ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында техник фәннәр докторы – КНИТУ суыткыч машиналар һәм технологияләр кафедрасы мөдире, "Казанькомпрессормаш" ААҖ элеккеге генераль директоры Ибраһим Хисамиев рәислегендә "Ел инженеры" республика конкурсының 12 номинация буенча Конкурс комиссиясе утырышы узды. 12 юнәлеш буенча экспертлар булып республиканың төп предприятиеләре һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Утырыш кысаларында конкурста катнашу өчен бирелгән барлык гаризалар, шулай ук бәяләү критерийлары каралды. Конкурсантларны бәяләүнең балл системасы нигезендә, конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан "Ел инженеры" рспублика конкурсының беренче читтән торып үткәрелгән этабында 108 җиңүче сайлап алынды, алар 2019 елның 25-27 сентябрендә уздырылырга тиешле конкурсның икенче этабына чакырылачак.

"Ел инженеры" республика конкурсының беренче этабында җиңүчеләр исемлеге биредә бастырылган.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов белдерде.

"Быел без махсус газ-мотор техникасы күргәзмәсе әзерләдек, анда теләгән һәркем транспортны экологик яктан чиста газ ягулыгына яңадан җиһазландыру буенча кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Күргәзмә бәйрәм уздырылган көнне Горький исемендәге паркка керү юлдында урнашачак. Шул рәвешле, без, экологиягә һәм табигатьне саклауга йогынтыны исәпкә алып, энергия саклау һәм акыл белән куллану турында сөйләшәбез", – дип ассызыклады Алмаз Хөсәенов.

"Бәйрәм энергия ресурсларын куллануның дөрес культурасын булдыруга, татарстанлыларның яңа буынын энергия һәм җылылык энергиясен куллануга һәм аңлы рәвештә сарыф итүгә карата сакчыл карарга өйрәтүгә юнәлдерелгән", – дип аңлатты КДЭУның өзлексез белем бирү буенча проректоры Владимир Ильин.

"#Вместе Ярче дигән шәһәр фестивале шимбә көнне узачак, ул энергиядән акыллы куллануга өйрәтү буенча еллык эшнең финал ноктасы булып тора. Татарстанның энергия предприятиеләре ел дәвамында мәктәп укучылары, яшьләр һәм гомумән халык белән тыгыз эш алып бара", – дип ассызыклады "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Айдар Сәгытдинов.

Шулай итеп, яшьләр лидерлары мәктәпләргә чыгып, сыйныфларда энергияне дөрес куллану турында сөйли, студентлар өчен предприятиеләрдә Ачык ишекләр көннәре оештырыла, компанияләр экология һәм энергия куркынычсызлыгы буенча дәресләр, шул исәптән балалар лагерьларында җәйге ял вакытында да, үткәрә.

Шәһәр халкын һәм кунакларны 7 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтән 20.30 сәгатькә кадәр күңел ачулы интеллектуаль уеннар һәм спорт ярышлары, "Энергоэффектив технологияләр бульвары" күргәзмәсе, тематик балалар мастер-класслары һәм спектакльләре, гаилә спорт бәйрәме, шәһәрнең иң яхшы кавер-төркемнәре һәм диджейларының чыгышлары, тамаша бию батлы, шулай ук традицион кызгыч лампаларны энергия саклаучы лампаларга алмаштыру акциясе (гаиләнең һәр әгъзасы кулына бер лампочкадан артык түгел) көтә.

Керү ирекле.

Фестиваль картасы 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International