ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе - 2021» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Химград» технополисының директорлар советы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды, анда төп темалар 2021 елгы эшкә нәтиҗә ясау, Технополисның план күрсәткечләре белән танышу, 2022 елга фаразланган табыш күрсәткечләренә ирешү буенча «Юл картасы»н раслау, шулай ук предприятиедә цифрлы трансформация стратегиясен гамәлгә ашыру этапларын караудан гыйбарәт булды.

«Химград» технополисы генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин «Химград» технополисының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Хәзер мәйданчыкта гомуми саны 9600 кеше булган 360 компания эшли. Быелгы товар продукциясе күләме 57,8 млрд.сум булган.


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021 ел ахырына катнашучылар исемлегендә икътисадның төрле тармакларыннан 143 предприятие бар.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты нәтиҗәләре тагын да күбрәк колач җәя һәм республика һәм ил икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – ил икътисадын үстерү драйверларының берсе, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе барышында. Беренче сорауда дәүләт башлыгыннан COVID пандемиясе чорында Россия тарыган чакырулар һәм Россия икътисадының үсеш нокталары турында сорадылар. Президент сүзләренчә, төп өч драйвер бар, шуларның беренчесе – демография мәсьәләләрен хәл итү.

«Икенчесе. Ул – инфраструктура, инфраструктура үсеше. Бу уңайдан шуны әйтә алам: без бу юнәлештә бик җитди тырышлык куябыз. Сез беләсезме, бездә бюджеттан 500 миллиард сум инфраструктура үсешенә юнәлдерелә, – дип билгеләп үтте Владимир Путин. – Һәм, билгеле инде, үсешнең өченче драйверы – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, әмма монда тулы бер җыелма: мәгарифтән, цифрлаштырудан башлана һәм шул ук сәламәтлек саклау белән тәмамлана».

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә катнашучылар исемлегендә икътисадның төрле тармакларындагы 143 предприятие бар.

«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы үсеше стратегиясендә билгеләнгән максатка ирешүнең төп резервы. Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенең төп күрсәткече булып тора», – дип билгели Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Быел Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге Россиядә беренче сертификацияләнгән региональ компетенцияләр үзәге булган, ул предприятиеләрдә сакчыл җитештерү инструментларын кертү чараларын гамәлгә ашырган. Алар предприятиеләрнең җитештерү процессларын локаль яхшыртуга, шулай ук җитештерүчәнлек дәрәҗәсен арттыру һәм рационализаторлар хәрәкәтен формалаштыру культурасын глобаль яхшыртуга юнәлдерелгән.

Быел 560 артык кеше «Процесслар фабрикасы» уку-укыту мәйданчыгында белем алды, җитештерү процессларының нәтиҗәлелеген арттыруга һәм сакчыл җитештерү инструментларын кертүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен яктырту максатында Үзбәкстан Республикасы делегациясенең стажировкасын оештырды. Көз көне Казанда «Офис процесслары фабрикасы» сертификатланган, анда беренче укулар узган инде.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучылар арасында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасында остазлыкның иң яхшы практикалары» конкурсы уздырылды.

Исегезгә төшерәбез, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның 2018 елдагы май указын үтәү йөзеннән эшләнгән һәм илдә хезмәт җитештерүчәнлеген өзлексез үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 15 мартындагы 194 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында»гы карарны раслаган. Ул федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына бюджетара трансфертлар бирү кагыйдәләрен төгәлләштерүне күздә тота. Карар Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

Россия Федерациясе субъектлары өчен төп кагыйдәне беркетү мөһим яңалык булып тора: әгәр бирелгән башка бюджетара трансферт күләме гаризада күрсәтелгән күләмнән кимрәк булса, регион региональ программа чаралары арасында, шул исәптән конкурс нигезендә, нинди дә булса чараны (сәнәгатьне үстерү төбәк фондларын капитальләштерү чараларыннан тыш) төшереп калдыру юлы белән, акча күләмен яңадан бүлә ала.

Моннан тыш, карар проекты белән сәнәгатьне үстерүнең төбәк программаларын карау һәм сайлап алу комиссиясе составын һәм вәкаләтләрен киңәйтү өлешендәге кагыйдәләрне аныклау да күздә тотыла.

«Без Бердәм региональ субсидия кебек ярдәмгә карата төбәкләр арасында кызыксыну дәрәҗәсенең арта баруын күрәбез: быел барлык федераль округлардан 52 гариза юлланган, шулар арасыннан 25се сайлап алынды. Шуңа күрә 2022-2024 еллар чорына федераль бюджеттан бердәм региональ субсидияне гамәлгә ашыруга бюджет  күләме 10,3 млрд. сумга кадәр арттырылды», – дип билгели Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

Исегезгә төшерәбез, Бердәм региональ субсидия кысаларында Россия төбәкләрендәге бюджетлар сәнәгать предприятиеләрен коммуналь инфраструктурага тоташтыру, Россия җиһазларына лизинг килешүе буенча беренче кертем өлешен (аванс) түләүгә, яңа җиһазлар сатып алуга, шулай ук төбәкләрдәге сәнәгатьне үстерү фондларын капиталлаштыруга һәм капиталлаштырып бетерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплау мөмкинлегенә ия. Финанслашу регионда сәнәгатьне үстерү буенча дәүләт программасы яки ярдәмче программа булганда гына мөмкин.


