Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында җитештерү күләмен 3% ка арттырганнар. Нефть чыгару, юу чаралары һәм пластмасса эшләнмәләр җитештерү артты. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин компаниянең Директорлар советы утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
База предприятиеләре тарафыннан төяп җибәрелгән продукциянең бәясе тарихи максимум дәрәҗәсендә саклана. Гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча ул 64% ка арткан һәм 1 трлн 450 млрд сумнан артып киткән.
Каучукка бәяләрнең уртача дәрәҗәсе соңгы дүрт елда иң югары булды. Европада полиэтилен, полипропилен, полистирол бәяләре икенче кварталда рекорд куйды, сентябрьдә азотлы ашламаларның бәясе 10 ел эчендә иң югары күрсәткечкә җитте. Дөньякүләм нефть һәм нефть продуктларына бәяләр расланган дәрәҗәдән артып китте.
Гыйнвар-сентябрь айларында комплексның база компанияләре тарафыннан барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 499 млрд. сум күчерелгән. Үсеш узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек булган.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына күчерүләр 61% ка арткан. Гыйнвар-сентябрь айларында 62 млрд. сум күчерелгән. Химия һәм нефть химиясе компанияләреннән керүләр - тарихи дәрәҗәдә.
Шулай ук утырыш барышында Татарстан Президентына берничә инновацион проект тәкъдим иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д.Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2021 елның 9 ае эчендә компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.
Утырышта катнашучылар карбон эзен киметү буенча компаниянең стратегик инициативаларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңладылар. «Татнефть» төркеме буенча парник газлары чыгару белән идарә итү системасы ISO 14001 экологик менеджмент таләпләрен исәпкә алып төзелде. Максатчан күрсәткечләргә ирешү турыдан-туры һәм турыдан-туры булмаган ташлауларны киметү, җитештерүнең энергия нәтиҗәлелеген арттыру, компенсация чараларын гамәлгә ашыру буенча технологик карарлар нигезендә гамәлгә ашырыла. Компания, аерым алганда, яңартыла торган энергия чыганакларын куллану, углекислый газны тоту һәм күмү технологияләрен (CCUS) карый.
Парник газлары чыгару буенча хисаплар ISO 14064 таләпләренә туры китереп формалаштырыла һәм верификация уза.
Директорлар советы компаниягә КПЭ системасын кертү барышын һәм аның климат үзгәрешен булдырмау максатларын исәпкә алып мотивация системасы белән интеграциясен хуплады. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Шулай ук директорлар советында «Татнефть» төркеменең 2022 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразы каралды һәм аның Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы фаразларына нигезләнгән параметрлары кабул ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика вәкилләре - EuroSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүчеләр, призерлар һәм экспертлар белән очрашты. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Хөрмәтле таможня хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Таможня хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.
Гамәлдә булган елларында таможня хезмәте икътисадый куркынычсызлыкны, мәдәни кыйммәтләрне ныгытуга һәм илнең милли мәнфәгатьләрен яклауга лаеклы өлеш кертте.
Таможня хезмәте алдында мөһим бурычлар тора – илкүләм иминлекне саклау, аның суверенитетын тәэмин итү һәм чит илләр белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу.
Бөтендөнья глобализация процесслары шартларында таможня хезмәте эшенең актуальлеге һәм мөһимлеге арта бара. Таможня хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә кеше тормышын һәм әйләнә-тирә мохитне саклау тәэмин ителә, дәүләт мәнфәгатьләрендә икътисадның конкурентлылык сәләте арта.
Татарстан Республикасы Таможня хезмәте ведомство эшчәнлеген даими камилләштерә. Татарстан таможнясы эшенең иң мөһим күрсәткечләре – яңа мәгълүмат технологияләрен куллану, хезмәткәрләрнең профессиональлеге, намуслылыгы һәм җаваплылыгы.
Тармак ветераннарына фидакарь хезмәтләре һәм остазлыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сез таможня хезмәтенең хәзерге уңышына ныклы нигез салдыгыз. Сафта торып, кыйммәтле тәҗрибәне яңа буынга тапшыручыларга ихлас рәхмәт.
