыннан объектларны ышанычлы һәм куркынычсыз электр белән тәэмин итү тәэмин ителде.
Тармак башында торучыларга, күп еллар дәвамында фидакарь һәм намуслы хезмәт итүчеләргә – Татарстанның энергетика комплексы ветераннарына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Данлы традицияләрне саклап, бүген Татарстан энергетикларының яңа буыны энергия системасын үстерүне дәвам итә, энергия белән тәэмин итүнең ышанычлы һәм өзлексез эшләвен тәэмин итә.
Бүген 16 меңнән артык кеше энергетика комплексының эре предприятиеләрендә эшли. Тармакны модернизацияләү шартларында энергетиклар алдында мөһим, стратегик бурычлар тора. Шуңа күрә энергетикада югары класслы белгечләрнең эшләве бик мөһим.
Хөрмәтле энергетиклар, чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Киләчәктә дә тупланган тәҗрибә, осталык һәм данлы традицияләр перспектив планнарны һәм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итсен. Сезгә барлык башлангычларыгызда да уңышлар, нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим!
Министрлыкта "ДС Контролз" компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.
"ДС Контролз" Бөек Новгород территориясендә 1998 елдан бирле эшли һәм General Electric корпорациясе лицензиясе буенча җитештерелә торган сыйфат стандартларына туры килгән көйләү һәм келә арматурасы җитештерү белән шөгыльләнә.
Компания Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре – "Татнефть", "ТАНЕКО", "ТАИФ-НК", "КАМАЗ", "Нижнекамскнефтехим" һәм башкалар белән күптән хезмәттәшлек итә.
"ДС Контролз" вәкилләренең бүгенге визиты Татарстан территориясендә компания производствосын һәм сервисын үстерүгә багышланган.
Предприятиенең генераль директоры Николай Кузенков Лениногорскида торбаүткәргеч арматура җитештерү буенча яңа завод ачылачагы турында хәбәр итте, ул 2020 елның март-апрель айларына планлаштырылган.
Моннан тыш, очрашуда катнашучылар республика предприятиеләре белән кооперацияне киңәйтү буенча тәкъдимнәр турында да фикер алышты.