Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Израильнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Бен Цви белән очрашты.
Очрашу Санкт-Петербург Халыкара икътисади форум кысаларында узды.
ТР Премьер-министры Санкт-Петербург Халыкара икътисади форумына Татарстан делегациясен җитәкли.
Алексей Песошин хәбәр иткәнкәнчә, быел Россия белән Израиль арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне торгызуга 30 ел була.
Илләр арасында икътисад һәм гуманитар элемтәләр өлкәсендә ике яклы мөнәсәбәтләр уңышлы үсеш алган, һәм Татарстан, Россия субъектларының берсе буларак, Россия-Израиль мөнәсәбәтләре үсешенә үз өлешен кертергә әзер, дип белдерде Алексей Песошин.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанның яһүд җәмгыяте Россиядә иң көчлеләрнең берсе. Казан синагогасында Рамазан аенда ураза тотучылар өчен бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Аның сүзләренчә, бу уңышлы мәдәниятара һәм динара хезмәттәшлекнең бик яхшы үрнәге.
Алексей Песошин кыскача төбәкнең социаль-икътисади үсеше һәм аның сәнәгать һәм икътисад өлкәсендәге перспективалы проектлары турында сөйләде.
Ул шулай ук Израильнең Россиядәге илчелеге вәкилләрен һәм Израиль-Россия эшлекле советы әгъзаларын Казанга “Россия- ислам дөньясы” халыкара саммитына (28-30 июль), Kazan Digital Week халыкара форумына (21-24 сентябрь) чакырды.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Израиль-Россия эшлекле советы рәисе Теймураз Хихинашвили катнашты.