Барлык таможня хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм һәм сезгә тыныч хезмәт, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тормыш юлында уңышлар телим!
Хөрмәт белән,
ТР Премьер-министр урынбасары –
Татарстан Республикасы
сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә.Каримов
Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы «ПОЗиС» компаниясе «Йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан, анда ул күргәзмә экспозициясе кысаларында предприятие җитештерә торган суыткыч һәм махсус медицина техникасын тәкъдим иткән. Махсуслаштырылган POZIS продукциясенең техник һәм эргономик мөмкинлекләре күрсәтелгән.
Чарада катнашучылар нурландыргыч-рециркуляторларны һәм түбән температуралы суыткычларны, шул исәптән кан һәм плазма, шулай ук вакциналарны саклау өчен суыткыч приборларын югары бәяләгән. Мондый җиһазларны бүген СОVID-19 каршы көрәш препаратларын транспортлаштырганда актив кулланалар.
«ПОЗиС» күргәзмә мәйданчыгын Россиянең, БДБ һәм ерак чит илләрнең йогышлы авырулар һәм эпидемиология өлкәсендә әйдәүче табиблары һәм галимнәре караган. Аерым алганда, POZIS экспозициясенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, РФА академигы, профессор Николай Брико зур кызыксыну белдергән.
«ПОЗиС» АҖ температура йогынтысына бәйле булган дару препаратларын, реагентларны, медикаментларны һәм вакциналарны транспорт белән күчерү һәм саклау, куркынычсызлык өчен җавап бирә торган, «Холодовая цепь» стандарты буенча тулы температура циклына җавап бирә торган махсус җиһазлар җитештерүне үзләштергән Россиядә беренче медицина техникасы җитештерүче завод булып тора.
Диверсификацияләү программасы кысаларында POZIS медицина техникасы һәм дезинфекцияләү җиһазлары җитештерү күләмен системалы рәвештә арттыра, чөнки алар коронавирус йогышы белән көрәштә үзләренең актуальлеген раслаган. Бүген компания Россия сәламәтлек саклау күзәтчелегенең теркәү таныклыклары булган 160 медицина эшләнмәләренең модификациясен җитештерә.
Конференция чикләрендә «ПОЗиС» АҖ белгечләре әйдәүче медицина оешмалары һәм институтлары җитәкчеләре белән берничә сөйләшү һәм очрашу уздырган.
Ел саен үткәрелә торган «Йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе Мәскәүнең Сеченов исемендәге беренче дәүләт медицина университеты мәйданчыгында булган. Конференция программасы йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау өлкәсендә җәмәгатьчелекнең сәламәтлеге, эпидемиология, гигиена, микробиология, шәфкать туташлары эшенең төрле аспектларын үз эченә алган.
Күптән түгел Татарстанда «Август-Алабуга» заводы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясады. ФКҮ экспертлары ярдәме белән предприятие авыл хуҗалыгында чүп үләннәренә каршы көрәшү өчен алыштыргысыз гербицидлар җитештерү күләмен ике тапкыр арттырган.
Югары технологияле предприятие Россия авыл хуҗалыгы базарының өчтән берен продукция белән тәэмин итәргә һәм чит ил компанияләренә конкурент булырга сәләтле. Ул фармацевтика һәм косметика чаралары җитештерүче предприятиеләргә охшаш булган формуляцион, «чиста» җитештерү предприятиесе.
Сынау агымы сыйфатында ФКҮ экспертлары сулы эремәләр линиясендә гербицидлар җитештерүне оптимальләштерүне сайлаган, аларны гамәлгә ашыру буенча компания табышындагы проценты 28% тәшкил итә. Бу универсаль гербицид авыл хуҗалыгында киң кулланыла. Ул берьеллык һәм күпьеллык чүп үләннәренә, шулай ук куаклар һәм вак үләннәргә каршы көрәшү өчен кирәк. Төп җитештерү проблемалары арасында экспертлар җитештерү сезонының иң югары егәрлеге җитмәү һәм җиһазларның югары нәтиҗәлелек белән эшләмәвен ачыклаган.