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Модуль» ҖЧҖ хуҗасы һәм генераль директоры Александр Альтшуллер белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татэнерго» АҖ хезмәткәрләрен һәм энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре  – Энергетик көне белән котлады.

Бу уңайдан тантаналар Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.

«Бүген сезнең һөнәри бәйрәмегез, - диде Рөстәм Миңнеханов, компания хезмәткәрләренә һәм чара кунакларына мөрәҗәгать итеп. - Бу көнне без «Сетевая компания» өчен нигез булган «Татэнерго» компаниясен билгеләп үтә алуыбыз күңелле күренеш. ТГК-16 базасында формалашкан предприятиеләр дә, нефтьчеләрнең дә, һәм дә «Татэнергосбыт»ның да –  барысың да тарихи безнең энергетиклар тарафыннан 30 нчы елларда башланган. Безгә хәзер республикада энергетиканың ничек барлыкка килүе турында кыска һәм аңлаешлы фильм күрсәттеләр».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татэнерго» тарихы икътисадның төрле тармаклары – авиатөзелеш, автомобиль төзелеше, нефть чыгару һәм нефть химиясенең барлыкка килүен чагылдыра.

Энергетика тарихы – безнең республиканың индустриализациясе тарихы, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук тармакта эшләүчеләрнең югары профессиональлеген билгеләп үтте. «Сезнең хезмәтегез бик җаваплы, - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Бары тик җитди, югары профессиональ кешеләр генә бу тармакта эшли ала. Без сезгә хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтлебез, һәм мин барыгызга да уңышлар телим».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук энергетика өлкәсе вәкилләренә – «Татэнерго» АҖ хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чара башланганчы Татарстан Президенты «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев белән бергә тармакның үсеше, компаниянең аякка басу чорлары тәкъдим ителгән экспозиция белән танышты.

Белешмә өчен:

1931 елның 25 июнендә «Татэнерго» Татарстан АССР дәүләт электр станцияләренең район идарәсен төзү турында боерык имзалана. Бу – республиканың зур энергетикасы тарихында старт көне.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә «Казан Экспо» АКО Күзәтчелек советы утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, «Казан Экспо» коммерциясез автоном оешмасы генераль директоры Роберт Миңнегалиев һәм чакырылган башка затлар катнашында узды.

Докладчылар 2025-2030 еллар чорына «Казан Экспо» ХКҮ үсешенең стратегик планын эшләү нәтиҗәләре турында сөйләделәр; 2022 елда «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә үткәрүгә планлаштырылган чаралар календаре проекты каралды.

Мәсәлән, 2021 елда «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә 30 чара уздырылган.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасында тәмәке продукциясенең ваклап сату базарларын мониторинглау буенча башкарылган эш йомгаклары, Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча җирле үзидарә органнары эше каралды, шулай ук Татарстан Республикасында 2022 елга сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясенең эш планы да расланды.

Комиссия әгъзалары алдында чыгыш ясап, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина контрафакт тәмәке продукциясе әйләнешен ачыклау һәм булдырмау максатларында Идарәнең Федераль салым хезмәте һәм Татарстан таможнясындагы хезмәттәшләр белән тыгыз элемтәдә торуын билгеләп үтте.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре быел 800 объектта тәмәкегә каршы законнарны һәм техник регламентларны үтәүне контрольдә тоту буенча күзәтчелек чаралары уздырганнар. 297 объектта билгеләнгән таләпләр бозылган, 331 тәртип бозу очрагы ачыкланган.

Быелның узган чорында бердәм тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Татарстан таможнясы тарафыннан 43 мең 166 төргәк тәмәке продукциясе әйләнештән алынган, аның гомуми суммасы 2 млн. сумнан артык.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне төп һөнәри бәйрәмегез – энергетиклар көне белән котлыйм.

Энергетика комплексы хаклы рәвештә икътисадның төп, стратегик мөһим тармакларының берсе булып санала.

Энергетика комплексы хезмәткәрләренең намуслы хезмәте һәм эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсендә без республиканың энергосистемасының потенциалын үстерүне дәвам итәбез. Сезнең җайга салынган эшегез-безнең республиканың сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкәсендә барлык уңышларның нигезе.

Бу бәйрәм көнендә тармакның башында торучыларга - Татарстан Республикасының Энергетика куәтен булдырган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең тырышлыгыгыз белән уникаль потенциал булдырылды, ул бүген безнең алда яңа масштаблы проектларны гамәлгә ашыру өчен зур мөмкинлекләр ача, аларның күбесе сизелерлек һәм күп вәгъдә итә торган нәтиҗәләр бирә.

Энергетика өлкәсендә тупланган техник һәм кадрлар потенциалы киләчәктә энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыруга юнәлдерелгән бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, ә алынган нәтиҗәләр Татарстан Республикасы икътисадының энергетика секторының киләчәк үсеше өчен яңа импульс бирәчәк, дип ышанам.

Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа һөнәри казанышлар һәм энергетика өлкәсен үстерү һәм модернизацияләү өлкәсендәге барлык проектларның уңышлы тәмамлануын телим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International