2019 елның 19 декабрендә Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә электромонтерлар арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" дигән һөнәри осталык конкурсы узган. Ярышларда "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ 14 хезмәткәре, бүлендек предприятиеләрнең ике электромонтеры һәм көллиятнең өч студенты катнашкан.
Бәйгедә катнашучыларның белемнәре һәм күнекмәләре теория һәм гамәли биремнәр барышында бәяләнгән. Беренче өлештә конкурсантларга 60 сорауга дөрес җавап бирергә туры килгән, шул ук вакытта моның өчен 40 минут вакыт билгеләнгән. Гамәли этапны үтәү өчен катнашучыларга күбрәк вакыт кирәк булган – ул ике биремнән торган. Конкурсантлар билгеләнгән параметрлар белән электр схемасын җыйган һәм программалаштыру эшләрен башкарган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны II сәнәгый зонаның электр җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау идарәсенең 6101 нче цех электромонтеры Илназ Миңнебаев алган. Икенче урында – энергия белән тәэмин итү идарәсенең 5102 нче цех белгече Рифат Кирасиров. Өченче урынны I сәнәгый зонаның электр җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау идарәсенең 6403 нче цехында эшләүче Алексей Лихачевка биргәннәр.
2019 елда барлыгы 13 төп һөнәр буенча һөнәри осталык конкурслары үткәрелгән. Химик анализ лаборантлары, слесарь-ремонтчылар, машинистлар, сменалардагы җитәкчеләр, эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр, газ коткаручылары, аппаратчылар, КИПиА буенча слесарьлар, токарьлар, инженер-конструкторлар, инженер-технологлар һәм электромонтерлар арасында иң яхшы белгечләрне билгеләгәннәр.
Һөнәри осталык бәйгеләре яшь хезмәткәрләргә иҗади активлык һәм инициатива белдерү, үзләренең һөнәри белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтү, сайлаган һөнәрләрендә камилләшү мөмкинлеге бирә. Шулай ук бу карьера үсеше мөмкинлеге дә – конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчегә чираттагы разряд бирелә һәм матди бүләк түләнә.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Альберт Кәримов бүген Татарстан Республикасында Хэйлунцзян провинциясе көннәрен үткәрү буенча Кытайдан алдынгы төркем белән очрашты. Очрашуда ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашты.
Кытай ягыннан делегацияне Хэйлунцзян провинциясенең Халык хөкүмәтенең Чит ил эшләре канцеляриясе башлыгы Ван Хайцзюнь җитәкли.
2020 елның июлендә чаралар үткәрү вакытын алдан билгеләп, Татарстан Республикасында провинция көннәрен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре очрашуның төп темасы булды.
Альберт Кәримов яшь яхтсменнар – "Дельфин" яхта клубында тәрбияләнүчеләре балаларны котлады һәм Мактау грамоталары белән бүләкләр тапшырды. 2019 елда Виктория Чепляева һәм Сергей Вахрамеев "Спорт мастерлыгына кандидат" дигән спорт разряды алган.
Бүләкләү ТР Җилкәнле спорт федерациясенең Химаячеләр советының йомгаклау утырышы кысаларында узды. Совет әгъзалары Федерациянең 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, шулай ук оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Бүген "Магнит" тантаналы рәвештә Казанда "өй янында" форматындагы беренче инновацион һәм иң заманча кибетне ачты. Ул элегрәк ритейлерлар тарафыннан нигездә зур форматта кулланылган тармакның актуаль тенденцияләренә җавап бирә торган чишелешләр белән җиһазландырылган. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Сәүдә ноктасы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Ямашев проспекты, 76. Кибетнең мәйданы 550 кв.м. тәшкил итә. Ассортиментта – 5,6 меңнән артык популяр товар, "Наше татарское" күрсәткечләре белән бирелгән җирле җитештерүчеләр продукциясе киң таралган. Шулай ук хәләл продукциянең 40лап позициясе бар.
