«Соллерс Форд» 2021 елның маендагы сатулары турында хәбәр итә: Россиядә 1540 данә яңа Ford Transit сатылган, бу алдагы елга караганда 111%ка югары. Ел башыннан бирле барлыгы 6535 автомобиль сатылган, бу 2020 елның шул ук чоры күрсәткечен 95%ка яхшырткан.
Ford Transit сату күрсәткече үсеш тизлеген күрсәтә: 2021 елның маенда 1540 автомобиль сатылган, бу – май сатуларының иң яхшы нәтиҗәсе, алдагы еллардагы нәтиҗәләрне 2 тапкырга уздырып җибәргән.
Гадәттәгечә, базарда Ford Transit фургонына ихтыяҗ барыннан артык зур булган, сатуларның 70% өлеше аңа туры килә, 26% очракта бер кабиналы Transit шассие сатылган.
Бүгенге көндә Ford Transit караган автомобильләр бөтен Россия буенча почта һәм товарлар китертү өчен киң дәрәҗәдә кулланыла, алар ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә эшли, балаларны мәктәпләргә илтә, шәһәр һәм шәһәрара элемтәсендә пассажирлар йөртә, кече һәм урта бизнес бурычларын нәтиҗәле хәл итә. Ford Transit автомобильләренең сыйфаты, ышанычлылыгы, хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгы һәм түбән бәясе аркасында, аларга бизнесның барлык өлкәләрендә дә ихтыяҗ бар, ә автомобильләрнең техник тәэминат бәясе сегментта иң арзаннарының берсе булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Бәһрәйн Корольлеге делегациясе белән очрашты.
Очрашуда Бәһрәйннең Икътисадый үсеш советы башкарма директоры Хәлид Хумайдан, Бәһрәйн Корольлеге Суверен фондының башкарма директоры Халед Әл-Ромаихи һәм Бәһрәйн Корольлегенең сәнәгать, сәүдә һәм туризм министры урынбасары Эман Әхмәд Хәсән Әл-Досери катнашты.
Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов һәм Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Сөйләшүләр барышында яклар медицина, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекнең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты, шул исәптән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне алга таба диверсификацияләүне дә яклап чыкты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нидерландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хиллес Плухны “Россия - Ислам дөньясы” XII Халыкара икътисади саммитына (2021 елның 28-30 июлендә узачак) чакырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Израильнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Бен Цви белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Санкт-Петербургка эшлекле очрашуга килде.
Төп максаты - Петербург халыкара икътисад форумында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында "Haier" смарт-заводы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.
Санкт-Петербургта Халыкара икътисадый форум үз эшен башлап җибәрде, «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә 2 июньнән 5 июньгә кадәр эшлекле даирә вәкилләре төп икътисадый мәсьәләләр буенча фикер алышуга җыелачак.
Форум, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, эшлекле, мәдәни һәм спорт программаларын да кертеп, компанияләр, илләр һәм төбәкләр экспозицияләрен үз эченә алган көндезге форматта уза.
Быелгы Форумның темасы: «Янә бергә. Яңа чынбарлык икътисады». 2021 елгы Форум программасы дүрт өлештән тора: «Үсеш өчен көчләрне берләштереп», «Илкүләм үсеш максатлары: бурычлардан нәтиҗәләргә», «Горизонтларны киңәйтә торган технологияләр», «Яңа чынбарлык кешесе. Глобаль чакыруларга җавап биреп».
Бүген, 3 июньдә Форумның тантаналы ачылышы булачак. Бу көнне панель сессияләр һәм дискуссияләр барышында чикләнмәгән ресурслар икътисады, система барлыкка китерүче тармакларның инвестиция җәлеп итүчәнлеге, кече бизнесның роле турында фикер алышу планлаштырыла.
4 июньдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында пленар утырыш узачак. Дәүләт башлыгының чыгышы илнең социаль-икътисадый үсешенә һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлегенә багышланачак. Пленар утырышта чыгыш ясаганнан соң дәүләт башлыгы модераторацияләнә торган дискуссиядә катнашачак. Чара кырларында Путин шулай ук дөньяның мәгълүмат агентлыклары журналистлары, бизнесменнар һәм инвесторлар белән сөйләшәчәк.
