ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан ДТРК радиосы эфирында (99.2 FM Казан, 92.1 FM Яр Чаллы, 103.9 FM Әлмәт, 101.1 FM Түбән Кама) "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын һәм "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында икътисадның чимал булмаган секторыннан экспортер предприятиеләргә ярдәм итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында тапшыру чыкты.

Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов илкүләм проект структурасына салынган төп максатлар һәм бурычлар, илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр ирешкән икътисади нәтиҗәлелек һәм дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Тапшыруны монда тыңларга мөмкин

Әлеге илкүләм проектларда катнашу буенча барлык сораулар белән түбәндәгечә мөрәҗәгать итәргә кирәк:

"Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы:

Екатерина Михайлова (843)210-02-87 Mihaylova.E.A@tatar.ru

Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәкнең компетенцияләр үзәге:

Шамил Бәйрәмов (843)272-19-41 Shamil.Bayramov@tatar.ru

"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы:

Рамилә Мөхетдинова (843)210-05-88 Ramilya.Muhitdinova@tatar.ru


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

КППК программасы буенча конкурс аша сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстаннан төбәк әһәмиятендәге 11  һәм федераль әһәмияттәге 3 предприятие узган. КППК гамәлгә ашыра торган җитештерүчеләрнең бердәм исемлеге Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСП) урнаштырылган һәм авторизацияләнгән кулланучылар өчен ачык булып тора.

КППК – "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектының конкурентлыкка сәләтле Россия сәнәгать продукциясен җитештерү һәм сату күләмнәрен арттыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән төп механизмнарының берсе (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 23 февралендәге 191 номерлы карары белән регламентлана).

Ведомствоара комиссия тарафыннан расланган ахыргы исемлеккә Татарстанның химия, нефть химиясе, машина төзелеше һәм урман эшкәртү сәнәгате тармакларында экспорт юнәлешле проектларны гамәлгә ашыруга бәйле 14 предприятиесе кертелгән, шулардан 3се – федераль әһәмияттәге һәм 11е – төбәк әһәмиятендәге.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән тиешле килешүләр төзегән компанияләр, экспорт юнәлешле җитештерүләр булдыруга инвесткредитларны, аккредитивларны, факторингны һәм Россия продукциясен чит илләрдән сатып алучыларның кредитларын да кертеп, юнәлешләрнең киң исемлеге буенча ташламалы кредит алырга мөмкин. Субсидияләнгән процент ставкасы елына 4,5% тәшкил итәчәк.  

 Сайлап алуда җиңүчеләр ел дәвамында бер яки берничә кредит оешмасы белән ташламалы финанс бирү турында килешү төзергә тиеш. Компанияләр ярдәм күрсәтүнең иң яхшы шартларын сайлап алу өчен программада катнашучы берьюлы берничә банкка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Программа турында тулырак монда.

minpromtorg.gov.ru, strategy24.ru сайтларындагы материаллар файдаланылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International