Киштәләрнең һәм кибеттәге чиратларның видеоаналитикасы персоналга товарның киштәләрдә булуын контрольдә тотарга һәм кассадагы чиратлар белән һәрчак хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Сатып алучылар өчен интерактив прайс-чекерлар урнаштырылган — алар ярдәмендә товарның төгәл бәясен оператив рәвештә билгеләргә мөмкин. Кассаларда модернизацияләнгән дисплейлар бар — алар чекны тутыруны һәм актуаль промо-акцияләрне күрсәтә. Моннан тыш, сәүдә залы 5 ТВ-экран һәм аудиоколонкалар белән тәэмин ителгән. Элмә такталар һәм навигация элементларындагы язулар рус һәм татар телләрендә башкарылган. Компания яңа SELFIETOPAY цифрлы системасын тәкъдим итә, аның ярдәмендә акчадан башка гына, карта яки телефон ярдәмендә сатып алырга мөмкин.
Кибеттә бушлай Wi-Fi һәм уңайлы мини-кафе зонасы бар, анда сатып алучылар яңа пешерелргә каһвә һәм кайнар камыр ризыклары сатып ала алалар. "Магнит" кибеткә эт хуҗалары өчен дә уңайлы үтеп керерлек шартлар тудырган, эт каешларын бәйли торган махсус "парковка" ясаган.
Моннан тыш, компания "Татспиртпром" белән бергә кибеттә файдаланылган савытлар өчен җайланма — фандомат урнаштырган. Аппарат алюминий банкалар һәм 0,25тән 2 литрга кадәр күләмдә пластик шешәләр кабул итә. Биредә үк махсус бокска пластик капкачларны тапшырырга мөмкин, алар эшкәртүгә җибәрелә, ә җыелган акча үсешендә үзенчәлекләре булган, тәрбиягә алынган балаларга ярдәмгә юнәлдерелә.
"Магнит" челтәре матбугат хезмәте материаллары буенча
2019 елның 18 декабрендә "Татэнергосбыт" АҖдә матбугат конференциясе узды, анда 2019 елның 9 ае эчендә компания эшенә йомгак ясалды һәм киләсе елга төп бурычлар билгеләнде.
Компания директоры Рифнур Сөләйманов журналистларны сәламләде һәм аларга "Татэнергосбыт"ның клиентларга хезмәт күрсәтү офисын тәкъдим итте.
Предприятие белгечләре матбугат конференциясендә катнашучыларны "Татэнергосбыт"ның клиентлар базасы структурасы, электр энергиясен эшләп чыгару һәм куллануның гомуми динамикасы, кулланучылар өчен бәя кую мәсьәләләре белән таныштырды, шулай ук физик затлар өчен шәхси кабинет мөмкинлекләрен турында да күрсәтелде.
Хәзерге вакытта яңа шәхси кабинет тест уза. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм күрсәткечләрне сервиста тапшырудан тыш, түләүләр һәм күрсәткечләр тарихы, барлык ресурслар буенча куллану статистикасы, мөрәҗәгатьләрне онлайн рәвештә бирү дә ачык булачак.
Матбугат конференциясе кысаларында шулай ук түгәрәк өстәл узды, анда журналистларга компаниянең оештыру структурасындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: 3 декабрьдә «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖне «Татэнергосбыт»АҖгә кушу формасында үзгәртеп кору процедурасы тәмамланган.
Хәзер берләшкән оешма республиканың гарантияле тәэмин итүче оешмасы һәм исәп-хисап үзәге функцияләрен башкара. Яңа елда электр белән тәэмин итү хезмәтенең бердәм түләү документына керәчәге билгеләп үтелде. Гыйнвар аенда сынау сыйфатында ул Саба районында, февраль аенда – Алабуга һәм Менделеевскида, ә март аеннан башлап бөтен Татарстан буенча гамәлгә ашырылачак.
"Татэнергосбыт" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясенең агымдагы елда соңгы утырышы узды.
Таможня хезмәткәрләре көче белән гамәлгә ашырыла торган интеллектуаль милек объектларына хокукларны яклау чаралары турында Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары Ләйлә Туфитуллова сөйләде.
Бүгенге көндә таможня реестрында 5 меңнән артык интеллектуаль милек объекты бар. Интеллектуаль милек хокукларын яклауны тәэмин итүне контрольдә тоту товарларга һәм эчке базарда таможня декларациясе биреп, товарларны декларацияләү барышында интеллектуаль милек объектларын ачыклау һәм контрольдә тоту буенча алып барыла.