2021 елгы Форумның эш программасы 5 июньдә Халыкара яшьләр икътисадый форумы чаралары белән ябылачак.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер рәислегендә сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре белән коронавирус инфекциясеннән (COVID-19) хезмәткәрләрне вакцинацияләү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында министр урынбасары Герман Лернер, халыкны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итеп, көн саен күп кеше белән бәйләнешкә керә торган сәүдә предприятиеләре персоналын куркыныч инфекциядән саклауның мөһим булуы турында билгеләп үтте. Вакцинацияләүнең мөһимлеге турында доклад белән Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина чыгыш ясады.
Прививка ясатудан инде инфекция кичергән кешеләргә дә баш тартырга кирәкми. Чирдән соң иммунитет какшап кала һәм вакыт узу белән COVID каршы тәнчекләр саны кими һәм кабат зарарлану куркынычы барлыкка килә.
Әмма бер генә прививка да авырудан 100% гарантия бирми. Вакцина аның авыр торышыннан, катлаулану һәм үлем очракларыннан саклый. Авыру килеп чыкса да, ул я билгеләрсез генә яки җиңел формада булачак. Шуңа күрә, күмәк иммунитет дәрәҗәсен 60%ка җиткергәнчегә кадәр кирәк урында битлек кияргә туры киләчәк.
Исегезгә төшерик, хәзерге вакытта коронавируска каршы биә ысул белән прививкага язылырга мөмкин:
- РФ Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталы (ЕПГУ);
- Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы;
- бердәм 122 номеры;
- күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә;
- элемтәгә керү телефоннары аша поликлиникага мөрәҗәгать иткәндә.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, кластер сәясәте өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертү, шулай ук төрле төбәк предприятиеләре арасында сәнәгать кооперациясен үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен, икенче гамәли сессия оештыра. Чара 24-25 июньдә Саранскта (Мордовия Республикасы) узачак. Гамәлдәге һәм төзелә торган сәнәгать кластерлары, кластерлы үсеш үзәкләре составында махсуслаштырылган оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләрен гамәли сессиядә катнашырга чакырабыз.
Чарада катнашу өчен 2021 елның 18 июненә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлү формасын тутырырга кирәк: https://forms.gle/E5qkQvzUGzqySz3v5.
Шулай ук 2021 елның 11 июненә кадәр Мордовия Республикасында узачак чарада кластер проектларын тәкъдир итәргә планлаштыручы сәнәгать кластерларында катнашучыларга проект буенча документацияне (исемлек астарак бирелгән) әзерләргә һәм әлеге электрон почта адресылары җибәрергә кирәк булачак:
danilovlv@minprom.gov.ru - Данилов Леонид Валентинович, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгать сәясәте һәм проект идарәсе департаментының территориаль үсеш проектлары бүлеге җитәкчесе, телефон: +7 926-238-61-48.
ekashinova@akitrf.ru - Кашинова Елена Андреевна, Россия Кластерлар, технопарклар һәм махсус икътисад зоналары ассоциациясенең кластер сәясәтен гамәлгә ашыру юнәлеше җитәкчесе, телефон: +7 915-163-84-39.
Үзегезгә алу өчен документларның формалары түбәндәге сылтамалар буенча урнаштырылган:
- гамәли сессияне үткәрү программасы;
- уртак кластер проектларын тәкъдир итү өчен кирәкле документлар исемлеге;
- смета, план-график һәм күрсәткечләр формалары;
- уртак проектны тәкъдир итү үрнәге.
Гамәли сессиядә катнашуның оештыру мәсьәләләре буенча элемтә өчен җаваплы зат: «Технопарк-Мордовия» АУ кластерларны формалаштыру бүлеге җитәкчесе Солонина Марина Геннадьевна, телефон: +7 (903) 325-00-68, m.solonina@tpm13.ru
Татарстан Республикасында беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Трактор-шоу» төбәк ярышлары узачак, анда механизаторлар иң яхшы тракторчы исемен яуларга тырышачаклар.