Рөстәм Миңнеханов Haier смарт-заводы нигезенә беренче ташны салуда катнашты

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында "Haier" смарт-заводы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.

Haier Кытай корпорациясе – Россиядә эшләүче иң эре инвесторларның берсе. Татарстан территориясендә Акыллы завод төзү турындагы меморандум 2019 елда Россия һәм Кытай дәүләтләре башлыклары катнашында имзаланды. Проект тулысынча Haier тарафыннан финанслана. Шундый ук ике завод КХР территориясендә эшли инде. Кытай компаниясе технологияне Россиягә, аерым алганда, Татарстан Республикасына тапшырырга әзер.

Рөстәм Миңнеханов Haier корпорациясе җитәкчелегенә үз җитештерүләрен урнаштыру мәйданчыгы итеп Татарстанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. «Чаллыда Haier компаниясенең өч заводы эшли инде, 1,5 мең эш урыны булдырылган. Аларга инвестицияләр күләме 10 млрд сумнан артып киткән. Бүген без яңа проектка старт бирәбез – акыллы завод төзелешенә. Безнең өчен бу – зур казаныш», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, акыллы завод Haier яңа индустриаль паркының беренче проектларының берсе булачак. «Бу эре индустриаль парк булачак. Инвестицияләр якынча 1 млрд. доллар тәшкил итәчәк, яңа парк территориясе 127 гектарга җитә. Әлбәттә, инфраструктура, юллар белән бәйле мәсьәләләр дә бар. Алар барысы да бергәләп хәл ителәчәк", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Акыллы җитештерү кулланучыларның шәхси заказлары буенча инновацион продукцияне күпләп чыгарачак. Завод эчке мәгълүмат челтәренә һәм тышкы дөнья белән интеграцияләнү юлы белән үзара бәйле автоматлаштырылган санлы модульләр комплексын тәшкил итә. Яңа смарт-заводта барлык җайланмалар һәм технологияләр Интернет белән тәэмин ителәчәк.

Haier смарт-заводы проекты өч җитештерүне үз эченә ала: суыткыч җиһазлары, туңдыргыч җиһазлары һәм коммерциячел суыту ларлары. Гамәлгә ашыру вакыты – 2022 елның өченче кварталы. 836 яңа эш урыны булдыру күздә тотыла. Акыллы заводның гомуми җитештерү куәте 1 млн. берәмлектән артык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International