Контрафакт билгеләре барыннан да ешрак автозапчастьләрдә, балалар конструкторлары һәм уенчыкларында, ноутбуклар өчен тышлыкларда, сувенир продукциясендә һ.б. ачыкланган. Быелгы елда республика буенча гомуми зыян күләме 18 млн сум тәшкил итә.
Контрафакт товарларның күпчелеге Кытайдан, шулай ук Һиндстаннан, Гонконгтан һәм башка илләрдән килә икән.
Хәзерге вакытта контрафакт белән көрәштә төп эш хокук ияләре җилкәсенә төшә. Контрафакт бүген бизнеска гына кагылып калмыйча, җәмгыять мәнфәгатьләренә кагылып, тагын да җитдирәк проблемага әйләнә. Түбән сыйфатлы товарлар сатып алганда, кулланучылар еш кына акчасын гына түгел, сәламәтлеген дә югалта.
Казаноргсинтез 40 футлы контейнерларда үз продукциясен төяп җибәрү өчен инфраструктура булдырган. Предприятиенең логистика хуҗалыгы кысаларында шундый контейнерларны саклау һәм аларга төяү өчен аерым мәйданчык төзелгән. Йөк төяү-бушату эшләре яңа Kalmar ричстакеры ярдәмендә башкарылачак.
40 футлы контейнерларны, нигездә, мультимодаль ташулар вакытында куллану планлаштырыла. Беренче чиратта "Казаноргсинтез" ГАҖ продукциясен Азия илләренә диңгез транспорты белән җибәрүне киңәйтү турында сүз бара. Хәзерге вакытта шулай ук полимер эшкәртүчеләр белән дә контрактлар төзелә. Предприятие пассажирлар йөртү өчен эчке һәм тышкы базарларда эшләү тәҗрибәсе булган эре контейнерлар хуҗаларының хезмәтеннән файдаланачак.
"Казаноргсинтез" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Министрлыкта Альберт Кәримов рәислегендә җил-энергетика станцияләрен төзү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Эшче төркем 2018 елның декабрендә Татарстан Республикасында җил парклары төзелеше өлкәсендә министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары һәм тармак предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеген оештыру өчен оештырылды.
Бүгенге көндә республиканың Кама Тамагы, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында җил үлчәү эшләре тәмамланган. Моннан тыш, җилне күзәтү, җил парклары төзүнең өстәмә потенциаль мәйданчыкларын билгеләү өчен, Татарстанның башка районнарында да үткәрелә.
Барлыгы шундый уналты мәйданчык булуы ачыкланган, нәкъ менә шунда Казан дәүләт энергетика университеты белгечләре республиканың җил потенциалын билгели. Бу хакта киңәшмәдә КДЭУның ВИЭ буенча кафедра мөдире Наил Тимербаев сөйләде.
Утырыш ахырында катнашучылар проектны гамәлгә ашыру буенча көчләрне координацияләү өчен юл картасын эшләү турында килеште.
"Барс аяк киеме компаниясе" Чистайда махсус эш аяк киеме җитештерү буенча яңа линияне эшләтеп җибәрде. Итекләр, ботинкалар һәм башка саклагыч аяк киеме модельләрен тире, полимер материаллардан һәм кабартылган каучуктан җитештерәчәкләр.
"Барс аяк киеме компаниясе" уртак федераль-төбәк займ җәлеп итеп, махсус күн аяк киеменә табан кую өчен югары технологияле җиһазлар сатып алган. Кулланыла торган технологияләр җиңел, тузуга чыдам һәм куркынычсыз аяк киеме җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Компания кирәкле чималны һәм материалларны Россия тәэминатчыларыннан сатып алачак.
Саклагыч эш аяк киеменә эшкәртү сәнәгате, тау эшкәртү, азык-төлек, фармацевтика, нефть эшкәртү һәм башка тармакларда ихтыяҗ бар. Татарстан предприятиесе продукциясе республиканың һәм Россиянең башка төбәкләренең сәнәгать предприятиеләренә җибәреләчәк. Компания планнарында – Казакъстанга махсуслаштырылган аяк киеме экспортлауны җайга салу.
