2019 елның 19 октябрендә Казанда Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында "Тегүче" белгечлеге буенча XVII республика эшче осталык конкурсы узды.
Быел иң яхшы тегүче исеме өчен Татарстанның Казан, Азнакай, Бөгелмә һәм Кукмара шәһәрләреннән 10 кеше көч сынашкан.
Конкурс комиссиясе составында – КНИТУ Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институты, Казан дизайн технологияләре көллияте, Республика текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлеге федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре.
Комиссия конкурсантларны теоретик һәм гамәли юнәлешләр буенча бәяләгән. Шулай итеп, катнашучылар мода индустриясе өлкәсендәге сорауларга җавап биргән һәм "очлары каеп тегелгән кесә тишеген эшкәртү" юнәлеше буенча үз осталыкларын күрсәткән.
Иң яхшы нәтиҗәне "Ирэн" тегү остаханәсе" ҖЧҖ (Казан шәһәре) хезмәткәре Елена Белячкова күрсәткән. Икенче һәм өченче урыннарны "БШФ" ҖЧҖ тегү фабрикасы хезмәткәре Людмила Закирова һәм "Бөгелмә тегү фабрикасы" предприятиесе вәкиле Александра Потякова алган.
Конкурста җиңүчеләргә Россия сәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республика оешмасы Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылган. Моннан тыш, конкурста катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.
Республика җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында эшче осталык конкурсы 2003 елдан башлап ел саен үткәрелә. Мондый чараны оештыру эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә һәм популярлаштырырга, яшьләрне эшче һөнәрләргә өйрәтү һәм эшкә урнаштыру өчен җәлеп итәргә ярдәм итә.
Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия сәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы белән берлектә оештыра.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы барлык предприятиеләргә һәм чарада катнашучыларга рәхмәт белдерә һәм киләсе елда конкурста актив катнашырга чакыра.
Хөрмәтле Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Текстиль һәм җиңел сәнәгать көне белән котларга рөхсәт итегез!
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының җиңел сәнәгате – кием-салым, аяк киемнәре, күн-тире җитештерү генә түгел, ә медицина, авыл хуҗалыгы, автомобиль төзелеше, мебель сәнәгате ихтыяҗларын тәэмин итүче мөһим икътисад секторларының берсе дә.
Чыгарыла торган продукциянең сыйфатын күтәрү, яңа технологияләр үзләштерү, инновацион лидерлыкка омтылу, кулланучылар ихтыяҗын үзгәртүгә оператив рәвештә җавап бирү һәм заманча маркетинг куллану заманча җиңел сәнәгатьнең үсешенә нигез булып тора.
Бүген Татарстан предприятиеләре, Россия, якын һәм ерак чит илләрдән бизнес-партнерлар белән хезмәттәшлекне үстереп, партнерлык чикләрен киңәйтә. Республикада яңа брендлар булдырыла, тармак предприятиеләрендә чыгарыла торган конкурентлыкка сәләтле продукция ассортименты арта.
Һөнәргә булган тугрылык, намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, эшегездә яңа чишелешләр табуда иҗади якын килүегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә!
Иң яхшы традицияләрне һәм осталыкларны яшь буынга тапшыручы производство ветераннарына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел – Эшче һөнәрләр елында – "Яшь профессионаллар" (World Skills Russia) VII Илкүләм чемпионаты финалы-2019 чарасында Татарстан Республикасыннан "Мода технологияләре" компетенциясе буенча конкурсантлар югары бүләккә лаек булды, шуңа бәйле рәвештә, катнашучыларны уңышлы әзерләгән өчен остазларга һәм экспертларга аерым рәхмәт.
Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа хезмәт казанышлары һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!
ТР Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры
Альберт Кәримов