Иннополис университеты продукция эзләү өчен Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына ясалма акыл нигезендә сервис эшләячәк

2022 елның 11 марты, җомга

Без ДИСП каталогында продукцияне анализлау һәм семантик эзләү өчен  ясалма акыл нигезендә программа тәэминатын булдыру турында килешенгән. Цифрлы сервисны Иннополис университеты базасында Ясалма акыл өлкәсендә тикшеренү үзәге белгечләре Министрлык хезмәткәрләре белән берлектә эшләячәк. 

 «Хәзер Россия җитештерүчеләренең кирәкле сәнәгать продукциясен оператив рәвештә эзләүне тәэмин итә торган нәтиҗәле, чит ил аналогларын алмаштыра алачак чаралар булдыру мөһим», − дип шәрехләгән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Василий Шпак. 

 Сервиста, продукция аналогларын сайлаудан тыш, интеллектуаль ярдәмче һәм дәүләт ярдәме функцияләрен гамәлгә ашыру, шулай ук корреспонденцияне анализлаганда һәм классификацияләгәндә машина белемен куллану планы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International