ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Министрлыкта Альберт Кәримов рәислегендә җил-энергетика станцияләрен төзү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Эшче төркем 2018 елның декабрендә Татарстан Республикасында җил парклары төзелеше өлкәсендә министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары һәм тармак предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеген оештыру өчен оештырылды.

Бүгенге көндә республиканың Кама Тамагы, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында җил үлчәү эшләре тәмамланган. Моннан тыш, җилне күзәтү, җил парклары төзүнең өстәмә потенциаль мәйданчыкларын билгеләү өчен, Татарстанның башка районнарында да үткәрелә.

Барлыгы шундый уналты мәйданчык булуы ачыкланган, нәкъ менә шунда Казан дәүләт энергетика университеты белгечләре республиканың җил потенциалын билгели. Бу хакта киңәшмәдә КДЭУның ВИЭ буенча кафедра мөдире Наил Тимербаев сөйләде.

Утырыш ахырында катнашучылар проектны гамәлгә ашыру буенча көчләрне координацияләү өчен юл картасын эшләү турында килеште.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Кичә, 10 нчы октябрьдә, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында энергия эшкәртү һәм җил үлчәү буенча хисаплар тәкъдим ителде. Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре республиканың Спас, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе районнары территориясендә башкарылган эшләр буенча презентация үткәрде. Энергетика университеты белгечләре ел дәвамында өч мәйданчыкта эшләгән: "Измери", "Саескан тавы" һәм "Красновидово". Тикшеренүләр түбәндәге параметрлар буенча үткәрелгән: җилнең юнәлеше һәм тизлеге, турбулент ешлыгы һәм җилнең бүленеше. Бу мәгълүматларны исәпкә алып, киләчәктә җил паркларын төзү планлаштырыла. Эш нәтиҗәләре буенча белгечләр ун елга электр энергиясе эшләп чыгару параметрларын билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International