Сакчыл җитештерү методикаларын куллану нәтиҗәсендә, агымда эшкәртү 100% (сәгатенә 380,9 л/кешедән башлап 761,8 л/кешегә кадәр) арткан, бер партия продукт җитештерү процессына тотылган вакыт 48% (23 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр) кимегән, ә төгәлләнмәгән җитештерү күләме 45% (123 мең литрдан 80 мең литрга кадәр) кимегән.
Моннан тыш, проектта катнашучылар белән партияне тәмамлау һәм этикеткаларын алыштыру вакытында эшсез торган очракларны да ачыклаганнар. Бүлү линиясенең тизлеген тарату һәм аны баланслау, эчке процессларның бер өлешен тышкысына күчерү һәм хезмәткәрләрне яңа эшләр башкару стандартларына өйрәтү нәтиҗәсендә эшләп чыгару дәрәҗәсе 25% арткан.
«Проектны гамәлгә ашырганда ФКҮ вәкилләре грамоталы экспертлар сыйфатында чыгыш ясады һәм сакчыл җитештерү методикаларын ачуда һәм куллануда сизелерлек ярдәм күрсәтте. Аларны гамәлдәге процессларга салмак кына интеграцияләргә, икенче яктан карарга, яхшырту өчен яңа мөмкинлекләр ачыкларга ярдәм итте. Җитештерү күрсәткечләренең сизелерлек артуы һәм чыгымнарны киметү турында ышанычлы әйтә алам», – дип белдерде «Август-Алабуга» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Алин.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев VTK Global Investment and Trading S.A. компаниясен гамәлгә куючы Тайлан Караманли белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ВИЭ кафедрасы мөдире, техник фәннәр докторы, Казан дәүләт энергетика университеты профессоры Наил Тимербаев һәм В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ энергетика идарәсенең баш белгече Илнур Усманов катнашында узды.
Аның максаты Татарстан Республикасында яңартыла торган энергия чыганакларын үстерү буенча ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу иде.
Марат Миңнебаев билгеләп үткәнчә, Россиядә, аерым алганда, Татарстанда альтернатив энергия чыганакларын үстерүгә зур игътибар бирелә.
«Без Татарстан Республикасында альтернатив энергия чыганакларын үстерү белән кызыксынабыз һәм кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер», – диде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.
Очрашу ахырында яклар ике яклы хезмәттәшлекне дәвам иттерүдә мәнфәгатьле булуларын белдерделәр.
2021 елның 3 нче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыручы лидер-төбәкләрнең ТОП-5 исемлегенә эләккән, 8,3 балл җыйган.
Рейтинг Методология бүлегендә «Производительность.рф» ИТ-платформасында тиешле биттә санап үтелгән сигез күрсәткечтән тора.
Алар арасында – штатның комплектлылыгы, предприятиеләрне колачлау, төгәлләнгән проектларның үз вакытында старт алуы һәм саны буенча планны үтәү, шулай ук төбәкләрдәге компетенция үзәкләренең мөстәкыйль проектларны тормышка ашыруга тәкъдим ителгән хезмәткәрләр белән комплектлылыгы. Рейтингта шулай ук проектларны тормышка ашыру графигын үтәү, үрнәк-агымнар булдыру һәм предприятиеләрнең ТКҮ эшеннән канәгать булу дәрәҗәсе бәяләнә.
Рейтинг илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрдә проектларны тормышка ашыру сыйфатын арттыру, иң уңышлы тәҗрибәгә ия булган төбәкләрне ачыклау һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен квартал саен үткәрелә. Рейтингта 10 айдан да ким эшләмәгән ТКҮ катнаша.
Бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 69 предприятие катнаша, аларның 1903 хезмәткәре сакчыл технологияләр куллану инструментларына өйрәтелгән, 61 агым-үрнәк булдырылган, ул җитештерү һәм/яки ярдәмче процессларны оптимальләштерүнең нәтиҗәсе булып тора.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, «производительность.рф» сайтында предприятиеләр тарафыннан барлыгы 237 артык гариза бирелгән, шулардан 135 предприятие белән килешү төзелгән.