2019 елның мартында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы проектны хуплаган һәм предприятиегә 31,5 млн.сум акча биргән, тагын 13,5 млн.сум "Үсеш проектлары" федераль-төбәк программасы буенча Татарстан Республикасы Инвестицияле-венчур фонды тарафыннан җибәрелгән. Проектның гомуми бюджеты 134,5 млн.сум тәшкил итә.
Хәзерге вакытта, компания мәгълүматлары буенча, Россиядә махсус һәм эш аяк киемнәре җитештерү базары күләме 5,7 млн. пар яки 22-24 млрд.сум тәшкил итә. Чит илдә җитештерүчеләрнең өлеше – 80%, аларның 71%ы Кытай аяк киеменә туры килә, аның заказында зур чыгымнар логистикага һәм пошлиналарга китә. "Барс аяк киемнәре компаниясе" максималь куәтенә ирешкәндә, Россиянең эшче аяк киемнәре җитештерү базарының 4%ын биләп алырга планлаштыра.
Сәнәгатьне үстерү фонды матбугат хезмәте материаллары буенча
Узган атнада Мәскәүдә "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы бәйгесендә иң югары бүләкләр белән бүләкләү тантанасы булды.
Программа, эшли башлаганнан бирле, илдәге товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында гына түгел, фәнни-техник җәмәгатьчелек даирәсендә дә киң яклау тапты. Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында илнең эчке һәм тышкы базарында югары сыйфатлы һәм конкуренциягә чыдам продукция һәм хезмәт күрсәтүне ачыклау һәм алга этәрү программасын гамәлгә ашыруда актив катнашучы һәм бәхәссез лидер булып тора.
Республика предприятиеләре, шул исәптән кече бизнес, уникаль инновация эшләнмәләрен кулланып, продукциянең югары технологияле төрләрен җитештерүне уңышлы үзләштерә.
Быел республиканың берьюлы өч предприятиесе "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының югары бүләкләренә лаек булган.
"Импортны алыштырудагы уңышлар өчен" призын, сакчыл җитештерү методикасын актив кертеп һәм үз эшчәнлеген даими камилләштереп, минималь югалтулар белән нефть чыгару бурычларын нәтиҗәле хәл итүче "ТМС Групп" компаниясенә тапшырганнар.
"Инновация" призы "Иинновацияле технологияләр" ҖЧҖ оешмасына "Re-Flame" уттан яклаучы состав" өчен бирелгән. Оешма конструкцияне саклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү максатыннан, төзелешкә һәм сәнәгатькә уникаль югары технологияле материаллар эшләү, җитештерү һәм кертү белән шөгыльләнә.
"Сыйфат тәме" призына Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты продукциясе "Бифилайф дәвалау һәм профилактик туклану әчетелгән сөт продукты" өчен лаек булган. Департамент шәһәрнең социаль һәм ведомство учреждениеләрендә сыйфатлы туклануны оештыра һәм куркынычсыз азык-төлек белән тәэмин итә, шул рәвешле гражданнарның сәламәтлеген саклый һәм яхшырта.
"Мюстела" ҖЧҖ җитештергән барлык өч продукция, шулай ук "Фирдаус" алтын мае һәм "Тулпар Техник" ҖЧҖ җитештергән авиация техникасына техник хезмәт күрсәтү хезмәте "Алтын йөзлек" исемлегенә кергән. Бу статус сыйфат, экология, куркынычсызлык һәм башка күрсәткечләр буенча өстенлек белән аерылып торган илнең нибары 100 товарына бирелә.
Экспертлар, конкурска тәкъдим ителгән товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә анализ ясап, эшкуарларның инновацияле үзгәртеп корулар юнәлешендә актив үсеш кичерүләрен билгеләп үткән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Татарстан Республикасыннан "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының федераль этабына 97 предприятиедән 160 төр продукция һәм хезмәт тәкъдим ителгән, шуларның 53е лауреат исеменә лаек булган.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасында һәм "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан Ратушасында 2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм "Сыйфат проблемалары академиясе" төбәкара иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Елена Дубинская катнашында узачак.
"Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ матбугат хезмәте материаллары буенча