2020 елда «Процесслар фабрикасы» булдырылган һәм сертификацияләнгән, тренингларны алып бару өчен мәйданчыкта 4 тренер белем алган. Эш дәверендә барлыгы 850 артык кеше укытылган.
«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы стратегиясендә билгеләнгән максатка ирешүнең төп резервы. Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенең төп күрсәткече булып тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Конкурс шартлары белән җентекләбрәк производительность.рф сайтында танышырга мөмкин.
Түбән Камада IX «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этабы гала-концерт белән тәмамланды. Татарстанның сигез муниципаль берәмлегеннән 270 катнашкан, эшләүче иҗади яшьләр «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Шөһрәт минуты» номинацияләрендә үз талантларын күрсәтте.
Компетентлы жюри әгъзалары балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары, инженерлар, слесарьлар, Татарстан районнары администрацияләре хезмәткәрләре һәм башкалар тарафыннан тәкъдим ителгән номерларны карады. Матур җырлар, дәртле бию номерлары аша предприятиеләрдән килгән яшь егетләр кунакларга энергия бүләк иттеләр. Хәзерге шартларда мондый чаралар кешеләрне берләштереп, коллективларны күмәкләштереп, тормышыбызның барлык күренешләрендә дә матур булуын искәртеп, аерым әһәмияткә ия.
Бигрәк тә аларның республиканың киләчәге өчен төрле һөнәр ияләре тарафыннан әзерләнүе мөһим.
Зона туры нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә бүленгән иде. Беренче урында – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Аммоний» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, Мамадыш муниципаль районы мәгариф бүлеге командалары. Икенче урында – Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты, «Татэнерго» АҖ филиалы – Чаллы ҖЭҮ командалары. Аларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов бүләкләде.
Хәзер командалар Казандагы супер финалда зона этапларының калган җиңүчеләре белән очрашачак.
Үз номинацияләрендә аерым башкаручылар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Аларның аеруча аерылып торганнары жюри әгъзаларыннан супер финал өчен махсус чакыру алды.
Бүләкләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, шулай ук Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров тапшырды.
Алда, 22-23 октябрь көннәрендә Казанда һәм 29-30 октябрь көннәрендә Зеленодольскта узачак сайлап алу турлары көтә. Зона этапларында үзләрен яхшы яктан күрсәткән командалар һәм катнашучылар 12-13 ноябрьдә фестивальнең супер финалында очрашачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак. Җиңүчеләрнең исемнәре 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак Гала-концертта билгеле булачак. Нәкъ менә биредә Гран-при иясе булган команда номинацияләнә һәм аңа ТР Президенты кубогы, шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булган команда Кубок һәм 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов бүген «Джаран Кимья» компаниясе генераль директоры Бирол Джаран белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Caran Group» компанияләре төркеме делегациясенең Татарстан Республикасына булган визиты кысаларында узды.
Родион Карпов билгеләп узганча, республика предприятиеләре Төркия Республикасы белән хезмәттәшлекне актив үстерә. Ике республиканың да тышкы сәүдә әйләнеше моңа раслама булып тора. Әйтик, 2020 елга ул АКШ доллары белән 361 млн.доллар тәшкил иткән, ә 2021 елның беренче ярты елында АКШ доллары белән 200 млн. доллардан артып киткән.
«Россия-төрек мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия белән элемтәләрне үстерүгә бер һәрвакыт зур әһәмият биреп килдек һәм үзара файдалы багланышларны җәелдерүгә бик шатбыз», – диде ул үзенең чыгышында.
«КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» АҖ кебек Татарстан предприятиеләре Төркиядәге коллегалар белән тыгыз эшчәнлек алып бара.
Очрашу азагында яклар сәүдә-икътисад эшчәнлеген арттыру юнәлешендә алга таба хезмәттәшлек итүгә әзер булуларын белдерделәр.